Мөхтәрәм Хәмид Зөбәер бәй!
28 май, 1952. Истанбул.
Сезә Казан ханлыгының сөкүте сәнәи дәүриясенә1 1 нәшер итмәк эстәдегемез бер китап өчен мәкалә язмаңызы риҗа идән бер мәктүб күндермешдем. Иншаллаһ, риҗамызы кабул итмеш вә ишә башламышсыңыздыр2. Бән соң һәфтәләр эчендә генә бер дәфга мигъдә канамасы илә хастаханәдә ятмайа мәҗбүр улдым. Бәрәкәт вирсен. Тәдәви вә пәрһиз канамамы дурдурды. Вә бән дә ун көн калдыкдан соңра, пәрһиз дәвам итмәк шарты илә табурҗы иделдем.3 Шимди сыкы бер пәрһизә4 баглыем. Сезләр, иншаллаһ, ийисеңездер. Билал бәй Истанбула гәлмешде. Чук кыса күрешә белдек. Гәнә гаибләрә карышды.5 Кәндесен күрсәңез, сәлам сөйләңез. Безем Сәгадәтең профессорлыгы мәсьәләсе, галиба, чук карышды6. Сенатода кемләрдер манигъ улмак өчен7 һәрбер тәдбирә баш вирейорлар кеби күзекийор. Сәгадәт кәндесе ачык языйор. Бәлки, кәндем бу мәктүбилә сезе гәнә бер мәсьәлә илә тәгъҗиз идейорым.8 Америка хайырсәвәр9 җәмгыятьләре Төркиядәге мәмләкәтендән качмак мәҗбүриятендә калан милләтчеләрә тагынмак өчен10 мөһим микъдарда киелмеш әлбисә, җамашыр, аяккабы11 вә саирә күндермешләр. Бу әшьяи тагытмак «Кызыл ай» җәмгыятенә 2 тәүзигъ иделмеш12. Истанбул «Кызыл ай» шөгъбәсе13 дә бурада корылмыш милләтчеләр җәмгыятьләре әгьзасындан бер яһүди вә бер арнавутның14 тәкъдиме илә йә догрудан-догру Анкара «Кызыл ай» мәркәзенең әмере илә бу әшьялары мохтаҗ милләтчеләрә татыныйор. Без дә кәнде мәмләкәтләремезнең фокарасын тәсбит идәрәк15 бер листә вирмешдек. Ни яһүди, ни дә арнавут безем листәмезе кабул итмәде. Истанбул «Һиляле әхмәр16» шөгъбәсе Анкарадагы мәркәзә мөрәҗәгатемезе тәүсыя итде. Без дә илле кадәр мохтаҗ ярдәм мөһаҗирләремезең листәсилә бер диләкчә17 күндердек. Диләкчәйә имзаи бән вә Ләбиб атды. Лотфән18, таныдыклар аркылы мәркәз «Кызыл ай» җәмгыятә мөрәҗәгате илә шу һәмшәһриләремезә әшьяларың вирелмәсе хакында чабукча бурасы шөгъбәсенә әмер язылмасына ярдәм итүеңезе чабук язмасы ляземдер. Чөнки әлләрендә сәляхиятьләре улан19 у гайре төрек, гайре мөслимләр, кәнде мохитләрен тагынып, безнең өчен уграшыйорлар20.
Нәгыймә ханыма хөрмәтләрлә Гаяз Исхакый
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
[1] Казан ханлыгы сөкүте сәнәи дәүриясенә – Казан ханлыгы алыну еллыгына.
2Ишә башламышсыңыздыр – эш башлагансыздыр.
3 Табурҗы иделдем – хастаханәдән чыктым.
4 Сыкы бер пәрһизә – каты бер диетага.
5 Гәнә гаибләрә карышды – тагын юкка чыкты.
6 Галиба, чук карышды – бик буталды, ахрысы.
7 Манигъ улмак өчен – киртә булу өчен.
8 Тәгъҗиз идейорым – аптыратырмын.
9 Хайырсәвәр – хәйрияче.
10Тагынмак өчен – дөресе: дагынмак өчен – тарату өчен.
11 Әлбисә, җамашыр, аяккабы – кием, эчке кием, аяк киеме.
12 Тәүзигъ иделмеш – йөкләнелгән.
13Шөгъбәсе – бүлеге.
14 Арнавутның – албанның.
15 Фокарасын тәсбит идәрәк – хәерчеләрен теркәп алып.
16Һиляле әхмәр – Кызыл ай.
17Диләкчә – үтенеч язуы, гариза.
18 Лотфән – зинһар.
19 Әлләрендә сәляхиятьләре улан – кулларында сәләтләре булган.
20Уграшыйорлар – көрәшәләр.
- Хәмид Зөбәер Кошайга. Автографның күчермәсе Казанның М. Горький музеенда саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
1 …Казан ханлыгының сөкути сәнәи дәүриясенә… – бу турыдагы мәгълүматны … биттәге искәрмәдән карагыз.
2 «Кызыл ай» җәмгыяте – «Һилале әхмәр» (Иранда – «Кызыл Арыслан һәм Кояш») – мөселман илләрендә авыру һәм яралы сугышчыларга ярдәм итү оешмасы.
Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.