11 нисан, 1953. Истанбул.
Сөекле кызым!
Синең Садри бәйнең сыйххәте хакындагы мәктүбеңне алдым. Күндерелгән параны да вакытында алмышдем. Бүген сиңа Галиәкбәр Төмән аркылы Мәхмүд күчереп язган татарча мәтенләрне1 һәм дә үземнең, бәлки, лөзүме булыр дип төшенеп язган башка язуларымны да күндерәм. Мәхмүд аталар сүзен2 дә шактый туплаган. Аларын да сиңа күндерәчәгем, дийор. Бу аталар сүзләренең төрле зөмрәләрдәге3 шәкелләре тупланылса, мокайәсә4 өчен көллияйә чук истифадәле5 булыр. Мәхмүд болар өчен гонорар-фәлән эстәмидер. Китап да нәшер ителсә, табигый, исмене зикер итү6, башкаларына шул эшләре өчен пара бирү кабул ителсә, әлбәттә, Мәхмүден дә мәхрүм итү насыйп булмас. Болар һәммәсе дә киләчәк эш. Үземдә саулык-сәламәтлек. Яңа хәбәрләр юк. Күрек Аурупадан йөреп кайткан. Ләкин әле хисап күргәне юк. Хәзер Сәгыйдулла бәйне хаста дип җавап бирәләр. Тагы берәр уены бармы? Әллә хакыйкатән хаста да хисап күрерлек имкяне юкмы? Ләкин мин хәзер сыкы тәгъкыйб итәм7. Шаһвәлине шул арада күреп, йомышыңызны сөйләрмен. Аларның үзләренең утырган өйләре язлык8 өчен сезгә бик муафикъ булыр иде. […] юкмы, белмим. Үзеңнең профессорлыгың формалитәләре тәмам улдымы? Профессорлар мәҗлесенә профессор сыйфатилә килдеңне? Шуларны яз. Теге шыр юләрнең хисаплары кабул ителдеме? Алар өстеңдә калмадымы? Әмин бәй Бугра берәр һәфтә соңра Анкарага китәчәк. Истанбулдан берәр нәрсәгә ихтыяҗың булса яз. Уның артындан җибәреп булыр.
Хуш, кызым! Таһирга бик күп сәлам.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
[1] Мәтенләрне – текстларны.
2 Аталар сүзен – мәкальләрне.
3 Зөмрәләрдәге – төркемнәрдәге.
4 Мокайәсә – чагыштыру.
5Көллияйә чук истифадәле – файдалы.
6 Зикер итү – искә алу.
7 Сыкы тәгъкыйб итәм – нык күзәтәм.
8 Язлык – җәйлек.
- Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.