ТӨРКИЯДӘ КАЮМ НАСЫЙРИ ЕЛЫ БАШЛАНДЫ

2025 ел Төркия Татарлары Җәмгыяте тарафыннан “Каюм Насыйри елы” дип игълан ителде. Бу уңайдан Төркиядә, Истанбул шәһәрендә, ике көн рәттән Каюм Насыйрига багышланган чаралар узды. Әлеге чараларда татар милли мәдәнияте вәкилләре генә түгел, төрки дөньяның башка почмакларыннан да галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Каюм Насыйриның мәгърифәтчелек эшчәнлеге һәм аның татар-төрки дөньясы өчен әһәмияте киңкырлы итеп ачылды.

 

14 февраль көнне беренче конференция Истанбулның Кырымтатар мәдәни үзәгендә узды. Кырымтатар җәмәгатьчелеге әлеге чарага зур игътибар бирде. Бу кичәнең төп кунаклары татар — җәмәгатьчелеге вәкилләре Наил Нәбиуллин һәм Роза Корбан булды. Роза ханым Каюм Насыйриның төрки дөньядагы әһәмиятен билгеләп үтте, аның хезмәтләре һәм фикерләре турында сөйләде. Кичә барышында Татарстан һәм Кырымтатар байраклары күтәрелде, милли җырлар һәм гимннар яңгырады. Конференция кырымтатарлар арасында зур кызыксыну уятты, кайберләре өчен Каюм Насыйри исеме яңалык булып яңгырады.

 

15 февраль көнне икенче зур чара Төрки дөньяны өйрәнү үзәге тарафыннан оештырылды. Ул Истанбул университетының Төркият тикшеренүләре институты конференция залында узды. Биредә төрек галимнәре, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм студентлар катнашты. Чараны Төркия Татарлары Җәмгыяте җитәкчесе Наил Нәбиуллин ачты. Ул үзенең чыгышында 2025 елның Каюм Насыйрига багышлануын ассызыклап, ел дәвамында бу шәхескә багышланган фәнни конференцияләр, түгәрәк өстәлләр һәм мәдәни чаралар узачагын хәбәр итте. Моннан тыш, 15 февральнең татарлар өчен зур тарихи көн булуын билгеләп үтте, чөнки нәкъ менә бу көнне 1938 елда Сталин золымы вакытында татар зыялылары — Һади Атласи һәм тагын сигез шәхес үтерелгән. Гаяз Исхакый “Без татарларны милли байрак тирәсендә берләштерәчәкбез. Бу юлда һич бер көчебезне кызганмаячакбыз диде. Без дә әлеге юлны дәвам итеп, татарларда милли үзаңны ныгыту, Татар байрагы янында берләштерү өчен күп көч куячакбыз”, — дип белдерде Наил Нәбиуллин.

 

Роза Корбан Каюм Насыйриның мәгърифәтчелек эшчәнлегенә аерым тукталды. Ул Каюм Насыйриның төрки дөньяда энциклопедик белемгә нигез салган шәхесләрнең берсе булуын билгеләп үтте, аның тел реформасы, фәнни хезмәтләре һәм милләтне берләштерүгә юнәлтелгән эшчәнлеге турында сөйләде. “Без төрки бердәмлек фикерен Исмәгыйль Гаспралы белән бәйләргә өйрәнгәнбез, әмма бу идеяне күпкә алдан Каюм Насыйри күтәргән”, — дип билгеләп үтте ул. Шулай ук Роза Корбан Каюм Насыйриның мөһим хезмәтләренең төрле төрки телләргә тәрҗемә ителергә тиешлеген ассызыклады.

Икенче көнне конференция халык арасында “Катанов китапханәсе” дип йөртелгән тарихи урынның китаплары арасында уздырылды, бу вакыйга татар мәгърифәтчелеге белән төрки дөнья тюркологлары арасындагы бәйләнешне дәвам итү символы булды. Шулай ук, Сөләймания конференцияләре 35 елдан артык уздырылып килә, бу аларның фәнни һәм мәдәни әһәмиятен тагын да арттыра.

Ике көн дәвамында узган чараларда Наил Нәбиуллин һәм Роза Корбанның уртак эшчәнлеге күренде. Алар икесе дә төрле аудиторияләргә татар милли кыйммәтләрен аңлатты, Каюм Насыйри шәхесенең әһәмиятен күрсәтте. Бу тандем төрки бердәмлекне ныгыту юлында зур әһәмияткә ия булуын күрсәтте.

Татарлар бу чарага истәлекле бүләкләр дә алып килгән иде: ике оешмага да Сөембикә манарасы рәсеме төшкән картиналар һәм Гаяз Исхакый кәсәләре тапшырылды.
Чараларыбызда танылган җәмәгать эшлеклеләре, профессорлар, шул исәптән укытучы, җырчы, режиссер Бүнямин Аксунгур, Йылдыз Техник Университеты профессоры Сөләйман Доган, Мустафа Гүрбүз (MG YouTube каналы җитәкчесе), шулай ук профессор Абдулкадыйр Инанның оныгы Белма Инан, элеккеге губернатор Мурат Йылдырым катнашты. Бүнямин Аксунгур татар, кырым һәм Төркия гимннарын башлап җырлады.

Очрашулар ахырында барлык катнашучылар бергәләп “Туган тел” җырын башкарды, бу залда тирән дулкынлану һәм милли горурлык мөһите тудырды.

Милли җыеннар тәмамланганнан соң, татар зыялылары Гаяз Исхакый һәм Йосыф Акчура җирләнгән Әдирнәкапы зиратына барып, милли шәхесләр рухына дога кылды. Бу вакыйга Каюм Насыйриның идеяләре һәм татар милләте өчен хезмәт иткән башка бөек шәхесләрне искә алу мөһимлеген тагын бер кат раслады.

 

 

Шулай итеп, Төркиядә Каюм Насыйри елы рәсми рәвештә башланып китте. Алдагы айларда да Төркиянең төрле шәһәрләрендә Каюм Насыйрига багышланган яңа чаралар узачак. Бу, үз чиратында, татарларның тарихын, милли мәдәниятен саклау һәм үстерүгә зур өлеш кертәчәк.

Җавап калдыру