23 апрель, 1953. Истанбул.
Сөекле кызым!
Миндә саулык. Бу арада синдән мәктүб-фәлән булмады. Синең Кызыл топракда язлык даирә хакында күз-колак булулары өчен Шаһвәлине күреп сөйләдем. Ләкин бу эшне Шаһвәли түгел, Мәрьям ханым башкара беләчәкдер. Уны 18 апрельдә ясалган Тукай кичәсендә күрермен дип уйлаган идем. Кичәгә килмәде. Күрә алмадым. Шаһвәли: «Без икемез дә 26 апрель көне Анкарага китәбез, анда 30 апрельгә кадәр калып, картларны Истанбулга алып киләмез», – диде. Син дә шул өч-дүрт көн эчендә Мәрьям ханымны күреп сөйлә. Әүвәл ул тарафда елларча яшәгәнгә, колай-колай1 бер даирә булыр. Табигый, Әюп әфәнделәрдә калачаклар.
Без 18 апрель маҗар клубында Тукайның үлеменең 40 нчы елының хатирәсен үткәрдек1. Мәҗлесемез бик матур кичде. Халык бик күп иде. Сәгать 1 гә кадәр мәҗлес дәвам итде. Төзәр бик куәтле матур тавышлы бер хор хәзерләгән иде. Халык бик мәмнүн иде. Көчкә генә таралдылар. Садри бәйне күрдем. Кәефе яваш-яваш ачыла. Ләкин сарсынтысы2 кичкәне юк әле. Сездә исәнлекдер. Иншаллаһ, Истанбулда һавалар ачылды. Яз булмак үзрәдер3. Таһирга бик күп сәлам. Хуш, кызым.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
Аллага шөкер, сыйххәтем начар түгел. Яңа хәбәрләр юк.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
[1] Колай-колай – җиңел-җиңел.
2 Сарсынтысы – тирән хәсрәте.
3 Яз булмак үзрәдер – җәй булмау туйдырадыр.
- Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
1 …Тукайның үлеменең 40 нчы елының хатирәсен үткәрдек. – 1913 елның 2 (15) апреле – Габдулла Тукайның үлгән көне.
Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.