12 август, 1953. Мүних.
Сөекле кызым!
Синең Истанбулга йирләшүеңезне язган 6 августлы мәктүбеңезне алган идем. Бүген 10 ында язган хатың да килеп чыкды. Өй мәсьәләсе хәл итүеңә сөендем. Контратоны мин кайткач язармыз. Аңа һичбер яклашма. Әүвәлге мәктүбеңдә, эшне аңлап бетермәенчә, минем җанымны сыгачак җөмләләр кулланган идең. Шуңарга мин дә кыздым. Якынга хат язганда, үзеңнең шул көнге, шул сәгатьтәге дүшүнчәләрең1, нәшьәдән2 генә чыгып язарга ярамый. Хат барып җиткәч, нинди әфкярлар3 уяндырачагын да төшенергә кирәкдер. Син күп вакыт кызу-кызу, тиз генә язып җибәргәлисең. Ул инде профессорга ярый торган эш түгелдер. Мондагы эшләрне минем кебек башка милләт әрбабы4 да мөмкин кадәр тизрәк хәл итәргә маташа. Америкалыларның мәсьәләне сайдан белүләре, русларның бер мең төрле интригалары манигъ5 була да тора. Хәзер эшнең соңы күренде кебек булды. Америкалылар моңгынча корылган бөтен рус тәшкиләтләренә 1 сентябрьдән акча бирүне кисәчәкләрен белдерделәр. Америкалылар кираланган бинада утырган рус мөәссәсәләренә6 1 сентябрьдән бинаны бушатыңыз дип әмер бирделәр. Без, гайре русларның эшләре катгый уларак бер саглам казыкка багланмаса да, сезне быракмыймыз7, Берлинга эзләштерәмез дип вәгъдәләр бирделәр. Хәзер монда соң атналарымызны үткәрәмез дип торамыз. Бу атна соңында мәҗмуга чыгадыр. Моңарга әле үз төсемезне бирмәдек. Күбрәк информасион төсенә генә куеп чыгартдык. Мин мәкалә дә язмадым.
Хәзер Корбан бәйрәме хәзерлеге барадыр. Ул монда радиога да әүвәл Морзе радиога үзенчә зур бер дини демонстрасион хәлен аладыр. Мәгаттәәссеф8, Төркестан җәбһәсе икегә аерылды. Канатбай төрек илендән аерылып чыкды. Ул Керенскийларга кушылырга йөри кебек күренәдер. Монда безнең төрек җәбһәсендә һәммәсендә русофил бер груп бар. Канатбай да – моның бер әгъзасы. Хәзер Зәки Вәлиди дә киләчәк дип көтәләр. Ул да, бу җаһилләрне9 котыртып, фетнәне тирәнәйтергә тырышачакдыр. Истанбуллы төркестанлыларга да милли групларын химаясез калдыру авырлашачакдыр. Бөтен зыялы кыйсеме элекке комитәләре әтрафындадырлар. Кәнделәре мәгълүматларын белдерерләр.
Сезнең бу эссе вакытда Бурсага баруыңыз һич мөнасиб бер эш булмас. Бурса Истанбулга нисбәтән бу айларда әсгаре биш-ун дәрәҗә даһа эсседер. Һич тә зур кяр10 да булмаганга, нәфес алмак имкяны бөйлә юкдыр. Бурсаның мәүсиме11 апрель, май, сентябрь соңы, октябрь айларыдыр. Һич тә улмаса, диңгез сахиленә12 йирләшеңез. Даһа мөнасиб улыр. Сезнең өчен шу Анадолу кавагы. Кыйммәтен белмәдеңез.
Корбан бәйрәмеңез мөбарәк улсын. Күндерелгән комашны комаш хәлендә алып китү мөмкин түгел, диделәр. Шулай итеп, Хәдичә ханым эшләп бирде, һич кисәкле түгел. Теләгән фасонга куя алачак, диде. Минем кадын әлбисәләрендә ихтыяҗым булмаганга, сүзенә ышандым. Иншаллаһ, бер эшкә ярар.
Таһирга сәлам. Таһирга нәрсә алып кайтыйм? Сиңа нинди нәрсә кирәк? Акчам булса алырмын. Хуш, кызым.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
[1] Дүшүнчәләрең – төшенчәләрең.
2 Нәшьәдән – кәефтән.
3 Әфкярлар – фикерләр.
4 Милләт әрбабы – милләт әһеле.
5Манигъ – киртә.
6Мөәссәсәләренә – оешмаларына.
7 Быракмыймыз – ташламыйбыз.
8 Мәгаттәәссеф – кызганычка.
9 Җаһилләрне – наданнарны.
[1]0 Кяр – файда.
[1]1 Мәүсиме – сезоны.
[1]2 Диңгез сахиленә – диңгез кырыена.
- Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013