ТӘГАЛЛЕМДӘ СӘГАДӘТ

Әсәрдән өзек


— Агачларның яфраклары коелып, үләннәрнең чәчәкләре саргаеп, җәй
фасылының бетүенә хәсрәтләр чигүдә, кошларның тавышлары үзгәреп,
урыннарының бетүенә, гомерләренең тәмам булуына хәсрәтләнеп «әлвидагәлвидаг» дия сайрамакта, суларның дулкыннары, агачларның яфраклары
бәрелешеп-бәрелешеп куркынычлы тавышлар берлә тавышланмакта, күз
алдымда моңлы, кызарган күренеш (манзарә) күңелләремә кайгылар,
хәсрәтләр төшерүдә, кояшның батышы, күз алдымны караңгыландырып,
кәефсез вакытлар, рәхәтсез хәлләрне яңартуда, Хәлим дә мәктәпкә китә
алмавы күңелемдә кайгы өстенә кайгы булып, Хәлимнең дә киләчәк
гомерләренең минем шикелле бәхетсез булуларын исәпләтеп, күңелемдәге
кайгылар күз яшьләре булып түгелүдә. Алла! Уф Алла! Үзең яраттың галим
нәселдән, зур фамилиядән иттең, иптәш кызларымнан аерынкы гыйлем дә
бирдең. Бәхетлелегемне уйлаганда Габдерахман кебек бер чи наданга насыйп
булдым, улсына да шөкерләр булсын, үземнең бәхетсезлегемне уйламас идем,
шуның хакында философ дәрәҗәсенә җитәчәк газиз баламны укытмый
калдырам. И Раббем, үзең күңеленә сал да, баламны ничек булса да гыйлем
юлына кертеп, дөньямыз- га, ахирәтемезгә файдалы гыйлемнәр насыйп әйлә.
Габдерахман! Гыйлем фарыз бит, кыямәт көнне укытмый калдыруыңа ни
җавап бирерсең. Баланы надан калдыруда һич файда юк, зинһар җибәриксәнә.
Габдерахман: Баланың күңелен бозып, ниләр сөйләп торасың? Казанда
синең балаңнан башка шәкерт юктыр. Яхшы гына бала иде, бозып бетердек,
маллар карарга да өйдә булмый, һәрвакыт мәдрәсәдә.
Фатыйма: Алай сөйләмә, Аллага шөкер диң, малайлар берлән ашык
уйнап, йомырка уйнап йөрсә, ни эшләр идек.
Габдерахман: Инде намазын укый белде, үзенә кирәкләрен белә, Казанга
илтсәң дә безнеке мулла булмас, мулла булырга мулла балалары бетмәгәндер.
Хәлим: Үз кирәгемне белсәм, анда барырга теләмәс идем, гыйлем ул бик
тизлек берлә авылларда укып кирәкләрне [белеп] бетереп булмый, мулла
булмаган кешегә дә гыйлем фарыз, гыйлемне мулла булыр өчен генә тәхсил
итмиләр, белмәгәнне белер өчен, белмәгәннәргә белдерер өчен.
Габдерахман: Синнән күп өйрәнерләр, синең чикле белми
торганнардыр.
Фатыйма: Кеше белүе безгә түгел, әнә шул, шуңарга кызыгып укытырга
келисең.
Габдерахман: Әлегә чикле укымый торганнар көн күрә алмаганнардыр,
сез генә бик беләсез, мине кулсыз калдырып, әллә кая мәдрәсәләргә жулик
булырга җибәрергә телисең.
Хәлим: Мәдрәсәгә тел тиермә, атам, мәдрәсә гыйлем казаны, дин
сакчысы, динне мөдәррисләр, голямалар саклыйлар, алар барысы да бервакыт
шәкерт булган булалар, алар булмаса, безнең надан халыкның зарардан башка
бер нәрсәсе юк, аларга тел тиерү дингә тел тиерү була, дингә һәрвакыт
шөкранәдә булырга кирәк. Аллага шөкер, мөселман булганмыз, ислам
кушканча йөрсәк, дөнья, ахирәт рәхәтләргә ирешермез. Дөньяга килүдән
мәгьсуд — дөньяда гына ничек җитте шулай көн уздыру түгел, бәлки дөньяда
үземез рәхәт яшәп вә башка мөселман карендәшләремезнең дә рәхәт гомер
кичерүләренә тырышып вә гайрәт кылып, ахирәт көнендә әбәди мәсгудиятләр
ирешмәктер, болар исә тәхсиле гыйлемнән башка бернәрсә берлә хасил була
торган түгел, шуның өчен дә мәдрәсәләргә барып гыйлем өйрәнергә кирәк.
Фатыйма: Инде без дә угылымызны карак булса иде дип изен
сорамасмыз. Ул минем кулымнан китә, миңа хезмәт итми дисең, хезмәт итү
сука сукалау, урак уру гына түгел, Алла теләсә, мәдрәсәгә барса, зиһенсез бала
түгел, шәрикләреннән ким дәрәҗәдә булмас, безнең кавемдә галим кеше бик
кадерле вакыт, Алла теләсә, мөгаллим булыр, вазыйфә алыр, безне дә,
әтиләрем мине гыйлем кеби бер сәгадәткә ирештерделәр, алар мәктәпкә
бирмәсаләр, мин әле мужик гавамнан булып, сука сукалар идем дип,
шөкранәсеннән безгә дә акча җибәрер.

Әсәрне тулысынча сайтыбызда иҗат бүлегеннән укырга мөмкин.
https://isxaki.com/ijat/asarlar/

Җавап калдыру