ГАЯЗ ИСХАКЫЙНЫҢ БЕРТУГАН СЕҢЛЕСЕНЕҢ КЫЗЫ СӨЕМБИКӘ ХАНЫМГА 105 ЯШЬ!

   2025 елның 10 маенда, татар халкының күренекле кызы, Гаяз Исхакыйның бертуган сеңлесе — Шәрипова (Исхакый) Сөембикә Гариф кызына 105 яшь тулды. Бу күренекле шәхеснең гомере — фидакарь хезмәт, рухи ныклык һәм милли мирасны саклау үрнәге.

   Икенче дөнья сугышы елларында Сөембикә апа Казан хәрби госпиталендә шәфкать туташы булып эшли. Ул яралыларны дәвалап, аларны тормышка кайтару өчен тәүлекләр буе кизү тора, еш кына табиблар урынына да хезмәт башкара. Бу чорда ул үзенең фидакарьлеге һәм батырлыгы белән күпләрнең күңелендә урын ала.

    Сөембикә апаның медицина юлы Чистай шәһәрендәге медицина училищесын кызыл диплом белән тәмамлаудан башлана. Шуннан соң ул бераз вакыт Апас районында фельдшер булып эшли. Үзенең белемгә омтылышы белән ул Казан дәүләт медицина институтына укырга керә. Әмма шәхси тормышы аны яңа юнәлешкә алып китә: ул Яуширмә авылыннан чыккан, хәрби хезмәттә булган Харис абыйга кияүгә чыга. Иренең хезмәт урыны буенча алар Ташкент шәһәренә күчеп китәләр. Сөембикә апа укуларын шунда дәвам итеп, 4 нче курстан Ташкент медицина институтына күчә.

    Сугыштан соң, Сөембикә ханым институтны зур уңыш белән тәмамлый һәм Ташкенттагы туберкулёзга каршы көрәш диспансерында эшли башлый. Хезмәт юлының күп өлешен ул нәкъ менә шул диспансерда баш табиб вазыйфасында үткәрә. Балаларны да, олыларны да үпкә авыруларыннан коткару өчен тырышып хезмәт куя. Аның гомуми медицина стажы — 64 ел. Бу — үзе бер батырлык, табиблыкка гомерен багышлаган шәхеснең тормыш юлы.
Харис абый белән алар ике ул, бер кыз үстерәләр. Репрессияләнгән нәселдән булуларына карамастан, гаилә Яуширмә авылына кайтып йөрүдән туктамый.

    Үзләренең шәхси ядкәрләреннән күп кенә кыйммәтле әйберләрне Яуширмәдәге Гаяз Исхакый музеена бүләк итеп тапшыралар — бу гамәлләр аларның тарихка һәм туган якка булган ихтирамын күрсәтә.

    Сөембикә Гариф кызы — мәшһүр язучы, публицист, драматург, әдәби тәнкыйтьче, татар халкы хокуклары өчен көрәшүче Гаяз Исхакыйның туганы. Ул гомере буе үзенең танылган туганының якты исемен кире кайтару, гаепләүләрдән аралау һәм аның бай иҗади мирасын татар халкына кайтару юнәлешендә зур эш башкарган.

Хөрмәтле, кадерле Сөембикә ханым!
     10 май — безнең өчен дулкынландыргыч, бик олы, мәгънәле һәм истәлекле көн. Бүген Сезгә — милләтебезнең ихтирамга лаек, нык рухлы, олы йөрәкле шәхесенә — 105 яшь!

    Сезнең гомер юлыгыз — сабырлык, игелек, хезмәт, белем һәм намус юлы. Икенче дөнья сугышы елларында, яшь табиб буларак, кешеләрнең гомерен саклау өчен тәүлекләр буе көрәшкән Сез. Аннары — зур белем алып, дистәләрчә ел дәвамында авыруларны терелткән, үпкә чиреннән кешеләрне коткарган остаз-дәрәҗәсенә күтәрелгән Сез.

    Сез — табиб кына түгел, яшәүгә өмет бүләк итүче бер фәрештә булгансыз. Сезнең тормыш юлыгыз — ул үзе бер каһарманлык эпопеясе.

    Сез үзегез генә түгел — бөтен бер буынның вөҗданын, ихтыярын, халыкка хезмәт итү омтылышын алып баручы шәхес. Әмма Сезнең тормышыгызда тагын бер зур миссия бар — тарихи гаделлекне кайтару.

    Сез бөек Гаяз Исхакыйның туганы гына түгел — аңа карата кылынган нахак бәла-ягуларга каршы чыккан, аның исемен халык хәтеренә кайтарган Кеше. Ул — милләт өчен яшәгән, милләт хакына сөрген кичкән шәхес, һәм Сез — аның рухи мирасына тугрылык саклаучы.

    Сез — безнең күңелдә, безнең арада. Сезнең тормышыгыз, сабырлыгыгыз, кыюлыгыгыз, тугрылыгыгыз — безгә рух, көч, ышаныч бирә.

    Сез — милләтебезнең тере символы, татар хатын-кызының иң якты үрнәге. Без Сезне яратабыз, хөрмәтлибез, һәм зурлап баш иябез!

    Без бу бөек юбилейны Сезнең белән бергәләп, иңгә-иң торып билгеләп үтәргә телибез! Сез безнең өчен тере тарих кына түгел, тере өйрәтүче, илһам бирүче рухи көч.

   Сөембикә ханым! Сез — тере рух, тәрбия, тимер сабырлык, милли зирәклек, һәм намус үрнәге.

    Без — бүгенге татар милли хәрәкәте вәкилләре, төрле илләрдә яшәүче Татарлар — Сезнең белән чиксез горурланабыз!

    Бүген Сезгә бөтен дөнья татарлары — Казаннан Нью-Йоркка, Париждан Антальягә кадәр — йөрәктән чыккан ихлас котлауларын, җылы теләкләрен, сәламәтлек, тынычлык, күңел көрлеге теләп, сөюләрен юллый.

Сөембикә апа, без Сезне чын күңелдән яратабыз!
Сез — безнең күңелебездә мәңгегә!
   Сез бар икән — милләтебезнең тамыры өзелмәгән, хәтере югалмаган, яшәү нияте сүрелмәгән, дигән сүз!
   
    Бу матур көнне Сезгә озын гомер, ныклы сәламәтлек, күп-күп шатлыклар һәм сөенечләр, рухи ныклык, җан рәхәтлегге телибез! Һәр таң — якты, һәр көн — шатлыклы булсын!

Олы хөрмәт һәм чиксез рәхмәт белән,
Татар милли хәрәкәте,
Татарстан, Төркия Татарлары, Америка, Ауропа, Финляндия, Казакстан, Үзбәкстан һәм Дөньяның төрле почмакларында яшәүче милләттәшләрегездән, күп сәламнәр, иң изге теләкләп җиткереп

Наил Нәбиуллин.


Җавап калдыру