Бүген 22 июль – Татар халкы өчен гади генә бер көн түгел. Бу йөрәкне телгәли, күңелләрне ярсып ела торган торган кара көн. Бүген – милләтебезнең рухи терәге, бөек юлбашчыбыз, азатлык көрәшенең мәңгелек символы булган Гаяз Исхакыйның вафатына 71 ел.
1954 елның нәкъ менә шушы көнендә, милләтеннән меңнәрчә чакрым ераклыкта – Әнкарада, мөһаҗирлектә, Туган илен күрә алмыйча, йөрәгендә бары татар дип типкән халәтендә мәңгелеккә күзен йомды ул. Мәетен Истанбулга озаттылар, анда, Әдернекапы зиратында, күркәм көрәштәше Йосыф Акчура янәшәсенә җирләнде. Ватаны – йөрәгендә, туфрагы – читтә калды… Ләкин Исхакый үзе китсә дә — аның рухы, идеяләре, көрәше, хыяллары — милләтебезнең җанына сеңде. Ул безнең хәтердә генә түгел, безнең гамәлләрдә, вөҗданда, киләчәк өчен җаваплылык тоюда яши.
Гаяз Исхакый — гади исем генә түгел, бу исемдә көч бар, дөреслек бар, милләтенә чиксез мәхәббәт бар. Ул үз гомерен татар халкының киләчәгенә, азатлыгына багышлаган. Яшәү максаты — милләтне уяту, саклау, берләштерү. Ул тарих аркылы безгә эндәшә: «Мин милләт һәм азатлык өчен яшәдем, сез дә шуны онытмагыз».
Гаяз Исхакый – ул – идея, ул – милли намус, ул – тарихи вөҗдан. Ул безгә милли бердәмлекнең, мөстәкыйль фикернең, азатлыкның нәрсә икәнен аңлатты. XX гасыр башында – милли изелү, колониаль басым, тел югалу куркынычы янаганда – Исхакый милләтнең чын юлбашчысы булды.
Исхакый милли эшне кулына тотып кына калмады – ул аны интеллектуаль рәвештә коралландырды. Журналистика, публицистика, газета-журналлар аша милли фикерне, милли аңны уятты. Ул чыгарган “Милли юл”, “Милли байрак”, “Яңа милли юл” кебек басмалар дөньяның төрле почмакларында яшәгән татарларга рухи маяк булды. Мукдәндә чыккан “Милли байрак” газетасы гына да 440 сан булып чыккан – безнең өчен бу гыйбрәтле, үрнәкле эш!
Әлеге матбугат чаралары аша Исхакый милләтне актуаль сәясәткә, глобаль фикергә, мөстәкыйльлегә өндәде. Ул милләтне кыска караштан арындырды – татар өчен киң офыклар ачты.
Гаяз Исхакыйның вафаты алдыннан язган сүзләре – васыять кенә түгел, юл картасы:
“Милләтне милли идея берләштерә ала. Бу идея — татарның киләчәге.”
Аның васыяте – безнең буынга тапшырылган рухи йөк. Исхакый милләтне саклауны, үстерүне, таралган татарларны бергә туплауны – гасырлар дәвам иткән изге миссия итеп калдырды.
Гаяз Исхакый – үзе бер феномен. Ул тарихта гына түгел — безнең рухи тормышта да тере. Аның көрәше, аның теләге – бүгенге буын өчен дә якты маяк булып тора.
Без, XXI гасыр татарлары, Гаяз Исхакыйның исеменә лаек булырга тиеш. Аның мирасын, васыятен гамәлгә ашыру — безнең бурыч. Ул башлаган юлны дәвам итү — ул безнең тарихи җаваплылык. Исхакый исеме яңгырап торган җирдә татар рухы мәңге сүнмәс.
Һәм, без бу минутларда Исхакыйның җан ачысы белән әйтелгән сүзләрен тыңлыйбыз кебек. Ул безне уятырга, якты юлга чыгарырга тели. Без, бүгенге буын, Гаяз Исхакыйның исеменә лаек булырга тиеш. Аның рухы безне алга дәшә. Ул башлаган эш — әле тәмамланмаган. Ул салган юл — әле ахыргача үтелмәгән. Аның сүзләре бүген дә яңгырый, аның тавышы бүген дә йөрәкләрдә.
“Гаяз әфәнде кебек сирәк бер кеше безгә минут саен кирәк…” — дип язган Сәгыйть Рәмиев. Ул минутлар инде күптән сәгатьләргә, гасырларга сузылды… Һәм Исхакыйның кирәклеге — елдан-ел арта гына бара.
Яшә, халык! Яшә, Гаяз әфәнде! Синең рухың безнең юлны яктырта!
Сагынабыз сине, Гаяз Исхакый!
Рухы шат, урыны җәннәттә булсын!
Наил НӘБИУЛЛИН
Төркия Татарлары Җәмгыяте лидеры,
«Төрки караш» газетасының баш мөхәррире,
Гаяз Исхакый порталы мөхәррире