Бүген, 23 февраль – татар халкының бөек юлбашчысы, милләт атасы, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, татар милли хәрәкәте җитәкчесе, язучы, драматург, нәшир, мөхәррир, журналист, публицист Гаяз Исхакыйның тууына 147 ел.
Гаяз Исхакый – татар халкының милли азатлык өчен көрәшкән юлбашчысы, аның идеологы, бәйсезлеккә нигез салучысы. Ул XX гасыр башында татар дәүләтчелеге идеяләрен тормышка ашыру юлында Милли Мәҗлес һәм Милли Назәрәт (хөкүмәт) төзеде, ләкин совет хакимияте бу омтылышларны туктатты. Исхакый мөһаҗирлеккә китәргә мәҗбүр булды, әмма туган иленнән читтә дә ул Идел-Урал төрки-татар дәүләтен торгызу өчен бар гомерен багышлады.
Гаяз Исхакый – милли журналистикабыз үсешенә зур өлеш керткән шәхес. Ул Берлин, Париж, Варшава, Токио, Финляндия, Төркия һәм башка илләрдә татар газеталарын һәм журналларын чыгара, милләтебезне саклап калу өчен милли матбугатны үзәккә куя. Аның «Милли байрак» газетасы Япониядән Финляндиягә кадәр таралган.
Әдип буларак та, Исхакыйның иҗаты милләтебез өчен зур әһәмияткә ия. «Ике йөз елдан соң инкыйраз», «Зөләйха», «Дулкын эчендә» кебек әсәрләре татар халкының язмышын сурәтли. Аның «Идел-Урал» тарихи хезмәте Берлинда, Парижда, Токиода, Варшавада төрле телләрдә дөнья күрде һәм татар милли тарихы өчен кыйммәтле чыганак булып кала бирә.
Бүген Исхакыйның мирасын саклау – безнең төп бурычыбыз. Аның әсәрләрен яңадан бастыру, фильмнар һәм спектакльләр күрсәтү, милли-тарихи чаралар үткәрү мөһим. Ул XXI гасырда да татар халкын милли азатлык идеясе тирәсендә берләштерә, бәйсезлеккә рухландыра. Аның исеме мәңгелек, идеяләре үлемсез!
ФӘҮЗИЯ БӘЙРАМОВА