6 март, 1953. Истанбул.
Сөекле кызым!
Синең 4 март тарихлы мәктүбеңдәге шадлыклы хәбәрне укып бик сөендем.1 Котлы булсын. Тәңре озын гомерләр буенча милләтеңә хезмәтеңне тагы тулырак итдереп дәвам итдерергә насыйп итсен! Бу синең хак мөктәсәбең1 булганга, әлбәттә, бу дәрәҗәне алырга күпдән лаек идең, шу кирәкмәгән өзентиләр2 ясамаенча нормаль үткән булса, әлбәттә, тагы яхшырак булачак иде. Инде ул эч пошуларны оныт. Инде монысы катгый. Нә мәгарифдә, нә дә риясәт мәкамендә3 бер шәй булачак түгел. Ләкин кәгазь астында бик озак яткырмаулары өчен мәгарифдәге дуст-ишкә мөрәҗәгать итү кирәк булачакдыр. Уны иһмаль итмәңез.
Миндә саулык. Әмин бәйне күрдем. Параларны тараткан. Барысы да мәмнүн булдылар. Без моны милли хезмәт дип эшләдек. Каршылык көтми идек. Рәхмәт, Сәгадәт ханым безне онытмаган, дигәнләр. Әгәр лязем булса, болардан акча алуларындан имзалар алып булыр. Башкача үткән булса, тагы яхшы. «Аталар сүзе»н язып ята икән. Ул да мәмнүн булган. Монда яңа хәбәрләр юк. Без дә Сталинның үлеменең нәтиҗәләрен көтеп ятмамыз2. Нинди үлчәүдә булса булсын, мөхәкъкак4, бер сарсынты булачакдыр. Таһирга бик күп сәлам. Хуш, кызым.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
[1] Мөктәсәбең – эшләп табылганың.
2Өзентиләр – тырышлыклар.
3 Риясәт мәкамендә – рәислек итү урынында.
4 Мөхәкъкак – шөбһәсез.
- Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
1 Синең 4 март тарихлы мәктүбеңдәге шадлыклы хәбәрне укып, бик сөендем. – Әлеге хәбәр Сәгадәт Чагатайның профессорлык дәрәҗәсе алуы булса кирәк.
2 Без дә Сталинның үлеменең нәтиҗәләрен көтеп ятмамыз. – Иосиф Сталин 1953 елның 5 мартында үлә.
Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.