4 март, 1953. Истанбул.
Сөекле кызым!
Синең сау-сәламәт кайтып җитүеңә мәмнүн улдым.1 Иншаллаһ, инде хасталыксыз гына эшеңә дәвам итәрсең. Миндә саулык-сәламәтлек. Син киткәч, өй буш калган кебек булды. Бу арада һавалар да ийиләшде, ягъмур дурды1. Яңа хәбәрләр юк. Сәгыйдулла бәйне барып күрдем. Теге Алманиягә киткән кешеләр кайтмадылар, ди. Гүмрүкдән2 мәгълүмат алып бирергә сүз биргән кеше, әле бер эш дә эшли алмадым, диде. Иртәгә үзенә Билал бәй барып чыгарга булды. Сәгыйдулла бәйнең сиңа язган мәктүбен алып калырга онытканмын. Шуны вә шул эшкә тәгаллекъле3 берәр кәгазь синдә булынса, аларны җибәр әле. Синең мондан алып киткән хисаплар мәкъбүлә гәчдиме?4 Мин әле Мөхәммәдәмин бәйне күрә алмадым. Синең юлдан алган шәркылар йырлары Нью-Йоркка күндерәмез, диделәр.
Бүген монда иртәдән бирле Сталинның үлем хасталыгы алдында булу хәбәре Мәскәү радиосындан ишетелеп таралды.2 Мәлгунь хәриф5 йә үлгән инде, йә шул сәгатьләрдә үләчәк. Ләкин мондан бер хәерле нәтиҗә чыгачакмы? Бер Аллаһ кына беләдер. Ләкин Советларны азмы-күпме сарсытмаенча6 калмаячак.
Монда вакытда сине бер дә сыйлый алмадым. Ичмасам, бер дөнәр кәбап7да китереп ашата алмадым дип үкенеп торам. Әллә ничек көнләр үтде дә китде.
Монда эшләгән эшләреңнең аз-маз кыйммәтен аңлаганлар булдымы? Юкмы? Хисапларыңа такылмадылармы8? Шуларны яз әле. Таһирга бик күп сәлам. Монда мин таныш-белешкә күргән саен, Сәгадәт сезгә сәлам сөйләде, вакыты тар булганга килә алмады дип, ялган сөйләп йөрим. Ялганым һәркемнең хушына китә. Хуш, кызым.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
[1] Дурды – торды.
2Гүмрүкдән – таможнядан.
3 Тәгаллекъле – бәйләнешле.
4 Мәкъбүлә гәчдиме – яраклы табылдымы.
5 Хәриф – начар, түбән кеше.
6 Сарсытмаенча – борчымыйча.
7 Дөнәр кәбап – ит шашлыгы.
8Такылмадылармы – бәйләнмәделәрме.
- Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
1 Синең сау-сәламәт кайтып җитүеңә мәмнүн улдым. – Сәгадәт Чагатайның Истанбулдан Анкарага кунакка килеп китүе турында сүз бара.
2 …Сталинның үлем хасталыгы алдында булу хәбәре Мәскәү радиосындан ишетелеп таралды. – Сталин 1953 елның мартында авырый башлый.
Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.