273. Сәгадәт Чагатайга

15/II, 1953. Истанбул.

 

Сөекле кызым! 

Синең 12/II дә язылмыш мәктүбеңне алдым. Таһир да килеп чыкды. Саглык-сәламәтлек хәбәреңә сөендем. Таһир шифаһи имтиханны ийи атлатды1. Ярын2 дәрес вирәчәкдер. Бу формалитәсенең3 соңы улачакдыр. Аның муаффәкъ улмасы4 ийи улды. Ийиҗә йөге хәфифләячәкдер5. У да мөһим. Бәнем саглыгым яваш-яваш иләрлийор кеби хис быракйор6. Бер һәфтә һичбер йирә чыкмадан әүемдә ятдым. Кичә шимбә көн Садри бәйләрә китдем. Чәй эчдем. Акшам йәмәгенә дә быракдылар. Камилә ханымның гүзәл ләззәтле пилмәнендән тулы бер табак йидем. Бераз сәбзә7 дә, йөзем дә ашадым, каһвә дә эчдем. Һичбер агырлык хис итмәдем. Уйкум да тыныч бара. Йөземә дә кан керде диләр. Авыртуларым да азайды. Ләкин кило алуым шөпәле8 әле. Билал бәй Сохби бәйне1 күреп, хасталыгым хакында мәгълүмат китерде. Тәһликәле9 бер шәй юк, димешләр. Иншаллаһ, дөрестер. Рум кадыны10 ашка бик оста түгел. Ләкин өй ашы гәнә өй ашы булып чыгадыр. Суык ашка каршы һаман бер нәфрәтем бар. Уны һазыйм итмийорым11. Таһир берлә, имтиханлары беткәч, үзенчә конушырмыз12 әле. Садри бәй һаман Анкарада. Камилә ханымлар җеназа мәрасимендә13 арып йөрелеп, тагы ятакка төшмәдеме дип куркып торалар. Үзендән дә хат-хәбәр юк икән. Кичә телеграм биреп, сыйххәтен сорадылар. Әлегә хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

 

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

[1] Шифаһи имтиханны ийи атлатды – телдән имтиханны яхшы уздырды.

2 Ярын – иртәгә.

3 Формалитәсенең – формальлекнең.

4 Муаффәкъ улмасы – уңышлы булуы.

5 Ийиҗә йөге хәфифләячәкдер – авыр йөге җиңеләячәктер.

6 Яваш-яваш иләрлийор кеби хис быракйор – әкрен-әкрен алга бара кебек хис калдыра.

7 Сәбзә – яшелчә.

8 Шөпәле – шикле.

9 Тәһликәле – куркынычлы.

[1]0 Рум кадыны – грек хатыны.

[1]1 Һазыйм итмийорым – эшкәртә алмыйм.

[1]2 Конушырмыз – сөйләшербез.

 [1]3 Мәрасимендә – йоласында.

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 Сохби бәй – Истанбулның бер хастаханәсендәге доктор.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру