Сөекле кызым!
19 май. 1952. Хасәкә хастаханәсе.
Мин менә биш көндән бирле хастаханәдә ятам. Үземне ике ятаклы бер бүлмәгә йирләшдерделәр. Ләкин күрше ятагымда әле беркем дә булмаганга, ялгыз гына ятам. Мигъдәме1, багырсаклармы2 – берсендән кан сызуы3 галәмәте күрдем дә хастаханәгә ятарга мәҗбүр булдым. Хәзер, Аллага шөкер, кан киселде. Ашлары бик тәмсез, үзе суык, үзе тозсыз булганга, микроблар куркып качдылар булырга кирәк.
Синең 14 май мәктүбеңне алдым. Әхвалеңне аңладым. Ләкин мин, мәсьәлә узаса4 да, синең хакыңның танылуы берлә тәмам булачагына ышанам. Шундый төш дә күрдем.
Дуст-иш килеп-китеп йөри. Алай җан сыкынтысы5 юк. Күпме калуымны әле белмим. Бәлки, берәр һәфтәсез чыгармаслар. Табигый, акчалы кыйсемендә ятам. Садри бәй ректорны һәм дә хокук деканын күргән. Аларны синең ләһеңенә6 хәзерләгән. Монда куркачак бернәрсә дә юк. Болар барысы да синең файдаңа гына эшләр.
Әлегә хуш, кызым. Әтиең Мөхәммәдгаяз.
Таһирга бик күп сәлам. Синең, бәлки, минем хастаханәгә керүемне белдергән мәктүбемә каршы хатың да өйдә ята торгандыр. Бүген ул якдан килүче булмады да күрә алмадым.
Хуш, кызым!
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
[1] Мигъдәме – ашказанымы.
2 Багырсаклармы – эчәкләрме.
3 Сызуы – саркуы.
4 Узаса – сузылса.
5 Сыкынтысы – борчуы.
6Ләһеңенә – файдаңа.
- Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.