295. Сәгадәт Чагатайга

13 декабрь, 1953. Истанбул.

 

Сөекле кызым!

Синең күндердегең парайы вә мәктүбне вакытында алсам да, һәфтә эчендә хат яза алмадым. Бу атна исәнлегем шәпдән түгел, мигъдәм бозылды. Рум хатыны1 бер дә аш пешерә белми. Пешергән ашы Идел суы илле батман була да, берничә көн ашау мәҗбүрияте туа, ашның тазалыгы тагы бетә. Минем дә иштиһам кача, нәшьәм югала. Башка бер төрле аш мәсьәләсен хәл итүнең юлын белә алмыйм. Хәерле булсын.

Монда хәбәрләр юк. Садри бәй монда булганга, һәфтәдә бер-ике көн аларга барып, Камилә ханымның тәмле ашын ашап, Садри бәй берлә сөйләшеп, күңелемне ачып киләм. Атнада бер Касыйм бәйләргә дә шулай барам. Тагы бер-ике шундый дуст-иш, тәмле ашлы өй булса, яхшырак булачак да. Алай самими дустлар аз булганга, вакланып китүдән дә сакланганга, мәсафирлыкның чәрчәвәсен1 киңәйтә алмыйм. Шул арада тагы хастаханәгә барып, әхвалемне бер контроль итдерәчәгем. Хастаханәгә керү ниятем юк. Килом артуы бик аз булырга кирәк. Сез дә саулык-сәламәтлекдә, иншаллаһ. Бездә зур, күңелле эшләр юк. Төрле йирдән мәктүбләр алып торам. Ләкин үзем аз язам. Әллә нинди бер ялкаулык басды үземне. Күбрәк ятакда вакытымны кичерәм. Дуст-иш һәммәсе сау-сәламәт. Таһирга бик күп сәламләр. Күршеңез Әмин бәй Рәсүлзадәгә бик күп сәлам сөйләңез. Без монда Сәгыйд Шамил бәйнең гарәб өлкәләрендән кайтуын көтәмез. Әхмәд Әмирхан хаҗга киткән иде. Анда Казан, Уфадан күндерелгән безнең хаҗиларны күргән, сөйләшкән. Ләкин әле үзе кайтып килмәде. Әмин бәй алар берлә биззат тәмаска кермәгән2.

Хуш, кызым!

Әтиең Мөхәммәдгаяз

 

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

[1] Чәрчәвәсен – кысасын.

 2 Биззат тәмаска кермәгән – үзе бәйләнешкә кермәгән.

 

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 Рум хатыны – Г. Исхакыйның өен җыештырырга, ашарга пешерергә килеп йөри торган хатын.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру