285. Сәгадәт Чагатайга

27 тәммуз, 1953. Мүних.

 

Сөекле кызым! 

Синдән күпдән хат ала алмадым. Иске гадәтең буенча Истанбулга килер-килмәс авырып китдеңме дип куркып торам. Таһир килгән булса ярый инде. Яныңда ул юк, мин дә юк булып, тәмам ялгыз авырып ятмыйсыңмы дип мәракдаем1. Безнең эшләр узады да узады2. Мин дә бер нәтиҗәгә багламадан кайтып китүне мөнасиб3 күрмим. Монда безнең милли Төрек җәбһәсе кырык төрле интригага мәгъруз4. Русларның агы, кызылы, карасы – гомумтөрек җәбһәсенең Америка берлә якынлашуына фәүкылгадә дошман. Үз арамыздагы төрле-төрле имансыз русофиллар да боларның кулында аләт5 булалар. Болар да һәрбер төрек зөмрәсенең эченә кергәнләр. Бәгъзеләре мөхәкъкак кызыллар берлә мөнәсәбәтләрен дә кисмәгәнләр. Шуңарга эшләр һич дә азакдан караган кебек сабит6 түгел.

Үзем соң атналарда ашау-эчүемне бераз юлга куйдым. Үземә биннисбә мөнасиб7 ашлар тапдым. Бераз бәһалерәк. Әмма нә япарсың? Синдән Газихан аркылы минем Америкадан килгән җәйлек костюмымны (үткән ел Мәхмүддән алыштырып алган идем) җибәр дип язган идем инде. Газихан берлә Мөхәммәдгәрәй дә килеп чыгачакдыр. Шуларның берсе мөхакъкак алып килер. Миңа бик кирәк. Шуны җибәрә күр. Боларның өйләренең кая икәнен Ибраһим Ортун бик яхшы беләдер. Аларга икесе дә күршеләр. Ибраһим Ортунның телефоны: 80287. Газиханның хезмәт иткән йиренең телефоны 41473: Үзе булмаса, кызы Аза анда буладыр (сәгать 10 дан 1 гә кадәр). Аннары, минем кайтырым өчен хазиран, тәммуз айларына кира8 түләндеме? Ул да түләнсен иде. Яһүди, чыгарам, дип, мәхкәмә ачуга вәсилә9 булмасын. Үземнең кечкенә чантамны10 Галиулла Садри бәйләргә илтеп куярга булган иде. Уны илтде микән? Илтсә, Садри бәйләрдә саклана микән? Газихан берлә Мөхәммәдгәрәй ай башында монда киләчәк булганга, бу эшнең тиз эшләнүе кирәкдер. Исән булсаң, синдән шул сөальләргә җавапны тизлек берлә көтәм. Үзең хаста булсаң, кем булса да шуның кием күндерү кыйсемен эшләсен иде.

Хушыңыз. Таһирга сәлам.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

[1] Мәракдаем – борчуда идем.

2 Узады – сузылды.

3 Мөнасиб – яраклы.        

4 Мәгъруз – дучар булды.

5 Аләт – корал.

6 Сабит – ачык.

7 Биннисбә мөнасиб – чагыштырмача яраклы.

8 Кира – вакытлы файдаланып торган өчен түләнә торган акча.

9 Вәсилә – чара.

 [1]0 Чантамны – сумкамны.

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру