14/7, 1953. Мүних.
Сөекле кызым!
Синең Истанбулдан язган хатыңны алдым. Ни язуың мәгълүм улды. Мондагы эшләремез соңына килә кебек булып барадыр. Ләкин мондагы безнең эшләр берничә мәртәбә очына килде кебек булды да тагы яңадан башланды. Бу юлы да шулай булмаса, эшләремез саглам1 казыкка багланса, бер, ике, өч атнадан Истанбулга дөнәргә мөмкин булыр дип уйлыйм. Юк исә, бу кадәр мәшәкать, зәхмәтдән соң эшнең нәтиҗәсен көтмәенчә китү, әлбәттә, мәгъкуль2 булмаячакдыр. Ашау-эчү хакында биннисбә3 чибәррәк бер локанта4 тапдым. Хәфиф5 ашлары шактый күп буладыр. Шуңарга әүвәлге атналардагы кадәр ашсызлыкдан йончымыйм. Ашның җитмәгән өлешен йокы берлә тутырырга тырышам. Иң начар ягы – һәр көнне ягъмур явуыдыр. Көн буе ачык булган һаваны күрдегемне хәтерләмим. Бу бик басадыр. Нәшьәгә6 начар тәэсир итәдер. Монда безнең эш итә торган инсанларның да зиһнияте без моңганчы танып-белеп килгәнләргә тәмамән башкадыр. Бераз укымышлыларга большевикларның тәэсире фәүкылгадә зурдыр. Алар берлә уртак бер тел табу, уртак мораль булмаганга, бик авырдыр. Аз укыган авыл халкы безнең таныдыгымыз-белдегемез саф инсанлардыр. Инде йомышларга килим. Ачкычны Билал бәй Мәрьям ханымларда калдырдым дип язадыр. Алардан алырсың. Хазиран аена түләгәнме-юкмы, белмим. Түләмәгән булса, син түли күр. Үзе хәзер Бурсада, имеш. Лязем булса адресы: 650 Р. К. Истанбулдыр.
Мин монда өстемдәге киемдән башка бер кат кара костюм гына алып килгән идем. Хәзер ул костюм керләнде. Алышдырырга юк. Шуның өчен миңа үткән ел Америкадан килгән язлык костюмымны күндерергә тырыш. Бер атна-ун көндә монда Газихан киләчәк. Ул алып килер. Уның телефоны: 41473. Иртә 10дан 12гә кадәр үзе булмаса, кызы Аза шунда була. Кызы төрекчә дә сөйли. Киемне тапшыруны Хәмидгәрәй бәй дә, Ибраһим Ортун да эшли ала. Ибраһимның телефоны: 80287 дер. Бу кием миңа бик кирәк. Кызым, иһмаль итә күрмә.
Өйдә утырмасаң да, барып күз сал. Капычы7 хатынга берәр лира чәйлек бир. Үземнең бу арада кәефем, Аллага шөкер, яхшырды. (Инде үзеңә генә, Таһирга нинди бер мәгънәле бүләк алыйм? Эшкә ярарлык берәр нәрсә булсын, шуны яз әле.)
Октай бәйнең ике хатын да алдым. Әле эшләремез нәтиҗәләнмәгәнгә, үзенә тәфсилле мәктүб яза алмадым. Катгыйрак карар алынгач язачакмын. Хәбәрләрне Ибраһим Гарифҗан язгандыр дип уйлыйм. Монда кайсы көнне без өчәр мәртәбә топланты8 ясыймыз. Руслар бик озын сөйләргә яраталар. Украиналыларның кайберләре кылны кырыкка ярырга телиләр. Безнең төрек гонсыры9 да, руслардан өйрәнеп алып, сүзне дилбегә кадәр сузалар. Гыйльме форушлык10 ясарга телиләр. Боларның күбесе безнең кебек картларга Идел елгасы Хәзәр диңгезенә агадыр кебек, бәдиһиятдән11 булганга бик арытадыр. Ләкин ни эшлисең? Тыңлыйбыз. Хуш, кызым. Октай бәйгә, Сәйдә ханымга бик күпдән-күп сәлам. Таһирның дочәнтлеге12 нишләде? Юлга куелдымы? Әллә тагы әллә никадәр көтәргә, әллә никадәр пошынырга мәҗбүрият туачакмы?
Хуш, кызым!
Әтиең Мөхәммәдгаяз
Адресым искечә. Хат язгалап тор. Бүген беренче мәртәбә кичкә кадәр ягъмур яумады. Күз тия күрмәсен инде.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
1] Саглам – нык.
2 Мәгъкуль – аңлаешлы.
3 Биннисбә – чагыштырмача.
4 Локанта – ашханә.
5 Хәфиф – җиңел.
6 Нәшьәгә – кәефкә.
7 Капычы – ишек каравылчысы.
8 Топланты – җыелыш.
9 Гонсыры – элемент, состав өлеше.
[1]0 Гыйльме форушлык – гыйлем сатучылык.
[1]1 Бәдиһиятдән – көн кебек ачык.
[1]2 Дочәнтлеге – доцентлыгы.
- Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.