293. Сәгадәт Чагатайга

4 ноябрь, 1953. Хасәкә хастаханәсе.

 

Сөекле кызым! 

Синең 31 октябрь тарихлы мәктүбеңне алдым. Кичә миңа өченче мәртәбә рентген фильмасын алдылар. Бу дәфгасында1 ике-өч доктор чук дикъкатьлә эш күрделәр. Нәтиҗәдә фильмалар матлуб рәвешдә олдукча2 ачык чыкмыш. Бүген доктор мигъдәдә тәһликәле бер шәй юкдыр. Мигъдә деформа улмыш3. Фәкать гамәлиятә ихтыяҗ юкдыр, багырсаклар4 да деформа улмышлар. Фәкать анларда да гамәлиятлә мөдахәләйә5 лөзүм күрелмийор. Иншаллаһ, һәфтә соңына кадәр там бер тәшхыйс6 япыла беләчәкләр, диделәр. Сыйрфиян7 мөхтәмәл 7 ноябрь, җомга иртәсе, табурҗы япарлар8. Гомуми дурумда9 игъзабым10 сөкүнәт11 хәлен алды. Бер килойа якын үлчәү дә алдым. Йәмәкдән соң агырларым12 багырсак кыйсемендә киселмәде исә дә, хәфифләде. Иштиһам да бераз ачылды. Докторларның тәүсыяләре13 мөҗибенчә пәрһизә дәвам итмәм лязем улачак. Иншаллаһ, йәмәкләре һәм хәфифчә, һәм дә әүдә япдырачагым14. Хастаханә өчен түләү хакында бер эш дә эшли алмадым. Билал бәйне булмак15 чук мөшкел. Октай бәйгә сөйләячәгем, әмма өмидем чук аз. Көнлегә башка тәдави дия дә гыйлавә идәчәкләрмеш16. Бөтен гыйлаҗларны17 үз парама хариҗән18 тәэмин итдем. Алай да хастаханә өчен дә өч йөздән ким булмаячак кеби күренер. Хәерле булсын. Мондан соңгы мәктүбләреңне өй адресына яз. Таһирга бик күп сәлам. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

[1] Дәфгасында – тапкырында.

2 Олдукча – шактый.

3 Деформа улмыш – формасын югалткан.

4 Багырсаклар – эчәкләр.

5 Гамәлиятлә мөдахәләйә – хирургия ярдәменә.

6 Там бер тәшхыйс – төгәл диагноз.

7 Сыйрфиян – бөтенләйгә.

8 Табурҗы япарлар – хастаханәдән чыгарырлар.

9 Гомуми дурумда – гомуми хәлемдә.

[1]0 Игъзабым – ярсуым.

[1]1 Сөкүнәт – тынлык.

 [1]2 Агырларым – авырлыкларым.

[1]3 Тәүсыяләре – киңәшләре.

[1]4 Әүдә япдырачагым – өйдә әзерләячәкмен.

[1]5 Булмак – табу.

[1]6 Көнлегә башка тәдави дия дә гыйлавә идәчәкләрмеш – көнлектән башка дәвалау өчен дә өстәмә алачаклар.

[1]7 Гыйлаҗларны – даруларны.

[1]8 Хариҗән – тыштан.

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру