13 июль көнне, Анталия шәһәрендә, Урта диңгез ярында Йосыф Акчурага багышланган милли очрашу узды. Җыенны Төркия Татарлары җәмгыяте оештырды. Хәзерге вакытта Анталиядә бик эссе һәм югары дымлылык булуына карамастан, очрашуда 25 кеше катнашты. Җәмгыять җитәкчесе, Татар милли хәрәкәте активисты, журналист Наил Нәбиуллин “Татарлар дөнья тарихында: Йосыф Акчура” исемле лекция укыды.
Лекция вакытында Наил Нәбиуллин җыенга катнашучыларга Йосыф Акчураның тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән таныштырды.
“Йосыф Акчура — татар халкының танылган иҗтимагый-сәяси эшлеклесе, галим, сәяси төркичелеккә нигез салучыларның берсе, татар һәм төрек милләтләренең барлыкка килүенә гаять зур өлеш керткән шәхес. Ул үзенең иҗтимагый, фәнни эшчәнлеге белән татар-төрек мәдәни багланышлары үсешенә зур йогынты ясаган галим, Төркиядә гомер иткән елларда Анкара, Истанбул университетлары профессоры буларак беләбез аны.
Йосыф Акчура 1904 елда Сембер янындагы үз нәселләре яшәгән Зөябаш авылында «Сәясәтнең өч төре» дигән атаклы хезмәтен яза. Бу хезмәт, тәгълимати һәм программа характерында булып, төрки дөньяда зур резонанс тудыра. Аннары ул Казанга килә һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә тарих һәм география укыта башлый. Шәкертләр арасында ислахчылык хәрәкәте җәелүгә актив этәргеч бирә. Әлеге мәдрәсәдә укыган лекцияләре җирлегендә берничә китап бастыра. 1905 елның көзеннән «Казан мөхбире» («Казан хәбәрчесе») дигән беренче татар газетасы чыга башлый. Аның мөхәррире Йосыф Акчура була. Моннан тыш, татар милли хәрәкәте тууда һәм оешуда, үзәген татар буржуазиясе һәм зыялылары тәшкил иткән «Иттифак әл-мөслимин» Бөтенрәсәй мөселманнар фиркасен оештыруда аның роле чиксез зур була.
Йосыф Акчураның хезмәтләре ХХ гасыр башы татар милли мәктәбен күздә тотып, аны киләчәктә реформалау юлларын билгеләргә омтылып язылган. Бер үк вакытта Йосыф Акчураның туган тел, милли әдәбият, тарих укытуның милли тәрбия һәм үзаң тәрбияләүдәге мөһим урыны турындагы фикерләре бүген дә игътибарга лаек.
Йосыф Акчура тормышының соңгы чоры (1919-1935) Мостафа Кемал Ататөрек инкыйлабы, азатлык сугышы һәм Төркиядә республика идарәсе елларына туры килә. Төркия республика дип игълан ителгәч, ул Милли мәҗлес депутаты итеп сайлана, аннан соң Истанбул университеты профессоры һәм Төркия президенты Кемал Ататөрекнең мәдәният һәм сәясәт мәсьәләләре буенча киңәшчесе сыйфатында хезмәт итә. 1931 елда Ататөрек җитәкчелегендә ул Төрек тарих җәмгыятен төзүдә катнаша, аның рәисе итеп сайлана. 1932 елда ул президент кушуы буенча I Төрек тарих конгрессы эшенә җитәкчелек итә. Төркиядә ул һәртөрле төрки җәмгыятьләр һәм журналларны нигезләүдә актив катнаша. Арада иң әһәмиятлесе үз тирәсенә алдынгы әдәби һәм сәяси көчләрне җыйган «Төрк йорды» журналы була. Бу журнал аша төрек җәмгыяте төньяк төркиләр тормышы белән таныша.
Йосыф Акчура Истанбулда Татарларга ярдәм итү оешмасы төзи һәм дөнья буйлап Татарларның хокукларын яклый” – дип сөйләде Нәбиуллин.
Сүзен дәвам итеп, Наил Нәбиуллин Йосыф Акчурага карата мөһим мәсьәләләрне күтәрде:
“Быел без Йосыф Акчура вафатының 90 еллыгын билгеләп үтәбез. Ни кызганыч, әлеге мөһим дата Татарстанда һәм дөньяда тавыш-тынсыз, бик тыныч кына үтеп бара. Кызганыч, Җөмһүриятебездә атаклы шәхесебезнең вафатының 90 еллыгын дәүләт дәрәҗәсендә искә алучы да, берәр төрле чаралар оештыручы да юк… Ә киләсе елга, Йосыф Акчура тууына 150 ел. Аның бу олугъ юбилеен искә алучы булырмы?
Йосыф Акчура – татар милләте өчен бик мөһим, гаҗәеп зур рухи көчкә ия булган, бөек шәхесебез! Өстәвенә, Акчура татарларны бөтен төрки дөнья белән бәйләүче шәхес, милләтләр-дәүләтләр арасындагы үзенә күрә бер рухи, фәнни күпер булып тора. Ни кызганыч, Йосыф Акчураны һаман да Татарстаныбызда тиешлечә бәяләп бетермәдек, игътибар да бирелмәде. Бөек Акчураның киләсе 150 еллыгына да әзерлекләр башлануы турында ишетелмәде. Халкыбыз өчен гомере буе тырышкан Акчураның юбилее 145 еллыгы кебек үк тыныч, тавыш-тынсыз үтеп китәргә бик мөмкин булуы күңелләрдә борчу һәм ризасызлык хисләре тудыра.
«Үткәннәрне белмәгән халыкның киләчәге юк!» – дип әйтелә билгеле татар халык мәкалендә. Милләтбез өчен чынлап та мөһим шәхесләребезне онытсак, аларны искә алмасак – көчле милләт буларак киләчәктә яшәвебез шикле күренә. Йосыф Акчура сыман бөекләребезне белергә, кадерләргә һәм аларның исемен тиешле рәвештә халкыбызга искә төшерергә – безнең, шул исәптән Татарстан Республикасының бурычы булып тора. Йосыф Акчура, Гаяз Исхакый, Садри Максуди һәм башка бөек шәхесләребезне күтәрергә, юбилейларын зур итеп, иң азында Татарстан Республикасы дәрәҗәсендә күтәрергә вакыт җитте дип уйлыйм! Бүгенге җыеныбыз Акчураны искә алу өчен бер адым һәм бер башлангыч булсын” – дип белдерде Наил Нәбиуллин.
Татар җыенында өстәлләрдә милли ризыклар: чәк-чәк, коймак һ.б бар иде.
Очрашу бергәләшеп “Туган тел”не җырлау белән тәмамланды.
Анталиядәге Татар очрашулары дәвам итә.