279. Сәгадәт Чагатайга

6 апрель, 1953. Истанбул.

 

Сөекле кызым! 

Кичәге гәзитәләрдә Садри бәйнең Анкарада каза кичереп, «Тәмәддән» хастаханәсенә ятырылу тәгабен1 белдерделәр. Өйләренә берничә мәртәбә телефон итдем. Кимсә2 җавап вирмәде. Гадиләләрә телефонлар япдым, җавап ала алмадым. Галиба3, һәммәсе Анкарага китделәр. Бик тиз «Тәмәддән» хастаханәсендән телефонла белешеп, сыйххәте хакында җавап яз. Бәлки, ул хастаханәдә таныдык докторларыңыз да бар. Монда беркемдән дә мәгълүмат алып булмады. Иншаллаһ, вазгыяте тәһликәле түгелдер. Тукай да шунда эшли түгелме? Үзем сау-сәламәт. Яңалык юк. Җавабыңны тиз яз. Таһирга сәлам. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

[1] Тәгабен – мәшәкатен.

2 Кимсә – беркем.

3Галиба – ахрысы.

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру