26/II, 1953. Истанбул.
Сөекле кызым!
Синең мәктүбеңне вакытында алдым. Монда бик каты карлы ягъмур явып, көнләр бик сыйсыз булганга, мин өемдән чыкмаенча гомеремне күбрәк ятакда кичерәм. Шуңарга күрә мәктүб язып сала да алмадым. Хәлемдә, Аллага шөкер, начарлык юк. Яхшылык бераз булырга кирәк. Иштиһам1 ачылып бетеп, авызыма тәм кергәне юк. Аштан соң эч авыртуларым да азалса да дәвам итеп килә. Кило алу-алмавымны белә алмыйм. Болай күргән кешеләр, бераз тупландың, диләр. Берничә көндә бераз урамга кыска вакытка гына чыкканда, көчсезлегемне бик каты хис итәм. Шуңарга башка бер ялкаулыкдыр басды. Рәтләп хатлар да яза алмыйм. Көннең мөһим кыйсеме соба2 ягу берлә үтә. Бәлки, шулай итеп ялкауланып, айлар буе өйдә кала-кала бераз көч дә туплармын. Ләкин утын алырлык вакытым булмаганга, бу суыклар озын сөрсә, утынсыз калмыйм дип тә курка башладым. Хәерлесе булсын.
Шул арада Садри бәй Истанбулга дөнеп3 киләчәк. Сез уны күрә алмыйсыз булырга кирәк. Әмин бәй дә хаҗдан дөнгән. Әле күрешә алмадык. Үзе килмәде. Мин барып күрешергә, авырып китүдән куркып, бара алмадым. Бер вакыты килер, күрешермез, иншаллаһ. Монда зур яңа хәбәрләр юк. Урта үлчәүдә4 Мүнихдан5 бер америкалы килеп китде. Октай бәй берлә күрешдердем. Нью-Йоркда һаман әле бер ачык платформайа […] алмадылар. Ләкин милләтләрне иһмаль итәчәк6 түгел дип катгый сөйләде. Аллаһ белсен.
Әлегә хуш, кызым. Таһирның эше табигый юлына кердеме? Аңа бик күп сәлам.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
[1] Иштиһам – ашыйсы килү теләгем.
2 Соба – мич.
3 Дөнеп – кайтып.
4 Урта үлчәүдә – күптән түгел.
5 Мүнихдан – Мюнхеннан.
6 Иһмаль итәчәк – игътибарсызлык күрсәтәчәк.
- Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.