291. Сәгадәт Чагатайга

17 октябрь, 1953. Хасәкә хастаханәсе.

 

Сөекле кызым! 

Синең 13 октябрь тарихлы мәктүбеңне алдым. Кичә 16сында рентген фильмасын чәкделәр1. Ләкин рентгенчы гаҗәми олачакла бәни чук зәхмәтләрлә мәгъруз итдеге хәлдә2 фильмалары догру дөрест ала алмамыш. 20 сендә тагы бер мәртәбә рентген алдырырга карар бирделәр. Бусында, ичмасам, Аллаһ муаффәкыять насыйп итсен. Хәзергә кадәр булган арама-тарамалардан алынган мәгълүматка күрә, мигъдәдә аз рәвешдә улса да канама бар. Икенче, канымда суланма башланган. Нормаль канларда мәгълүм үлчәүдә дүрт миллион кырмызы3 шариклар булырга кирәк икән. 5 октябрьдә алынган канымда ялныз4 ике миллион тугыз йөз мең генә булган. 13ендә алынган канда өч миллион да йөз илле мең генә чыккан. Димәк, бераз сәляха5 тугры адым атылган. Бүген 17 сендә дә кан алынды. Ләкин әле нәтиҗә миңа белдерелмәде. Өченче хасталык – нәфта-геморрой. Моны беренче мәртәбә кичә карадылар. Ләкин караудан элек карынны юарга, лаваж6 ясарга доктор кушкан иде. Хезмәтчеләр лаваж ясамадылар. Доктор […] эчендә калын багырсакда7 төрле-төрле каты сөялләр тапса да, тәмамән, тәсбит итәр8 өчен карын юылган, тәмизләнгән9 хәлдә икенче мәртәбә карау лязем, диде. Кан гаиб итүгә бу да сәбәп булу ихтималы бар, диделәр. Хасталыклар хәзер шул хәлдә. Гомумиятьлә10 мәгънәвиятым бераз йүксәлде11. Иштиһам12 да бераз ачылды. Әмма ашарлык бер аш бирә алмыйлар. Ашлары һәммәсе суык, тәмсез, татсыз. Нәфрәт берлә көчләп ашаштыргалыйм. Вәхаләнки13 сөеп ашарлык бер аш булса, күбрәк ашый алыр идем. Беркөнне өемдә чебеш шурпасы ясатып, өйгә кайтып, һәйбәт бер тәрилкә аш, ике канат, бер муен, бераз бот ите дә йидем. Һичбер авырлык сизмәдем. Тәмле итдереп чәй дә эчдем. Ашау мәсьәләсен ничек дә юлга куя алганым юк. Беркөнне генә Мәрьям ханым пилмән пешереп йибәрде. Аны да сөя-сөя ашадым. Бу тирәдә дуст һәмшәһриләр дә юкка, бу мәсьәлә иң авырлардандыр. Һәфтәдә бер-ике мәртәбә чыгып ашарга уйлыйм. Эшләрнең барышына күрә хастаханәдә шактый озын калырга тугры килер кебек күренәдер. Бәлки, гамәлияткә лөзүм күрелмәс. Әмма араштырулары14 бик авыр барадыр. Бик күп энәләр, даруларны тышдан алдырам. Аларга да вәсатый15 көненә 5 лирадан да ким чыкмый. Бүлмә бәһасе дә 8 лира, диделәр. Шуңарга күрә мәсъраф16 бик зур. Монда ятучы ике тиен бер акчалык. Күбесе ялкаулыкдан ятучы мәэмүрләр17. Һәммәсе даруларына кадәр хөкүмәт хисабына эшләтәләр. Яткан клинигым университә клинигы булганга, син дә университә профессоры булганга, үз ректорлыгыңыздан бер кәгазь алып, мондагы Истанбул ректорлыгына күндерелсә, бәлки, яткан өчен пара өдәмәк мәҗбүриятендән куртулур идек18. Монда шулай мәслихәт күрәләр. Ләкин кәгазьне миңа күндермәенчә, Октай бәйгә күндереп, аңардан шул эшне тәгъкыйб итдерү19 мәслихәт булыр иде. Бу хакда сораш. Тәрбиясе минем зиммәтемдә20 булган җитмеш алты яшендәге бабам21 дип тәкъдим итү кирәк, диләр. Бу бетде.

Әмин бәй Рәсүлзадә Таһирлар берлә сөйләшеп, «Америка авазы»нда безнең телләрдә сөйләүне туктатуга каршы берәр жало-протесто кәгазе22 күндерделәр. Мин дә имза итдем. Сора әле, шуны матбугатка (монда түгел, Мүнихда) бирергә ярыймы-юкмы? Яраса, ай соңларында чыгачак үз мәҗмугамызга һәм дә украиналыларның «Освобождение» гәзитәләренә күндерер идек. Таһир шуны белешеп, тизрәк хәбәр бирегез әле. Хәмид бәйдән, Камал Локман бәйдән мәктүбләр алдым. Үзләренә әле җавап яза алмадым. Күрсәң, сәлам сөйлә. Таһирга бик күп сәлам. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

Ләбибдән дә, Ибраһимдан да ләм-мим дигәндә бер сүз ишетелмәде. Хәерлегә булсын. Мәктүбләр тугры хастаханәгә язылсын.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

[1] Рентген фильмасын чәкделәр – рентгенга төшерделәр.

2 Гаҗәми олачакла бәни чук зәхмәтләрлә мәгъруз итдеге хәлдә – тәҗрибәсезлеге белән мине авырлыкларга дучар иттергән хәлдә.

3 Кырмызы – кызыл.

4 Ялныз – бары тик.

5 Сәляха – туры.

6 Лаваж

7 Багырсакда – эчәктә.

8 Тәсбит итәр – раслар.

9 Тәмизләнгән – чистартылган.

[1]0 Гомумиятьлә – тулысы белән.

[1]1 Мәгънәвиятым бераз йүксәлде – “кәефем» мәгънәсендә күтәрелде.

[1]2 Иштиһам – ашыйсы килү теләгем.

[1]3 Вәхаләнки – чынлыкта.

[1]4 Араштырулары – тикшеренүләре.

[1]5 Вәсатый – уртача.

[1]6 Мәсъраф – чыгым.

[1]7 Мәэмүрләр – чиновниклар.

[1]8 Пара өдәмәк мәҗбүриятендән куртулур идек – котылыр идек.

[1]9 Тәгъкыйб итдерү – күзәттерү.

20 Зиммәтемдә – җаваплылыгымда.

2[1] Бабам – атам.

22 Жало-протесто кәгазе – протест, жалоба кәгазе.

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру