244. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

14 май, 1952. Истанбул.

Синдән бүген берәр хәбәр килер дип көткән идем. Мәсьәлә хәл ителми, күрәсең. Мәктүбең булмады. Бу араларда минем мигъдә авыруым, эч авыртуым бераз куәтләнеп киткән иде. Шуларны алай-болай идарәи мәслихәт итеп килә идем. Соң көнләрдә казуратым тагы каралтырга башлады1. Анализга бирсәм, кан бар дип, рапор2 бирделәр. Шул рапорны күтәреп, Хасәкә хастаханәсенә китдем. Наип бәй дә, Сохби бәй дә, атна ун көнгә хастаханәгә кереп ят, дип исрар итделәр3. Мин дә, бәлки, берәр куркулары бардыр дип, кереп ятарга риза булдым. Бүген акшам өчен урынымны тәэмин итеп, чамашырлар4 алырга дип кайтдым. Хәзер менә хәзерләнеп бетдем. Доктор Ләбиб бәйнең килүен генә көтеп ятам. Сәгать 6да хастаханәдә булачагым, иншаллаһ. Син мәктүбе өйгә яз. Капыҗыга тәнбиһ итеп5 китәрмен.

Хәзергә хуш, кызым!

Әтиең Мөхәммәдгаяз

Таһирга сәлам.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

[1] Казуратым тагы каралтырга башлады – тизәгем карала башлады.

2 Рапор – белешмә.

3 Исрар итделәр – үз дигәнен иттеләр.

4 Чамашырлар – эчке киемнәр.

5 Капыҗыга тәнбиһ итеп – швейцарга искәртеп.

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру