«Матур әдәбиятның проза, драмтургия өлкәләрендә, шулай ук публицистика һәм әдәби тәнкыйтьтә киң танылып, ул үз вакытында замандашлары Г. Тукай, Ф. Әмир- хан, Г. Ибраһимов, Җ. Вәлиди, Г. Сәгъди, Й. Акчура, Г. Кәрам һ.б. тарафыннан бик югары бәяләнгән» [3: 59] күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗаты хакында күп кенә хезмәтләр дөнья күрсә дә, аңа кагылышлы яңадан-яңа фактлар табыла тора. Хәзерге вакытта аларның күбесе әдипнең мөһаҗир- лек чорына бәйле. Әлбәттә, бу юнәлештәге эшне язучының чит илләрдә яшәгән дәверен яктырткан галимнәребез И. Нуруллин, М. Хәсәнов, Ә. Кәримуллин, Ф. Мусин, Х. Миңнегулов, Л. Гайнанова, Ә. Сәхапов, Р. Гайнетдинов, Б. Гали, С. Исхаков, З. Мөхәммәтшин, А. Заһидуллин, И. Мансуров, Г. Галәветдинов һ.б. хезмәтләренә та- янып кына алып барырга мөмкин. Әлеге мәкалә кысаларында Г. Исхакыйның кайбер чит ил басмаларында дөнья күргән мәкаләләре, аның турында басылып чыккан язмалар һәм төрле мәгълүматлар карала. Аларның төп өлешен Россия эмигрантларының матбугаты тәшкил итә. Шулай ук биредә Польша татарларының басмаларына мөрәҗәгать ителде.
Билгеле булганча, 1994 елда күренекле галим Ә. Кәримуллин татар җәмәгать- челеген Г. Исхакыйның 1932 елда Вильно (хәзерге Вильнюс) шәһәрендә, «Rocznik tatarski» («Татар елъязмасы») басмасында поляк телендә дөнья күргән «Польша та- тарларының милли бурычлары» мәкаләсе белән таныштыра [6]. Мәкаләне рус теленә галим Рифкать Йосыпов тәрҗемә итә. Соңрак ул аны «Польские страницы жизни Гаяза Исхаки» дип исемләнгән мәкаләсендә дә бастырып чыгара [7]. Язмадан аңлашыл- ганча, Г. Исхакый Польшада яшәүче татарларның тарихы, мәдәнияте белән кызык- сынган, аны аларның язмышы борчыган. Галимә Л. Гайнанова 1999 елда басылып чыккан Г. Исхакый әсәрләренең икенче томында телгә алынган «Rocznik tatarski» журналы хакында өстәмәләр кертә: «Бөек Ватан сугышына кадәр Польшада поляк телендә поляк-литва татарларының тарихы, тормышы, мәдәнияте турында «Rocznik tatarski» («Татар елъязмасы») дигән исемдә өч җыентык чыгып өлгерә (1932 елда – Вильнода, 1935 елда – Замощчта, 1938 елда – Варшавада) [5:458]. Ә. Кәримуллинда әлеге басманың соңрак нәшер ителгән саннарын да эзләп карый, әмма Казан, Мәскәү һәм Санкт-Петербург китапханәләрендә китапчы галим кулында булган мәҗмуга да табылмый. Хәзерге вакытта «Татар елъязмасы»ның әлеге һәм башка саннары белән Польшаның электрон китапханәләре аша танышырга мөмкин.
Чыннан да, «Татар елъязмасы»ның өч саны өч шәһәрдә дөнья күрә, дүртенчесе 1939 елда башланган сугыш аркасында басылмый кала.
1932 елда нәшер ителгән җыентыкта Г. Исхакыйның «Польша татарларының милли бурычлары» дип исемләнгән мәкаләсе урнаштырылган. Моннан тыш әдип- нең эшчәнлеге хакында башка мәгълүматлар да бар: Арслан Бәй тарафыннан язылган
«Генерал Мацей Сулькевич» язмасында Г. Исхакыйның «Wschod» журналында дөнья күргән «Сугыш вакытында татар хәрби оешмалары» мәкаләсенә сылтама бирелә (бу мәкаләнең эчтәлеге белән үз хезмәтендә галим Б. Гали таныштыра [2: 58–59]); «Яңа милли юл»да поляк татар гаскәриләре рәсемнәре урнаштырылуы; мөхәррире Г. Ис- хакый булган «Яңа милли юл» журналының чыгып килүе һ.б. турында хәбәр ителә. Елъязманың редакторы – Леон Найман Мирза Кричинский (1887–1939) – Вильнода Татар халык музее һәм Татар халык архивын оештырган зат.
«Татар елъязмасы»ның икенче томында да Г. Исхакый, аның эшчәнлегенә ка- гылышлы фактлар теркәлгән. Мәсәлән, мәҗмугада ислам журналлары мөхәррирләре төшкән фотосурәт бар, биредә Барасби Байтуган («Төньяк Кавказ»), Вассан Гәрәй Җа- багый («Ислам күзәтүе»), Л.Н.М. Кричинский («Татар елъязмасы»), Мөхәммәдәмин Рәсүлзадә («Истикъляль»), Г. Исхакый («Яңа милли юл») бергә утырганнар. Әлеге фо- тосурәт шулай ук Мөхәммәдәмин Рәсүлзадә энциклопедиясендә дә урнаштырылган. Сүз уңаеннан, энциклопедиядә Г. Исхакыйның «Прометей» хәрәкәте лидерлары белән төшкән фотосурәте дә бар. «Татар елъязмасы»ның өченче томы исә Литва татарлары тарихына багышланган.
«Rocznik tatarski»дан тыш поляк җирендә Польша татарлары һәм шулай ук Казан татарлары тормышына күзәтү ясап башка басмалар да чыгып килә. Шулар арасында иң билгеле булганы – «Życie tatаrskie» («Татар тормышы»). Журнал 1934–1939 еллар- да нәшер ителә, редакторы – Стефан Туган-Барановский. Әлеге басманың барлык сан- нары белән дә әлегә танышу мөмкин булмады. Шулай да 1937 елгы 5 санның беренче битләрендә урнаштырылган Али Мурза-Мурзич мәкаләсе игътибарга лаек, чөнки би- редә Г. Исхакыйны 40 еллык әдәби эшчәнлеге белән котлау сүзләре урнаштырылган [12]. Мәкаләдә әдипнең биографиясе китерелә, иҗатына күзәтү ясала. Моннан тыш, журналның күзәтү, хроника өлешләрендә Г. Исхакыйның мөһаҗирлектәге эшчәнлеге хакында да мәгълүматлар туплап була. Журналның 1938 һәм 1939 елгы 8 саннарын- да Г. Исхакыйның «Сөннәтче бабай» («Sunetczy-Babaj») әсәре басылып чыккан дигән мәгълүмат бар [13: 287]. Кызганычка каршы, журналның әлеге саннары безнең кулда юк. Г. Исхакыйның «Сөннәтче бабай» әсәре исә тагын бер кат 1994 елда Адам Мурман тәрҗемәсендә һәм кереш сүзе белән «Rocznik Tatarow Polskich» журналында поляк телендә дөнья күрә [11]. Әсәрнең сканер вариантын безгә поляк галиме Г. Червинский тапшырды.
Билгеле булганча, Г. Исхакый Варшаваның Көнчыгыш институты белән дә хезмәттәшлек итә. Институтның Көнчыгышны өйрәнүче яшьләр түгәрәге исемен- нән Көнчыгыш мәсьәләләренә кагылышлы өч айга бер «Wschod» (соңрак «Wschod- Orient») дип исемләнгән журнал нәшер ителә. 1930–1939 еллар аралыгында аның бар- лыгы 31 саны дөнья күрә.
Журналда Г. Исхакыйның өч мәкаләсе басыла: «Идел-Урал», «Сугыш вакытын- да татар хәрби оешмалары», «1931 елгы мөселман конгрессы». Алар поляк һәм ин- глиз телләрендә язылган. Г. Исхакыйның иҗади эшчәнлегенә 40 ел тулу уңаеннан
«Wschod» журналында поляк телендә Мәхмәд Вәисинең мәкаләсе басылган. Шуны- сын билгеләп үтәргә мөмкин, Мәхмәд Вәиси исеме белән бастырган авторны, галимә Д.М. Госманованың хезмәтләренә таянып, 1920 елларда Вильнога килеп урнашкан Мөхәммәдгаян Вәисев, тарихка кереп калган Вәисиләр хәрәкәте нәселенең бер вәкиле дип танырга кирәк [8: 257].
Харбин шәһәрендә поляк телендә «Daleki Wschod» («Ерак Шәрык») дип исем- ләнгән журнал да чыгып килгән. Аның азагында гарәп шрифтында «Безнең барыш» – «Ошбу исемдә Харбинда әледән-әле чыгып торачак татар тормышына багышланган сәхифәләр» урын алган. Биредә сәхифәләрнең идарәсе тарафыннан Тукай тантанасы яктыртыла. Кушымтаның икенче мәкаләсе булып Г. Исхакыйның «Ерак Шәрык» язмасы урнаштырылган. Бу сәхифәләрнең тарихы әлегә журналның шушы саны белән чикләнә. Г. Исхакыйга бәйле кызыклы фактларны Россия эмигрантларының тарихын тикшергән галимнәрнең хезмәтләреннән дә туплап була. Мисал өчен, Төньяк Кавказ мөһаҗирләренең басмаларын өйрәнгән галимә А.Н. Рубанова үзенең «Горцы Кавка- за» и «Северный Кавказ» как источник по истории горской эмиграции мәкаләсендә шундый сүзләр китерә: «В журнале печатали свои статьи и очерки представители се- верокавказских эмигрантских общин Варшавы, Лиона, Лозанны, Нью-Йорка, Парижа, Праги – Арслан, Аптек, Таулу, Кази-хан, Хаджи-Билал, Азамат, Аяс-Исхаки, Адиль-Бек Кулатти, Догуж, Темир Базырыкхо, Кундух, Дауд, Адыге, Хурш, Андемыркан, Джанхот и другие» [9]. «Северный Кавказ» – Кавказда яшәүче тау Халыклары партиясенең ба- сма органы. Ул 1929 елдан алып 1934 елның апреленә кадәр Парижда «Горцы Кавказа», 1934 елның май аеннан 1939 елга кадәр «Северный Кавказ» исеме белән чыгып килә. 1933 елда «Төньяк Кавказ» журналында рус телендә Г. Исхакыйның «Дальний Восток» дип исемләнгән мәкаләсе басыла. 1930 елгы 12 санында исә әдипнең редакция- гә язган хаты урнаштырылган. Әлеге хатта Г. Исхакый «Дни» журналы редакторына мөрәҗәгать итә һәм әлеге басмада «Төркиягә хезмәттә» дип мәкалә белән чыгыш яса- ган господин Хондкарьян язганнарына каршы чыга. Бәхәс Г. Исхакыйның 1925 елда
«Төрек йорты» журналында төрек телендә басылып чыккан «Бөтен төрекләр өчен уртак төрек теленең барлыкка килүе мөмкинме?» мәкаләсенә бәйле. Эчтәлектән аңлашылган- ча, Г. Исхакыйны Хондкарьянның дүрт ел элек дөнья күргән язмасына мөрәҗәгать итүе гаҗәпләндерә. Аны инде ул «сәяси актуальлеген югалткан», дип саный.
«Төньяк Кавказ» журналының барлык саннары да безнең кулда булмау сәбәпле, Г. Исхакый имзасы белән басылган язмалар биредә башка табылмады. Шулай да бас- маның 1938 елгы 47–48 саннарында язучының чыгышы урнаштырылган. Аны Г. Ис- хакый «Прометей» клубында В. Бончковский ясаган докладтан соң башланып киткән бәхәс дәвамында яңгырата. Мәкаләгә кереш сүздә әдип Идел-Урал милли хәрәкәтенең лидеры буларак тәкъдим ителә.
Г. Исхакыйның әдәби һәм публицистик эшчәнлегенә кырык ел тулу уңаеннан «Северный Кавказ» журналының 1937 елгы 7 санында аңа багышланган ике мәкалә бастырылган. Җәгъфәр Сәедәхмәднең «Казан әдәбияты һәм Гаяз Исхакый» дигәне татар укучысына әдипнең унбиш томлыгы аша таныш. Ул төрек телендә язылган. Мөхәммәт Вәйсинең «Аяз Исхаки» язмасы исә рус телендә басылган. Биредә мәкалә авторы юбилярның тормыш һәм иҗат юлына кыскача күзәтү ясый.
«Горцы Кавказа» журналының 1931 елгы 26 санында О. Идилли имзасы белән «Об Идль-Урале» мәкаләсе урын ала. Текст эчтәлегеннән чыгып әлеге язманы да Г. Исхакый язган дигән фикер туа. Биредә автор М. Худяков хезмәтләренә мөрәҗәгать итә, «Кызыл Татарстан» газетасыннан өземтәләр китерә. Моннан тыш, журналның хроника өлешендә Г. Исхакыйның Ерак Шәрыктагы сәяхәтенә бәйле күп кенә фактлар теркәлгән. Мәсәлән, саннарның берсендә язучыга һөҗүм ителү турында хәбәр ителә. Әлеге хәл Япония мөселманнарының ачуын чыгара. Журналның тагын бер саны күренекле яз- учы һәм җәмәгать эшлеклесенә багышланган кичә турында яза. Биредә Г. Исхакыйның
«Жан Баевич» комедиясе беренче тапкыр сәхнәдә куела. Язучы җирле халык алдында Европада яшәүче татарлар турында чыгышлар ясый. Шулай ук журналда Идел-Урал Бәйсезлек комитетының барлык мөселманнарга мөрәҗәгате дә бастырылган.
Билгеле булганча, Г. Исхакый кайбер мәкаләләрен төрле тәхәллүсләр белән bvpfksq. Галимә Л. Гайнанова аның берсе хакында шундый мәгълүмат җиткерә: «Гаяз Исхакый 11 ел буена Берлинда үзе чыгарган «Милли юл», соңыннан «Яңа милли юл» җурналында байтак мәкаләләрен «Чура батыр» псевдонимы белән язган» [3: 384]. Сүзләрен дәлилләү өчен ул Г. Исхакыйның тәрҗемәи хәленә игътибарны юнәлтә:
«Г. Исхакый үзенең төрек телендә гарәп хәрефләре белән язган, берничә вариантта каралама килеш калган “Тәрҗемәи хәлем” кулъязмасында: “Әниемнең әтиләре, әниләре дүрт буынга кадәр голяма (укымышлылар) зөмрәсеннән, Казанның хәле авыр вакытта Кырымнан Кырым шаһзадәләре идарәсеннән Казанга ярдәм итәргә килгән,
“Чура батыр” хикәясенә тема биргән кешеләр токымыннан”, – ди» [3: 384]. Л. Гай- нанова бу тәхәллүс турында кабат быел «Мәдәни җомга» битләрендә язып чыга [1].
«Горцы Кавказа» журналының 1930 елгы 12 санында Чура Батыр исеме белән «Развал татарской коммунистической партии в Казани» мәкаләсе бастырылган. Аны да, ихти- мал, Г. Исхакый язган дияргә мөмкин.
Эмигрантларның тагын бер басмасында – «Вольное казачество» журналында шулай ук Г. Исхакый язмаларына тап булабыз. Журнал 1927 елдан алып 1934 елга кадәр Прагада, 1934 елдан 1939 елга кадәр Париж шәһәрендә дөнья күрә. 1932 елда басылган 25 санда «Вольное казачество» журналының бишьелkык юбилее уңаеннан «Милли юл» журналының мөхәррире Г. Исхакый чыгышы бастырылган. Чыгышның ахырында ул, «Прометей»ның Варшава клубы вәкиле буларак, әлеге оешманың сәлам- ләү хатын җиткерә. Соңрак, 1933 елның май санында, журналда рус телендә Г. Ис- хакыйның «Идель-Урал» язмасы да чыга.
Тарихчы С.М. Исхаков мәкаләсеннән күренгәнчә, «Prométhée» («Прометей») журналында Г. Исхакыйның «Кызыл хаҗилар яки большевикларның икейөзлелеге» (1931, №52), соңрак «La Revue de Prométhée»да француз телендә «Loukman le Saga» («Локман Хәким») әсәре дөнья күрә (1938, №2). Соңгысы язучының «Шәхесләребез» сериясендә басылып чыккан тарихи-документаль җыентыкта китерелгән библиогра- фик исемлектә дә теркәлгән. «Прометей» журналында Г. Исхакый имзасы (Ishaki) ку- елган тагын бер мәкалә бар. Ул 1933 елгы 77 санда басылып чыккан, «Идел-Урал та- тарларының бәйсезлек өчен көрәшенә күзәтү» дип атала. Авторы билгесез бер язмада Г. Исхакыйның Европага әйләнеп кайтуы хәбәр ителә. Мостафа Чокайның «Милли юл» хакындагы күләмле мәкаләсе 1929 елгы санда урын алган.
«Прометей» журналының 137 саны дөнья күргән. Шулардан кырыгының эчтәлеге, кызганыч, әлегә безгә таныш түгел.
Эзләнү барышында Г. Исхакыйга бәйле тагын бер фотография табылды. Аны 2014 елда «Przeglad tatarski» («Татар күзәтүе») журналында поляк татары Селим Хасбиевич урнаштырган [10: 25]. С. Хасбиевич фотосурәтне редакциянең архивыннан алуы турында хәбәр итте. Г. Исхакый узган гасырның утызынчы елларында редакци- ягә килеп йөргән дигән мәгълүмат бар. Әмма әлеге фотография бәхәс уята.
Гомеренең яртысын диярлек чит илләрдә яшәргә мәҗбүр булган Г. Исхакыйның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү дәвам итә. Күрәбез, ачыклыйсы фактлар да, кат- кат тикшерүне сорый торган мәсьәләләр дә күп. Киләчәктәге эзләнүләр дә табышлы булсын.
ӘДӘБИЯТ
Гайнанова Л. Исхакыйның яңа тәхәллүсләре // Мәдәни җомга. – – 22 февраль.
Гали Б.Т. Щедрый талант. Общественно-политическая деятельность и исторические взгляды Га- яза Исхаки. – Казань: «Унипресс». – – 96 с.
Закирҗанов Ә.М. Гаяз Исхакый һәм ХХ йөз башы татар драматургиясе // Фәнни Татарстан. – – № 2. – Б. 59–66.
Исхакый Г. Әсәрләр. 15 томда. 1 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., – 398 б.
Исхакый Г. Әсәрләр. 15 томда. 2 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., – Б. 419–462.
Кәримуллин Ә., Нигъмәтҗанова А. Гаяз Исхакый һәм Польша татарлары // Мирас. – –
№ 5–6. – Б. 196–199.
Юсупов Р.Р. Польские страницы жизни Гаяза Исхаки // Вестник Челябинской государственной академии культуры и искусств. – – № 1 (29). – С. 144–146.
Усманова Д.М. Ваисовцы в Литве // Orientas Lietuvos Didžiosios Kunigaikštijos visuomenės tradicijoje: totoriai ir Vilnius: VU leidykla, 2008. – P. 253–262, summary 360 p.
Рубанова А.Н. Журналы «Горцы Кавказа» и «Северный Кавказ» как источник по истории горской эмиграции // Вестник Адыгейского государственного университета. Серия 1: Регионоведение: филосо- фия, история, социология, юриспруденция, политология, культурология. 2013. №1 (113). URL: https:// ru/article/n/zhurnaly-gortsy-kavkaza-i-severnyy-kavkaz-kak-istochnik-po-istorii-gorskoy- emigratsii (дата обращения: 20.10.2019).
Chazbijewicz S. Tatarstan. Pomiedzy autonomia a tesknota do suwerennosci // Przeglad tatrski. – – № 2. – S. 23–27.
Ishaki Ауа Sunetczy-Babaj // Rocznik Tatarow Polskich. – 1994. [t.] 2 s. – S. 172–192.
Murza-Murzicz Akademja ku czci Ayasa Ishaki Bey’a // Życie Tatarskie. – 1937. – № 5. – S. 1–3.
Wroblewska U. Czasopisma tatarskie jako źródło do analizy oświaty Tatarów w latach 1918–1939 Addenda do dziejów oświaty. Z badań nad prasą Drugiej – Łódź, 2013. – S. 281–295.
Автор: Л.Ш. Галиева
ТР ФА Г. Ибраһимов исем. ТӘһСИ (Казан)
Чыганак: Татароведение в ситуации смены парадигм: теория, методология, практика, материалы международного научно- практического семинара, посвященного 145-летию со дня рождения классика татарской литературы Гаяза Исхаки / сост. Л.Р. Надыршина. – Казань: ИЯЛИ, 2023
95-98 бит.