Сөекле кызым!
10 июнь, 1952. Истанбул.
Садри бәйнең китүендән хәбәрдар итеп, сиңа бер хат күндергән идем. Вакытында алгансыңдыр, иншаллаһ. Күндергән акчаң килеп чыкды. Мәрьям ханымлар (Ибраһим Ортунлар) ике атна өемә аш ташыдылар. Ул бик һәйбәт булды. Хәзер фәүкылгадә1 эшләре күп. Әллә ничә йиргә ташыналар, тагы мәхкәмәләре дә бар. Усал адвокатлар аларны савым сыер кебек савар өчен әллә ниләр уйлап чыгаралар да торалар. Шуңарга күрә аш ташуны туктатдым. Хәзер төрлечә итеп өй ашы ашау юлларын төшенеп ятам. Бәлки, ашау бәһасенә өемә килеп аш пешерүче табарым. Ул да бәһалегә мал улачак, әмма локанта йәмәге2 авыр киләчәк. Кайбер дустлар атна-ун көнгә Полонез көйенә1 барып торырга тәүсыя итәләр. Югалган килоны тотар өчен бер тәдбир3 алмак лязем. Хәзер, Аллага шөкер, көндән-көн тазара киләм. Берничә кило да алдым.
Инде синең мәсьәләңә килик. Эшләрне дуст-ишеңез йөртеп торганда, син үзең шәхсән китеп, ректорны күрә, аңарга үз агызыңдан мәсьәләйе аңлатмая чалыш4. Дошманлар сине бит Әхмәдҗан кадәри дә төркичә белми, русча гына сөйләп тора дип аңлатканнар. Шул ялган фикере заил улсын5. Монда һич оялачак бернәрсә юк. Син хакыңны мөдафәга итәсең6. Сезнең декан ни карар биргән. Рапорны7 ничек тәүзыйх итәчәкләр8, имеш. Иске жюрига кайтаралармы? Әллә яңа жюри сәчәкләрме9? Шуны да яз әле. Иске жюри булса, мин Җәгъфәр углы берлә күрешеп сөйләшермен. Ләкин Рәхмәтигә үзеңез баш орыңыз. Әлегә хуш, кызым.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
Таһирга бик күп сәлам. Монда һавалар әле һаман кичләрен суык була да тора.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
[1] Фәүкылгадә – гадәттән тыш.
2 Локанта йәмәге – ашханә ашы.
3 Тәдбир – чара.
4 Аңлатмая чалыш – аңлатырга тырыш.
5 Заил улсын – юкка чыксын.
6 Мөдафәга итәсең – саклыйсың.
7 Рапорны – белешмәне.
8 Тәүзыйх итәчәкләр – аңлатырлар.
9 Сәчәкләрме – сайларлармы.
- Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
1 Полонез көйе – Полонезкөй – Истанбул шәһәреннән 25 км ераклыктагы район. XIX гасырда Польшадан килгән мөһаҗирләр тарафыннан нигез салынган була. Монда атта йөрергә, традицион поляк ашларыннан авыз итәргә мөмкин.
Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.