АНТАЛИЯДӘ ТАТАРЛАР ДИҢГЕЗ ЯРЫНДА ТУГАН ТЕЛ КӨНЕН ҮТКӘРДЕ

27 апрельдә Анталиядә, Урта диңгез яры буенда, Габдулла Тукайның 139 еллыгы һәм Туган тел көненә багышлап милли җыен узды. Бәйрәмне Төркия Татарлары Җәмгыяте оештырды, һәм Татарстан байраклары белән бизәлгән бәйрәмдә 40лап кеше катнашты.

 

Туган тел бәйрәмендә катнашучылар Габдулла Тукай шигырьләрен укыды, шагыйребезнең тормыш юлын искә алды. Татарларга теләктәшлек йөзеннән чарага төрекләр һәм уйгырлар да килде, алар Тукай шигырьләрен төрек һәм уйгыр телләрендә сөйләде. Кичәдә тәмле шашлык, самаварда кайнатылган чәй, татарның милли ризыклары белән сыйладылар. Барлык шигырь сөйләүчеләргә истәлекле бүләк тапшырылды. Шулай ук Тукайның иҗаты буенча квиз, бәйге үтте. Дөрес җавап бирүчеләр кыйммәтле бүләкләргә ия булды.

 

Җыенда катнашкан уйгыр халкы вәкилләре Габдулла Тукайның бөтен төрки дөнья өчен мөһим шәхес булуын, уйгырларга зур йогынты ясавын искәртте, Тукайны бөтен дөньяга танытырга чакырды.

 

Җыенны оештыручы — татар милли хәрәкәте лидерларының берсе, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Наил Нәбиуллин Габдулла Тукайның “Милләткә”, “Тартар кошы сайрый”, “И туган тел” шигырьләрен укыды һәм кичәнең максатлары турында да сөйләде.

“Габдулла Тукай — милләтебезнең иң бөек, иң көчле шагыйре, аның иҗаты татарлар өчен бик зур әһәмияткә ия. Тукай иҗаты — миллионлаган милләттәшләребезне рухландыра торган да, берләштерә торган да чишмә ул. Габдулла Тукай Гаяз Исхакый белән бергә милләтебезнең нигез ташы булып тора. Бүген — Тукай туган көне, Туган тел көне. Тукай — безнең милли горурлыгыбыз, халкыбызның күңел көзгесе. Тукайча уйлап, татарча яшәү — ул безнең юлыбыз. Бүген без Тукайны искә алып кына калмыйбыз — без бүген милләтебезнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында уйланабыз.

Тукай безгә Туган телне яратырга, миллилекне сакларга, татар булып горурланырга өйрәтте. Аның тавышы — милләтнең үз тавышы.

Тукай исеме яңгыраган җирдә татар теле сүнми, татар рухы сынмый! Милләт өчен яшәү — Тукай юлы белән яшәү! Телебезгә, тарихыбызга, мәдәниятебезгә, иманыбызга тугры калыйк. Чөнки Тукай ул — без! Без — Тукай дәвамы!

Без бүген Туган тел көненә җыелып, бөек Тукаебызны искә алабыз, аңа хөрмәт күрсәтәбез һәм берләшәбез. Тукай һаман да татарларны берләштерү эшен дәвам итә!” — дип сөйләде ул.

 

Кичәне оештыручылар шулай Татар дөньясының мөһим юбилейларын да искә алды.

 

“Быел Каюм Насыйри тууның 200 еллыгы, Йосыф Акчура вафатының 90 еллыгы һәм Татарстан Суверенитетының да 35 еллыгы. Киләсе елга бөек Тукаебызның 140 һәм Йосыф Акчураның 150 еллыкларын билгеләп үтәчәкбез.”

 

Без бүген үзара танышу өчен, бердәмлегебезне һәм милли хисләребезне ныгыту өчен җыелдык. Татарлар, без үз туган телебезне, мәдәниятебезне саклап калырга, аны балаларыбыз һәм оныкларыбызга тапшырырга телибез.

 

Оештыручылар Төркиядә Тукай исемен мәңгеләштерү эшен дәвам итүләре турында да сөйләде.

 

“Бүгенге көндә Истанбул һәм Әнкарада Тукай һәйкәлләре бар. Аның исемен Анталиядә һәм башка шәһәрләрдә дә мәңгеләштерәсебез килә. Моның өчен, шагыйребезнең туган көнендә, 26 апрельдә Анталия, Искешәһәр һәм Алания мэрларына Тукай исемен урамнарга, проспектларга, мәктәпләргә бирү мөһимлеге турында мөрәҗәгать тапшырдык. Әлеге хатыбызда Анталиядә, Искешәһәрдә һәм Аланиядә Тукай исеменә парк булдыруны һәм һәйкәл куюны да сорадык”, — дип искәртте Наил Нәбиуллин.

 

Туган тел көнендә бик күп танышулар, аралашу, алдагы вакытта Төркиядә татар чараларын оештыру мәсьәләсендә планнар төзү дә булды.

 

Татарлар очрашуы “Туган тел”не җырлау белән тәмамланды.

 

Җавап калдыру