Анталиядә Татар байрагы көне үтте.
2024 елның 1 декабрендә Анталиядә, Урта диңгез ярында, Татарстан байрагы көненә багышланган зур бәйрәм узды. Төркия Татарлары Җәмгыяте һәм “Азатлык” Татар яшьләре берлеге оештырган милли җыенда 70тән артык кеше катнашты. Милли җыен вакытында Төркиядәге иң зур Татар байрагы күтәрелде.
Байрак көнен оештыручыларның берсе Наил Нәбиуллин Татарның дәүләтчелеге белән бәйле мөһим көннәрне, шул исәптән байрак көнен үткәрү мөһимлеген сөйләде.
“Хөрмәтле милләттәшләр! Без бүген Анталиядә Татарстан Дәүләт Байрагы көнен үткәрергә җыелдык. Татар байрагы дөньяның төрле почмакларына сибелгән милләттәшләребезне берләштереп торучы символ ул. Шулай ук байрагыбыз милләтебезгә рух һәм көч өсти, безнең дәүләтчелегебез булуын искәртә. Татарстан Дәүләт Байрагы көне күп еллар буе онытылган иде. Ун ел элек аны иң беренче итеп “Азатлык” Татар яшьләре берлеге күтәрде, күп еллар буе ялгызы гына байраклар таратты, чаралар оештырды. Быел исә Татарстан дәрәҗәсендә күтәрә башладылар, Татарстан Президенты котлады, матбугатта язмалар чыкты. Бүген дә без Сезнең белән зур тарихи вакыйгада катнашабыз, зур Татар байрагы ясаттык, шуны күтәрәчәкбез,” – дип сөйләде ул.
Рәсми ачылыштан соң, җыенда катнашучылар Урта диңгез ярында хис-тойгылар белән тулы искиткеч тамаша оештырды. Алар бергәләшеп, 10 метрлык зур Татарстан байрагын күтәрде, фаерлар яндырды, һәм бу күренеш диңгез дулкыннары фонында гаҗәеп матур күренеш тудырды. Җыелган халык күтәренке рух белән җырлар башкарды, фикер алышты, хисләрен уртаклашты һәм вакыйганы мәңгеләштерү өчен видео һәм фотога төште.
Оештыручылар белдерүенчә, бу вакыйга Төркиядә генә түгел, бәлки бөтен татар диаспорасы өчен дә зур әһәмияткә ия тарихи мизгел булып тора. Моңарчы илдә мондый зур масштаблы татар символикасы күрсәтелгәне булмаган, ә бүгенге чара халкыбызның бердәмлеген һәм мәдәниятебезнең көчле рухын бөтен дөньяга күрсәтүче үрнәк булды.
Байрак күтәргәннән соң, Наил Нәбиуллин Татарстан Дәүләт Байрагы кабул итү, тарихтагы татар байраклары турында лекция сөйләде. Ул Татар байрагы төсләренең мәгънәләрен һәм байрак көненең мөһимлеген аңлатты:
“Татарның канында дәүләтчелек яши. Тарихта Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан ханлыгы сыман дистәләгән бөек дәүләтләр төзегән Татарлар үз дәүләтчелеген беркайчан да онытмады. Шуңа да дәүләтчелегебез белән бәйле тарихи, истәлекле көннәрне үткәрү, гел искә төшереп тору бик мөһим.
Моннан 33 ел элек, 1991 елның 29 ноябрендә Татарстанның Дәүләт Байрагы кабул ителде. Байрагыбыз безнең иң мөһим символларыбызның берсе булып тора. Ул безнең горурлыгыбыз да, һәрвакыт кем икәнлегебезне искә төшереп торучы да. Без Татарлар, әлбәттә, үз дәүләтчелегебез хәтере, милли горурлык һәм милли байрагыбыз тирәсендә берләшергә тиеш. Бу җыеннарның максатларының берсе дә шул – Татарларны милли байрак тирәсендә берләштерү. Моны безгә бөек Гаяз Исхакый да амәнәт итеп калдырган. Ул: “Без Татарларның милли байрак тирәсендә берләшүенә хезмәт итәчәкбез. Шушы юлда кулдан килгән һичбер хезмәтне дә кызганмаячакбыз!” – дип әйткән иде. Без дә бу юлдан барырга тиеш. Кайда гына яшәсәк тә, милләтебезне берләштерү юлларын барларга, бергә җыярга, милли үзаңыбызны ныгытырга кирәк!” – дип сөйләде Наил Нәбиуллин.
Бәйрәм мәдәни программа белән дәвам итте. Җыенда “Парлак йолдыз” төркеме милли биюләр тәкъдим итте. Катнашучылар шигырьләр һәм җырлар башкарды. Бәйрәмдә килүчеләр шашлык, милли ризыклардан авыз итте һәм мәдәни викториналарда, уеннарда катнашты.
Милли җыенны оештыручы Наил Нәбиуллин үзенең тәмамлау сүзендә дөньяның төрле почмакларында яшәүче Татарларга мөрәҗәгать итте һәм алдагы планнары белән уртаклашты:
“Бүгенге матур кичәбез дөньяның төрле почмакларында яшәүче Татарларга да яхшы үрнәк булсын иде. Әлеге чара Төркиядә яшәүче татарлар өчен генә түгел, бөтен дөнья татарлары өчен дә мәдәни бердәмлек символы булып тора. Алар да Татарларның мөһим көннәренә багышланган кичәләр, җыеннар үткәрсен иде. Моның чыгымнары күп түгел бит, оештыру да бик җайлы. Татарларны милли байрак тирәсендә берләштерү эшен җәелдерү бик мөһим. Без барысын да хезмәттәшлеккә чакырабыз, тәҗрибәбез белән уртаклашырга әзер!” – дип сөйләде Наил Нәбиуллин.
Анталиядәге Татар Байрагы көне караңгы төшкәнче дәвам итте һәм Татарларның милли гимны “Туган тел”не җырлау белән тәмамланды.
Бәйрәмнән видеолар: