1 тәммуз1, 1953. Мүних.
Сөекле кызым!
Синең 28/6 язган мәктүбеңне алдым. Истанбулга китүдән әүвәл Билал бәйгә бер мәктүб язып, тәхминән2 фәлән көндә булыначагыңны белдер. Бәлки, ул Анкарададыр да. Мин аңарга китәчәк булса, Касыйм бәйләргә анахтарлары быракмасыны3 тәнбиһ итеп4 яздым. Ләкин син дә яз. Билал бәй бик гаҗаиб адәм булганга, анахтарсыз калу ихтималың да юк түгел. Шаһвәлидән әллә нәрсәләр көтүең урынсыздыр. Мәрьям ханым Анкарада булганда барып күргән булса идең. Мәрьям ханым, бәлки, бернәрсә эшли алган булыр иде. Хәзер уны башыңдан чыгар. Кеше өчен башкасы эш дә япмый, япа да белми, япса да хәер улмый. Шаһвәли үзен үзе идарә итә алмаган Аллаһның бер бәндәседер. Баргач күрерсең. Бер-ике көн элек мондагы бер һәмшәһри5 Хәдичә ханым берлә синең нейлон күлмәк комашыңны6 эзләп йөрдек. Монда ул нәрсә бик аз икән. Булганы да инчә-инчә чамашырлык7, бәһасе бик кыйммәт – 12–14 лира. Аңарга башка алманлар үзләре шул нейлонга «нирунмы» дип исем биреп, бер комаш аз-маз чыгарганлар. Унсының митрусы8 – 18–20 лирадыр. Рәнекләре9 алалы-колалы – җәнүби10. Америкалыларның хушына гидәчәк11. Әфәләм төрле. Бердәлек бардырмы-юкмы, белмим. Караштырам. Ләкин алманлар үз халыкларын киендерер өчен простой комашларны бик күп чыгарып яталар. Нейлон читдән килә бугай. Һәрбер магазинда төре бик аз һәм бик кыйбат иде. Бакарыз. Безнең эшләр бик озынга сузылды. Тагы да сузылачак кебек күренә. Без дә шул эшләр йә юлга куелганчы, йә бөтенләй япылганчы12 мондан китә алмыймыз. Моңганчы рус җәбһәсе берлә гайре рус җәбһәсе тәмамән аерылды. Координацион мәркәзе дигән рус тәшкиләте13 хәзер гаталәт14 дәүрендә. Америкалылар акча бирүне, гайре руслар берлә аңлашуны шарт итделәр. Керенский группасы1, төрле манёврлар ясап, гайре русларның истикъляли җәбһәсе15 берлә эшләмәенчә, федералист исеме алтында16, үзләре руслар урамдан туплаган төрле халыкның хулиганларын милләтче груплар дип күрсәтеп, Америка әфкяре гомумиясен17 алдатырга маташды вә маташа. Ләкин русларның бу уенына каршы бу вакытка кадәр координасионда чалышкан азәриләр, төркестанлылар, шимали гүрҗүләр18, шимали кафказлылар, украиналы, белоруссияле кафказлы милләтләрнең мәркәзе тәшкиләтләренә кушылдылар. Вә без гайре рус җәбһәсе […], без дә Идел-Урал исемендән алар берлә бергә барачагымызны белдердек. Менә шул вакыйганы күреп, мәсьәләне әсасдән19 хәл итәр өчен, Нью-Йоркдагы Америка мәркәзе ике әгъзасын Мүнихка күндерде. Килгәнләрнең берсе Конихолум. Ул рухан гайре руслар тарафында. Ләкин мәркәзләрендә русларны үпкәләтмик дигән җәрәян20 да шактый куәтле икән. Икенче әгъза да – милләтләрнең хәрәкәтләрен белә торган Төркиядә, Русиядә сәфарәтдә21 хезмәт иткән бер шаһит. Хәзер алар ике тарафдан мәгълүмат җыеп яталар. Үзләренең сүзе буенча, катгый бер карар биреп китәчәкләр. Мин икесен дә күрдем, сөйләшдем. Конихолумны аерым да күрдем. Ул милләтләр мәсьәләсен иһмаль итмәячәкмез22, дийор. Ибраһим Гарифҗан монда килде. Берәр атна кадәр калды. Төркестанлылар берлә озын-озын сөйләшде. Безгә төркестанлылардан мәмнүн калдыгын сөйләде. Мондагы төркестанлылар хакыйкатән, бөтен төрек групларының иң җитди, иң милләтчеләредер. Руслар берлә иң каты көрәшүчеләрдер. Әхмәдҗан исемендәге егет бик кыйммәтле гакыллы, тәрбияле бер төркестанлыдыр. Иман дигән төрекмән егете дә бик хасс чалышкан23, зур иманлы, мәгъкуль24 хәрәкәтле бер мөҗаһиддерләр25. Башкалары да бик яхшы хис калдыралар. Ләкин араларындагы бәгъзеләре, хосусән Канат бай группасы2, Зәки Вәлидигә нык багланган хиссиятен бирәләр. Зәки Вәлидине башларына китерергә бик тырышалар. Ибраһим бу мәсьәләләрне, әлбәттә, язар, белдерер. Ибраһим бәй, америкалылар берлә күрешмәенчә, Мүнихдан узаклашды26, галиба, Каюмны күрергә китде. Истанбул, Анкара төркестанлылары, Мүнихдагы төркестанлыларны иһмаль идәрәк, Каюм тарафдарларына фазла әһәмият бирсәләр, Мүних группасына Зәки Вәлидинең башлык итүен кулайлаштырган булачаклардыр. Вә бу мөштәрәк бәладән Аллаһ мөхафиз итсен27.
Монда һәр көн ягъмур. Һавалар суык. Ашлар бик тәмсез. Шуңарга күрә бер дә рәтләп аш ашый алмыйм. Нәтиҗәдә ябыгам. Авырып калмасам ярый инде дип куркуым да юк түгел.
Ләбиб бәй бик зур ахмаклык ясап, мондагы русчы малайларга: «Гаяз бәй төрекчедер. Без мондагылар татарчы, сез дә татарчы булыңыз. Гаяз ялгыз үзе генә төрекчедер», – дип, лыгырдамалар язып күндергән. Мондагы малайлар ул хатның үзенме, мәгънәсенме рус партиларына28 илтеп җиткергәнләр. Америкалыларга да, Гаяз бәй үз исемендән генә хәрәкәт итә, мәркәз аңарга каршы, дип язу язып биргәнләр. Керенский гомуми бер җыелышда безне, Төркия хөкүмәтенең ажанлары29, дип нотык сөйләде. Моңарга каршы җавап бирелде. Әмма кафказлыларның христиан кыйсемендә безне, Сәгыйдне шөпә астына алуларына мөсәббиб30 бирде. Америка комитәсе русчы малайларга: «Без Гаяз Исхакыйны таныймыз, мондый интригада дәвам итсәңез, урынларыңыздан куып чыгарачакмыз», – дип җавап бирделәр. Мәҗмүгага тәгаен ителгән акчаны миңа тапшырдылар. Шулай итеп, Ләбибнең ахмаклыгы монда үзгүни31 көнләр кичертде. Моны бик таратмаңыз. Хәзер Ләбиб безгә һичбер мәктүб язмый тора. Бу дәрәҗәдә ахмаклыкны тәхмин итми идем32. Хәерле булсын.
Хуш, кызым. Таһирга сәлам.
Мидхәдне эзләп тапдым. Камилә ханымга хат яздырдым. Үзем дә Камилә ханымга, Садри бәйгә Мидхәд хакында хат күндердем. Мин монда тагы берәр ай калырмын дип уйлыйм, эшләр ачылгач, атна-ун көнгә хастаханәгә кереп ятарга төшенәм.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
[1] Тәммуз – июль ае.
2 Тәхминән – чама белән.
3 Анахтарлары быракмасыны – ачкычларны тапшыруны.
4 Тәнбиһ итеп – искәртеп.
5 Һәмшәһри – ватандаш.
6 Комашыңны – тукымаңны.
7 Инчә-инчә чамашырлык – юка эчке киемлек.
8 Митрусы – метры.
9 Рәнекләре – төсләре.
[1]0 Җәнүби – көньякка бәйләнешле.
[1]1 Хушына гидәчәк – ошаячак.
[1]2 Япылганчы – беткәнче.
[1]3 Тәшкиләте – оешмасы.
[1]4 Гаталәт – эшсезлек.
15 Истикъляли җәбһәсе – бәйсез фронты.
[1]6 Исеме алтында – исеме астында.
[1]7 Әфкяре гомумиясен – гомуми фикерен.
[1]8 Гүрҗүләр – грузиннар.
[1]9 Әсасдән – нигездән.
20 Җәрәян – агым.
21 Сәфарәтдә – илчелектә.
22 Иһмаль итмәячәкмез – игътибарсыз калдырмаячакбыз.
23 Хасс чалышкан – бик эшчән.
24 Мәгъкуль – акыллы.
25 Мөҗаһиддерләр – тырышучылардыр.
26 Узаклашды – ераклашты.
27 Мөхафиз итсен – сакласын.
28 Партиларына – партияләренә.
29 Ажанлары – шпионнары.
30 Мөсәббиб – сәбәпче булган нәрсә.
31 Үзгүни – үзенчәлекле.
32 Тәхмин итми идем – чамаламый идем.
- Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
1 Керенский группасы – Александр Фёдорович Керенский (1881–1970), рус сәяси эшлеклесе, 1917 елда Вакытлы хөкүмәт башлыгы. Монда Керенскийның эмиграциядәге эшчәнлеге турында сүз бара.
2 Канат бай группасы – ?
Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.