ТАТАРЛАР АНТАЛИЯДӘ ТАТАРСТАН СУВЕРЕНИТЕТЫНЫҢ 35 ЕЛЛЫГЫН БӘЙРӘМ ИТЕ

30 август көнне Анталиядә, Урта диңгез ярында, Татарстан Суверенитетының 35 еллыгына багышлап милли җыен узды. Очрашуда 40 лап кеше катнашты, аны Төркия Татарлары җәмгыяте оештырды. Бәйрәм мәйданы Татарстан байраклары һәм шарлары белән бизәлгән иде.

Җыенны оештыручыларның берсе, журналист, Төркия Татарлары җәмгыяте рәисе Наил Нәбиуллин Суверенитет көнен үткәрүнең әһәмиятен, әлеге бәйрәмнең тарихи асылын сөйләде. Аның фикеренчә, дөньяның һәр почмагында яшәүче татарлар 30 августта Суверенитет көнен үткәрергә тиеш.

“30 август – Татар халкының тарихында иң мөһим көннәрнең берсе булып тора. 1552 елда югалткан дәүләтчелегебезне, Милләтебез хокукый буларак 1990нчы елның 30 августында Суверенлык хакында Декларацияне кабул итеп кабат торгыза. Суверенитет көне бүгенге Татарстанның нигезләренең берсе булып тора. 90-еллардагы Татар халкының яңарышына, милли мәктәпләр ачылуына, Җөмһүриятебезнең үсешенә дә, дөньяда танылуына да Декларация нигез салды. Әйе, без соңгы елларда милли мәсьәләдә шактый артка чигендек: татар теле ихтыярига калдырылды, Президент институты алып ташланды, Шартнамә озайтылмады һ.б. Милләтебезнең хәле котычкыч авыр. Әмма песссимизмга бирешергә дә, кулларыбызны төшерергә дә хакыбыз юк. Дәүләтчелек Татарның канында һәм йөрәгендә. Милләтебез Суверенитет Көнен беркайчан да онытмады һәм онытмаячак. Шуның өчен 30 нчы августны Татарстанның Суверенитет Көне буларак үткәрүебез мөһим. Татар кешесе кайда гына яшәсә дә, дөньяның нинди генә почмакларына китсә дә, 30 нчы августны Татарстан байрагын күтәреп искә алып, башкаларга хәтерләтү бик кирәк. Татарстанның Суверенитеты Көне Татарның үз-үзенә ышанычын кире кайтарды һәм милли горурлыгын торгызды. 1990 нчы елның 30нчы август көне Татарның милли горурлык көне булып тора. 30 нчы август – бөтен дөньяда татарларны җыю, берләштерү өчен үзе бер символга әверелүе мөһим. Моның өчен 30 нчы август – Суверенитет Көне буларак дөньяда татар яшәгән почмакта үткәрергә чакырабыз.

Бүген Суверенитет декларациясе кабул ителешенең 35 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Бу юбилей безгә тагын бер кат милләтебез өчен көрәшергә мөһимлеген искәртә. 30 август – Татарга кем икәнлеген искә төшереп тора һәм сорау бирә, ә син милләтебез өчен нәрсә эшләдең? Бу сорауга һәркем үзе җавап бирергә тиеш” – дип сөйләде Наил Нәбиуллин.

35 ел элек булган вакыйгаларның шәхите, Суверенитет алу вакытларында әлеге эштә актив катнашкан Рушания ханым җылы хәтирәләрен уртаклашты. Ул Татар милләтенең ничек көрәшкәнен, ниләр кичергәнен, һәм Суверенитетның ни кадәр мөһим булуын сөйләде һәм кичәдә катнашучыларны чын күңелдән бәйрәм белән котлады.

Бәйрәмдә шигырьләр сөйләнде, татар җырлары башкарылды.

Наил Нәбиуллин Төркиядәге соңгы айлардагы җыеннарны искә алды, җәй айларында булган татар очрашулары һәм өченче Исхакый йөзүләрен үткәрү нияте турында сөйләде. Шулай ук Татар китапханәсе эшчәнлеге белән дә таныштырып китте. Үз сүзендә, Төркиядә Татарстанның Суверенитеты көнен искә алучы булмавын әйтте.

“Без бүген Анталиядә Татарстанның Суверенитеты көнен искә алабыз. Өч ел элек бу вакытта Истанбулда яши идем, анда оештыра идек. Быел исә, Истанбулда Суверенитет көнен искә алучы юк. Ни кызганыч, Истанбул, Искешәһәр, Измир, Алания, Мерсин һәм башка шәһәрләрдә яшәүче милләттәшләребез бик пассив. Елга бер тапкыр гына Сабан туе үткәреп кенә ерак китеп булмый бит инде. Елга 1-2 чара оештыралар да, аннары Татар конгрессына яки журналистларга мактанып сөйлиләр шуны, янәсе алар Төркиядә Татар өчен эшли. Күз буяучылар.

30 нчы август – Татарстан Суверенитеты Көне татарларны берләштерү өчен бик яхшы сәбәп булып тора. Кимендә һәрбер татар яшәгән җирдә бер чәйгә булса да җыелып була. Моның өчен әллә ни зур чыгымнар да кирәкми. Дөньяның төрле почмакларында яшәүче милләттәшләребезне бездән дә үрнәк алып, 30 нчы август Суверенитет Көне һәм 6 ноябрь Татарстан Конституциясе, Татарстан байрагы һәм туграсы көннәрен, башка милли бәйрәмнәребезне үткәрергә, искә алырга чакырабыз!”, – диде Наил Нәбиуллин.

Очрашу өчен Татарстан байрагы, туграсы рәсеме һәм “Татарстан Суверенитеты көне котлы булсын” дип язылган махсус торт әзерләнде һәм кунакларга тәкъдим ителде.

Милли җыен Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

Җавап калдыру