254. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

30 июнь, 1952. Истанбул.

Синең мәктүбеңне алмышдем. Без бәйрәмне матур үткәрдек. Кичә пазар көне1 кырга да чыкдык. Бәйрәм ашлары, Аллага шөкер, миңа начар тәэсир итмәде. Ялңыз йөрүләр генә бераз арытды. Инде үлү кичде-китде. Монда һавалар һичбер төрле истикърар казанганы юк2. Бер көнне – эссе, икенче – суык, өченче көнне ягъмурлы була да тора. Пляжлар да ачылса да, әле чынлап диңгез керү мәүсиме3 башланмады. Касыйм бәйләр Анадолу кавагындагы мәкяндә4 бер бүлмә алдылар. Бер бүлмәдән артык бирмәгәнләр. Низаметдин бәй рум иле кавагына тәгъйин ителгән5 икән. Син инде язны6 кайда кичерүне монда килгәч хәл итәрсең. Качан килү көнен хәбәрдар итәрсең. Ләкин тагы берәр мәртәбә сенато топлантысы7 булса, шул мәсьәләнең нәтиҗәсен үгрәнеп килсәң, бәлки, язлыгың тагы тынычрак үтәр иде. Бәлки, ул мәсьәләне көзгә калдыра торганлардыр. Хәерлесе булсын.

Әмин бәйне күрсәң сөйлә. Монда Алманиядән, Франсәдән, Америкадан милли эшләрнең йөрүе вә йөрмәве хакында шактый күп мәгълүмат бар. Шуларны дустлары язып тора торганлардыр, әлбәттә. Вакыты мөсагыйд булып8, Истанбулга килә алса, үзе биззат9 та үгрәнер иде. Таһирга бик күп сәлам. Ул кайвакыт изен10 ала. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

Габдрахман мулланың кызы Фәридә туташ йирле маллардан яшь бер хәкимлә нишанланды. Мәсгуд11 улсынлар.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

[1] Пазар көне – якшәмбе.

2 Истикърар казанганы юк – тотрыклы түгел.

               3 Мәүсиме – сезоны.

             4 Кавагындагы мәкяндә – җирдә.

             5 Тәгъйин ителгән – урнаштырылган.

             6 Язны – «җәйне» мәгънәсендә.

            7 Сенато топлантысы – гыйльми совет җыелышы.

           8 Мөсагыйд булып – туры килеп.

         9 Биззат – турыдан-туры үзе.

              10 Изен – рөхсәт.

[1]1 Мәсгуд – бәхетле.

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру