Көн мәкаләсе
Илемезгә хуҗа булган кызыл руслар бу көн Тукайны контрреволюциончы дип атап, аның бәйрәмене ясау милли хиссиятнең галияненә сәбәп булыр дип курыксалар, элеккеге падишаһлар дәверендәге кара руслар да Тукайны милли революциончы дип атап, аның шигырьләре милли фикернең үсүенә сәбәп була дип, аның сагынмалыгыны эшләүдән тыялар иде. Бу көнге көндә халкымыз большевиклардан курыкмаенча, Тукайның сагынмалыгыны эшләп яткан кебек, ул вакытта да халкымыз падишаһ хөкүмәтеннән дә курыкмаенча, үзенең милли бурычыны эшләп килә иде. Шул ике вакыйгага да дәлил итеп без 1914 елның март аенда Петербургта чыккан «Ил» гәзитәсенең бер мәкаләсе берлә, 1916 елда Мәскәүдә чыккан «Сүз» гәзитәсенең 42 нче номерыннан «Мәскәүдә Тукай көне» дигән мәкаләләрне басамыз вә моның берлә укучыларымызны шул вакыттагы хәлләр берлә хәзерге хәлләрне чагыштырырга вә һәрбер төстәге русның безгә каршы булуының сәбәбене үзеннән-үзе эзләргә дәгъвәт итәмез.
Хөрмәтле шагыйремез Габдулла Тукаевның үлүенә бер ел тулган 2 апрель көнен бөтен Идел буе мөселманнары кебек петербурглылар да аерымчарак үткәрергә уйлашканнар иде. Укыган халык, Габдулла әфәндене танытыр өчен, лекцияләр укырга хәзерләнгәннәр иде. Габдулла әфәнденең әдәби тормышы никадәр кыска булса да, калдырган йимешләре бик бәрәкәтле булганга, аның хезмәтен ачыграк, аның кыйммәтен тулырак аңлатыр өчен, өч-дүрт кеше аерып-аерып хәзерләнгәннәр иде.
Габдулла әфәнденең тәрҗемәи хәле, Габдулла әфәнденең шигырь тудыруының үзенә генә махсус булган аермалары, Габдулла әфәнденең шигырьләрендә хатын-кызның урыны, Габдулла әфәнденең шигырь тудыруына хатын-кызның иткән тәэсире… Шул зур темалар имкян даирәсендә чынлап эшләнгән, материал җиткән кадәр киң мәгънәле иттерелеп тәмамландырылган иде. Петербургның иң бөек сыйныф мөселманнарыннан халатчыларына кадәр шул көнне көтә, студенты, курсисткасы шуның артыннан йөри иде. Хосусый мәгълүматка караганда, лекциягә рөхсәт биреләчәк булганга, зал да алынган, күрәсе кешеләр дә күрелгән, билет сатарга гына калган иде. Шундый гомум эшләр артыннан йөри торган Петербургның бер зыялысы* залга асар өчен зур бер рәсем дә ясаттырган иде. Һәрнәрсә тәмам иде. Көтәчәк эш – көннең җитүе, халыкның җыелып килүе генә калган иде.
Кинәттән бөтен өмидләр җимерелде, бөтен хезмәтләр бушка чыкты: градоначальник рөхсәт бирмәде. Сәбәбе – татарча лекцияне карап торырга кешенең юклыгы, имеш. 16 нчы номерымызга штраф салдырырлык итеп матбугатны җентекләп килә алган градоначальникның түрәләре** Тукай хакындагы лекцияне карый алмаслар идемени?..
Русиянең бөтен әтрафыннан килә торган мөселман доносларын тикшереп, тәрҗемә итеп торучылар шул хезмәтне булдыра алмаслар идемени?..
Бөтен мөселманнарның мәгънәви хәрәкәтләрен хөкүмәт түрәләренә аңлатып торыр өчен чыгарыла торган «Мир ислама» журналының мөхәррирләре*** шул кечкенә вазифаны гына булдыра алмаслар идемени?..
Тагы Петербургка җыелган төрле төстәге, төрле биттәге мөс-тәшрикълар шул вазифага ярамаслар идемени?..
Иң соңыннан Петербургтагы утыз мең мөселман үз телендә иң гади генә бер лекция тыңлар өчен, татарча белә торган түрәләр өлгереп җиткәнне көтәргә мәҗбүрмени?
Алланың биргән көнендә латыш, эстон, әрмәни, грузин вә яһүдиләр үз телләрендә лекция, моназарәләр ясап торганда, без бердәнбер шагыйремезне хөрмәтләр өчен генә дә лекция ясарга хакымыз юкмыни? Казанда «Тукай җәмгыяте» ачарга рөхсәт бирмәделәр, Петербургта Тукай хакында лекция укудан тыйдылар. Боларның һәммәсенең сәбәбе – яисә безне аңламау, яисә безгә каршы яңгы тактика тота башлаудыр.
Кайсы гына булса да, моны кылучылар бу хакында зур ялгышлык ясыйлар. Кечкенә мәсьәләне зурга күтәреп, бөтен милләтнең сөйгән шагыйренә каршы бәйләгән тойгыны иһмаль итәләр. Вә Тукайны сөюче бөтен яшь буынның күңеленә наразыйлык хисе урынлаштыралар вә мескин Тукайга – исән вакытта политика нәрсә икәнен белмәгән, ишетмәгән Тукайга – үлгәннең соңында сәяси рәнек бирәләр; үсеп килә торган буынга, аның «халык шагыйре» дигән сыйфатына башка тагы «сәяси» дигән бер сыйфат тактыралар.
Бу – уйланмаган хәрәкәт, шөбһәсез, мәгънәсез вә лөзүмсез бер хәрәкәттер вә безнең берлә хөкүмәт арасына аңлашмауны тудырудан башкага хезмәт итми торган бер хәрәкәттер. Шагыйре булган милләтнең аның хакында сөйләргә, сөйләшергә хакы бар. Шагыйрь тудыра алган бер милләтнең аны мөсаһәлә иттермәслек кенә кыйммәте бар. Әдәбияты булган бер милләтнең бөтен мәдәни хокукларыннан файдаланырга правосы бар. Бу хак берлән файдаланудан тыю мантыйкыйсызлык булганга, нәтиҗә игътибары берлә һичдер.
Тукай Тукай көенчә калачак. Аның хакында лекция укырга рөхсәт бирелмәгәнгә карамаенча, Тукай көннән-көн халыкның йөрәгенә сеңәчәк. «Тукай җәмгыяте» ачарга рөхсәт бирмәүгә дә карамаенча, Тукайның исеме, бөтен пакь күңелләрне үз тирәсенә җыеп, мәдәни, гыйльми, әдәби хезмәтләрнең зур гамиле булачак.
Язгы суга каршы буа тоттырып булмаган кебек, уянган халыкка каршы да киртә салып булмыйдыр. Вә була дип маташу да тәҗрибәсезлекне генә күрсәтә. Вә маташучының кыйммәт, мәгънәвиясен генә киметәдер.
Тукай бар иде, Тукай бар. Һәр үткән көн, һәр мәдәни атланган адым Тукайны зур итәчәк, үстерәчәк кенәдер. Тукайның исеменә ябыштырылган һәр мәгънәсез хәрәкәт Тукайны халыкның йөрәгенең кадерлесеннән-кадерле урынына гына утыртачактыр. Тукайның әдәби, мәдәни хезмәтемездә тоткан урынын һичбер төрле какшатмаячактыр.
Тукай яши, Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгәнгә кадәре Тукай яшәячәк.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Петербург, 29 март. «Яңа милли юл» журналының 1933 елгы 4 нче (апрель) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Беренче тапкыр Г. Исхакый «Әсәрләр»енең 6 нчы томында (2005), «Чын мирас» журналының … елгы 4 нче (апрель) санында дөнья күрде. Текст «Яңа милли юл» журналыннан алынды.
Мәкаләнең тексты элек «Ил» газетасының 1914 елгы 29 март (22 нче) санында «Гаяз» имзасы белән урнаштырылган булган, журналда кабатлап басылганда аңа бик аз гына үзгәрешләр кертелгән, кереш сүз рәвешендәрәк текст өстәлгән.
1 Заһид Шамил бәк – Заһид (Мөхәммәдзаһид) Мөхәммәдшәфи улы Шамил (1868–1920), нашир, журналист, «Тәрбиятен әтфаль» журналы нашире һәм мөхәррире.
2 …«Ил»нең 16 нчы номеры… 350 сум штраф салынган иде. – Текст эчендә Г. Исхакый тарафыннан бирелгән искәрмәдә төгәлсезлек киткән. Тулырак мәгълүмат белән «Гәзитчелек эшендә егерме биш ел» исемле мәкалә искәрмәсеннән танышырга була.
* Петербург Җәмгыяте хәйриясе рәисе мәрхүм Заһид Шамил бәк1. – Г. Исхакый искәр.
** “Яңа милли юк”ның 1930 ел, 10 санда басылган “Ай татар” дигән шигырь өчен “Ил”нең 16 нчы номеры мөсадәрә ителеп (конфискацияләнеп), мөхәррире Гаяз Исхакыйга 350 сум штраф салынган иде2. – Г. Исхакый искәр.
*** “Мир ислама” мәҗмугасы Столыпинның матди ярдәме аркасында мөселман дөньясын бутар өчен Петербургта мәшһүр провакатор Хаҗи Тәләши исемен таныткан бер яһүди тарафыннан чыгарыла иде. – Г. Исхакый искәр.
Мөстәшрикълар – Көнчыгышны өйрәнүче галимнәр.
Моназарәләр – бәхәсләр, дискуссияләр.
Иһмаль итәләр — санга алмыйлар, әһәмият бирмиләр.
Рәнек – төс.
Мөсаһәлә иттермәслек — игътибар итәрлек, әһәмият бирерлек, игътибардан читтә калдырмаслык.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 421-423.