4 август. 1953. Мүних.
Сөекле кызым!
Синең 29 тәммуз тарихлы мәктүбеңне алдым. Ундан бер көн элек Газихан да әлбисәмне1 китерде. Ул бик кирәк иде. Минем кайту-кайтмавым монда уйнап яту йә кутит итәр өчен түгелдер. Башланган эшне бер саглам казыкка баглап булмасмы дип төшенгәндән генә киләдер. Болай көтүче бер мин генә түгелмен. Бөтен гайре рус милләтләренең мөмәссилләре2 гайне вазгыятьдәдер. Кира хакындагы кызуың урынсыздыр. Әүвәлә, май ае өчен кира түләнгәндер. Хазиран аен Билал: «Бирәчәгем», – дип, сүз биргән иде. Тәммуз аена кадәр калу ихтималымны һич төшенмәгән идем. Боларны синең зәхмәтлә кәндеңдән кичеп, икмәк казану, параңны алдап, минем өчен кира түләтер өчен эшләмәдем. Синдән дә шул 110 лира өчен мәсьәлә чыгарырсың дип уйламаган идем. Минем синең өчен андый 100 лирамны саный башласам, синең 100 лираларыңдан бик күп мәртәбә артык икәнен хәтереңә кайбер вакыт алырга кирәкдер. Шуны килер-килмәс миңа язган булсаң, үзем түли алмыйм дисәң, мин башкача ой3 бирдергән булыр идем. Хәзер мине ике ай кирамны бирмәгән хәлгә куеп, яһүдигә мине чыгару хакында вәсилә биргән булдың. Кира акчасы өй хуҗасына биззат4 биреләдер. Контрато5 булмаса, айры кәгазьдә мәкъбуз6 алынадыр. Контратоны Билал бәйгә бирергә онытканмын, уны да махсус эшләмәдем. Һәрнәрсәгә үзеңнең кечкенә бизмәнеңдән хөкем чыгарып, минем мең бер төрле эшләр, интригалар алдында башымны кашырга вакытым юкда, мине лөзүмсезгә өзелүеңнең ни мәгънәсе бардыр, ни кирәге? Шул эше хәл итү-итмәвеңне тиз генә яз. Синдән җавап алыр-алмас, мин үз тарафдан тәдбирләрен7 күрермен. Май ае дип, һичбер тиен бирелмәсен. Ул өтәлгәндер8. Контратода алуына яһүдинең имзасы бардыр.
Таһирга сәлам. Хуш булып тор.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
[1] Әлбисәмне – киемемне.
2 Мөмәссилләре – охшатып эшләүчеләре.
3 Ой – фикер.
4 Биззат – үзенә.
5Контрато – килешү.
6Мәкъбуз – квитанция, расписка.
7 Тәдбирләрен – чараларын.
8 Өтәлгәндер – дөресе: өдәлгәндер – түләнгәндер.
- Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.