253. Хәмид Зөбәер Кошайга

1952, 23 июнь

Кардәшем Хәмид бәй!
23 хазиран, 1952. Истанбул.

Бәйрәмеңез мөбарәк булсын! Киләчәк бәйрәмләрне исәнлек-саулыкда, тынычлык-муллыкда бергә-бергә каршы алырга насыйп итсен! Минем саулыгым, Аллага шөкер, күп яхшырды. Коҗа карый гыйлаҗы1 ийи тәэсир итде. Авыртуларым, сызлауларым азалды. Нәшьәм2 дә йирендә.

Анкарадан алдыгым мәктүбдә Закир Кадыйри бәйнең шактый җитди хасталануын белдерәсез. Зәваллы3 соң елларда ийиҗә йыпранган4 да иде. Яше дә аз түгел. Хәлләре дә бигүк парлак5 түгел. Һәммәсе бергә тупланды, күрәсең. Хасталыгы калеб тамурларындан6 берсенең тыкынмасы, имеш. Күз-колак була күреңез. Докторларга ихтыяҗ булса, мәгънәви ярдәмдә булына күреңез. Чук самими милләтче, тәмиз вә бик күп чалышкан бер аркадашымыз иде. Вакыты мәүгуди7 гәлмешсә, гаиләсен ялңыз быракмаңыз8. Без монда, мәгаттәэссеф9, мәсафәте узакдамыз10. Бәйрәм эчендә бер зиярәт итә алсаңыз, бөтен гаиләсен сөендерерсеңез.

Хушыңыз. Нәгыймә ханыма гарзы хөрмәтләр берлә, Әрдәмә ханыма, дамадыңа сәламләр.

Хөрмәтләрлә Гаяз Исхакый

Билал бәйнең бәйрәмен бәнем исемемдән тәбрик итеңез. Гаяз.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:        

1 Коҗа карый гыйлаҗы – карт хатынның даруы.

2 Нәшьәм – кәефем.

3 Зәваллы – бичара.

4 Ийиҗә йыпранган – бик бетеренгән.

5 Парлак – нурлы.

6 Калеб тамурларындан – дөресе: дамарларындан – йөрәк тамырларыннан.

7 Вакыты мәүгуди – исәпләнгән вакыты.

8 Ялңыз быракмаңыз – ялгыз калдырмагыз.

9 Мәгаттәэссеф – кызганычка.

10 Мәсафәте узакдамыз – еракта.

  1. Хәмид Зөбәер Кошайга.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру