23 майыс1, 1953. Истанбул.
Сөекле кызым!
Синең мәктүбеңне алдым. Без Газизулла бәрабәр2 Мүнихка китәргә хәзерләнеп җитдек1. Иншаллаһ, иртәгә иртә сәгать 11 ярымда Яшелкөйдән2 калкып, Ромада3 өйлә йәмәге йийеп, 5 ярымда Мүнихда булачакмыз. Нәкадәр калачакмыз, табигый, катгый мәгълүм түгел. Ике атна дип уйлыймыз. Әмма өй хисабы чаршыга уймый4 бит. Сиңа машина китерерлек имкян булыр дип уйламыйм. Әүвәлән, акчамыз булмас. Икенчедән, мин русча бер язы макинәсе алырга уйлыйм. Аңарга ихтыяҗым бик зур. Тагы гүмрүкдә җанымызны алырлар дип дә куркам. Мүнихда бик авыр шәдаид5 берлә каршылачагымыздан куркам. Бер-берсенә уймаган6 төрле-төрле груплар берлә мөзакәрәләргә7 керергә мәҗбүрмен. Хөсне ният сахиблары8 булсалар, тагы бер хәл. Ялңыз ихтирам артындан кошучылары9 шөпәсез күпчелек булачакдыр. Бу карышык10 вазгыятьдән бер сәмәрә11 алу чук читен булачакдыр. Агырлык син курыкдыгың русчылык җәбһәсендә түгелдер. Безнең милли эшемез өчен руслар берлә пазарлыкка12 керәчәк дәрәҗәдә без сабыйлар түгелмез. Вазгыятьнең агырлыгы төрек җәбһәсендә берлек улмамасында вә бик чук шәхсыятьләрнең кабиләчелек шованизмасына сапланып13 калуындадыр. Әгәр хариҗга каршы төрек җәбһә берлеген хакыйкатьтә тәхкыйк итдермеш14 улса идек, һичбер зөмрәдә бүгенге анарши15 улмас иде. Вә без кырык миллионлык төрек группының сикъләт16 изафи ике миллионлык гөрҗиләрнең сикъләт изафисендән ашагы улмасы фәлякәтенә мәгърузда17 калмас идек. Ни япалым. Безнең милли вазифамыз – үземездәге милли материалдан әгъзам18 милли мәнфәгать тәэминенә чалышмакдыр. Юл хәзерлекләре берлә мин маддәтән вә мәгънән шактый хырпаландым19. Ләбиб бәй, Зәки Вәлидинең чыгарган «Башкордлык бәласе» әсәре3 кебек, бер чи татарчылык дәгъвасы уртага атды. Шул мәгънәсез патырдыны Мүнихка бәйнәлмиләл бер сахага20 чыгармас өчен уны бәрабәр аламадык. Ул да үпкәләде. Хәерлегә булсын. Син хазиранда21 күндерәчәк акчаңны шулай әүвәлге күндергән рәвештә «Эш банкасы»на күндерә күр. Юк исә, өйгә кайтканда, бик авыр хәлгә калуым ихтимал. Өемдә мөваккатән Билал бәй каладыр. Мин сиңа Мүнихдан мәктүб язармын. Китерүе авыр, фийаты22 бәһале булмаган нәрсәләргә ихтыяҗың булса, китерергә тырышырмын. Әмин бәйлә бер мәртәбә күрешдем. Тагы килергә сүз биргән иде, килә алмады. Үзем телефон итеп чакырган идем, тагы сүз биргән иде, тагы килә алмады. Мүнихдагы төрле төрек милләте груплары мөштәрәк бер конгрә23 ясарга телиләр икән. Шул хакда төркестанлыларның фикерен өйрәнмәкче идем.
Әлегә хуш, кызым. Таһирга бик күп сәлам.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
[1] Майыс – май ае.
2Бәрабәр – бергә.
3 Ромада – Римда.
4 Чаршыга уймый – базарга охшамый.
5Шәдаид – авырлыклар.
6 Уймаган – охшамаган.
7 Мөзакәрәләргә – фикер алышуларга.
8 Хөсне ният сахиблары – яхшы ният хуҗалары.
9 Кошучылары – чабучылары.
[1]0 Карышык – тәртипсез.
[1]1 Сәмәрә – нәтиҗә.
[1]2 Пазарлыкка – талашка, ызгышка.
[1]3 Сапланып – кереп батып.
[1]4 Тәхкыйк итдермеш – дөреслеген тикшереп табу.
[1]5 Анарши – тәртипсезлек.
[1]6 Сикъләт – авырлык.
[1]7 Фәлякәтенә мәгърузда – кайгы алдында.
[1]8 Әгъзам – бөек, олы.
[1]9 Хырпаландым – таушалдым.
20 Бәйнәлмиләл бер сахага – халыкара бер мәйданга.
2[1] Хазиранда – июньдә.
22 Фийаты – бәясе.
23 Мөштәрәк бер конгрә – уртак бер конгресс.
- Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
1 Без Газизулла бәрабәр Мүнихка китәргә хәзерләнеп җитдек. – 40 нчы еллар ахырында «салкын сугыш» башлануга бәйле рәвештә АКШта Большевизм белән көрәшү комитеты дигән оешма барлыкка килә. Комитет үз тырышлыгы белән барлыкка китергән «Азатлык» радиосында файдалану нияте белән булса кирәк (татар редакциясе 1953 елда эшли башлый), әдипне Мюнхенга чакыра. Әмма Г. Исхакый белән уртак тел табу мөмкин булмый, чөнки Г. Исхакыйның төп максаты коммунизмны җимерү түгел, ә Идел-Урал халыкларының һәм, гомумән, рус булмаган халыкларның үзбилгеләнү хокукын яулап алудан гыйбарәт була. Г. Исхакый, Мюнхенда биш ай торгач, Америка комитеты белән килешә алмау нәтиҗәсендә кире Истанбулга кайтып китә.
2 Яшелкөй – бу турыдагы мәгълүматны … биттәге искәрмәдән карагыз.
3 Зәки Вәлидинең чыгарган «Башкордлык бәласе» әсәре – ?
Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.