«Яңа исем» лабораториясе Гаяз Исхакый эзләре буйлап сәяхәт кылды

«Казан утлары» журналы каршында эшләп килүче «Яңа исем» иҗат лабораториясе әгъзалары һәм аларның остазлары Чистай районына әдәби сәяхәткә барды.

Сәяхәт Яуширмә авылыннан башланып китте. Катнашучылар биредә күренекле язучы, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның туган йорты нигезендә оештырылган мемориаль музей белән танышты. Аларны Чистай муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Равил Мәсгутов каршы алып, районның тарихи-мәдәни кыйммәтләре турында сөйләде.

Аннан соң төркем Чистайдагы «Укытучы йорты» әдәби-мемориаль музеенда булып, төбәк мәгърифәтчеләре һәм әдәби традицияләре турында күп кызыклы мәгълүмат алды. Алар шулай ук шәһәр үзәгендә урнашкан тарихи «Нур» мәчетенә юл тотты. Биредә мәчет имам-хатыйбы, Татарстан казые Мөхәммәт хәзрәт Кыямов дини ядкарьнең тарихы белән таныштырды һәм кунакларның сорауларына җавап бирде.

Сәфәр программасына Чистайдагы Бөтендөнья татар конгрессы бүлеге җитәкчесе Фәрит Галимов та зур өлеш кертте. Аның тырышлыгы белән маршрут тагын да байрак һәм эчтәлеклерәк булды. «Камалия» ял итү-үсеш үзәгендә яшь иҗатчылар өчен заманча мөмкинлекләр тәкъдим ителде. Үзәк җитәкчесе Радик Вафин бинаның эшчәнлеге һәм мөмкинлекләре турында сөйләде.

Чистай мөхтәсибәтенең Ислам үзәгендә «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин һәм «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон Әдәби марафонда актив катнашкан яшьләрне бүләкләде.

Сәяхәт Чистай пристане янында тәмамланды. Катнашучылар Түбән Кама ярында табигать кочагында рухи илһам алып, истәлеккә фотолар төшерде.

Әлеге язма Татар информда Зилә Мөбәрәкшина язмасына таянып эшләнде.



Җавап калдыру