ГАЯЗ ИСХАКЫЙНЫҢ ТУУЫНА 147 ЕЛ

Бүген, 23 февраль – татар халкының бөек юлбашчысы, милләт атасы, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, татар милли хәрәкәте җитәкчесе, язучы, драматург, нәшир, мөхәррир, журналист, публицист Гаяз Исхакыйның тууына 147 ел.

Гаяз Исхакый… Бу бөек шәхеснең исемендә күпме көч, күпме дәрт, күпме хис, үз халкына күпме мәхәббәт һәм ышаныч чагыла!

“Милләтләр ирекле, бәйсез яшәргә тиеш. Бары шунда гына кеше чагыштырмача бәхеткә ирешә ала.” Бу фикер – Гаяз Исхакыйның иманы, көрәш кредосы.

Бөек юлбашчыбыз Гаяз Исхакыйның 147 еллыгын милләтебез, Татарстаныбыз һәм бөтен төрки дөнья өчен олы вакыйга буларак билгеләп үтәбез. Исхакыйның мирасын саклау, аның исемен халкыбыз күңелендә яңарту һәм мәңгеләштерү буенча күп эшләр башкарыла. Гаяз абыйга булган хөрмәтебез һәм мәхәббәтебез – чын күңелдән, тирән мәгънәле, ул сүзләр белән генә аңлатып бетереп булмый торган хис.

Гаяз Исхакый – татар дөньясында тиңдәшсез шәхес. Аның тормыш юлы, көрәше һәм иҗаты татар тарихында гаять зур роль уйный. Ул милләтне яшәтү һәм үстерү өчен көрәшне идеологик яктан ныгытуга зур игътибар бирде. Татар милләтенең сакланып калуы һәм үсеше өчен төп көч булып милли идея торуын ассызыклады. Исхакый төрле төбәкләргә таралган татарларны берләштереп, милләтебезне инкыйраздан коткару өчен тырышты.

“Бердәмлек” төшенчәсе төрле кабиләләрнең зыялыларының башларында туган бер хыял гына түгел, бәлки тормыштан килеп чыккан вә изге тартышта җиңеп чыгар өчен калган бердәнбер юлдыр. Безнең өчен бу мөкаддәс “бердәмлек” юлыннан башка кечкенә генә сукмак та юктыр. Без шуңа ышанамыз вә бөтен төрек-татар баласын нинди генә кабиләгә мөнасиб булса булсын, шул “бердәмлек” юлыннан хәрәкәт итәргә чакырабыз. Көч бердәмлектәдер!” – дип яза Исхакый.

Гаяз Исхакый – бөтен барлыгын милләтенә багышлаган көрәшче. Ул безгә бай мирас калдырды: әдәби әсәрләре генә түгел, милли журналистика үсешенә дә зур өлеш кертте. XX гасыр башында мөһаҗирлектәге татар матбугаты үсешенең төп символы булды. Ул җитәкләгән газеталар һәм журналлар төрле илләрдә татар халкының милли рухын саклауда зур роль уйнады. Мәсәлән, аның «Милли байрак» газетасы 1935 елдан Манчжуриядә нәшер ителеп, Финляндиядән башлап Япониягә кадәр бик күп илләргә таралды. Бүгенге татар журналистлары өчен бу үрнәк булып тора.

“Безнең халык үзенең ике мең еллык тарихында гаҗәеп сызыклар сызган. Берләшкән чакта – зур мәмләкәтләр төзегән, дөнья мәдәниятенә хезмәт иткән. Ләкин таркалган чакта – милләт буларак юкка чыгу дәрәҗәсенә җиткән…” – дип язган Гаяз Исхакый.

Гаяз Исхакый милләтебезнең үсешендә, дөньяга танылуында, рухи байлыгын арттыруда, татар әдәбияты һәм публицистикасының сыйфатын күтәрүдә гаять зур роль уйнады. Аның фикерләре бүген дә зур әһәмияткә ия. XXI гасырда яшәүче татарлар буларак, без аның мирасын сакларга һәм таратырга тиеш. Ул үзенең гомерен милләт мәнфәгатьләрен кайгыртуга багышлады. Аның вафаты алдыннан әйткән сүзләре безнең өчен бүген дә юл күрсәткеч булып тора: татар халкының киләчәге өчен бердәмлек һәм милли үзаңны саклау – иң зур бурыч.

Гаяз Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗаты безгә үз кыйблабызны табарга ярдәм итәчәк. Аның идеяләре безне рухландыра, безгә юнәлеш бирә.

Бүген Гаяз Исхакыйның туган көне. Без аны сагынып, зур хөрмәт белән искә алабыз! Аның идеяләрен, хыялларын дәвам итү – безнең изге бурычыбыз!

Шагыйрь Сәгыйть Рәмиев белән нәшир Габдрахман Хөсәенов 1907 елда Гаяз Исхакыйның «Зиндан» әсәренә кереш мәкаләдә болай дигәннәр:

«Гаяз әфәнде кебек сирәк әдипнең, сирәк мөхәррирнең һәм сирәк кешенең һәрвакыт бар булып торуы безнең татар халкы өчен минут саен кирәк… Яшә, халык! Яшә, Гаяз әфәнде!».

Бүген, 147 еллыгында, без дә шул ук сүзләрне кабатлыйбыз:
Гаяз Исхакыйның 147 еллыгы котлы булсын!
Яшә, Гаяз абый! Мәңге яшә!

Наил НӘБИУЛЛИН

Гаяз Исхакый порталының баш мөхәррире,
Төркия Татарлары Җәмгыятерәисе,
«Төрки караш» газетасының нәшире һәм баш мөхәррире
Гаяз Исхакый мирасын өйрәнү һәм татар телен үстерү үзәге Президенты.

Җавап калдыру