Бугазлар мәсьәләсе

БУГАЗЛАР МӘСЬӘЛӘСЕ

Дөнья сугышына катышкан дәүләтләр арасында туган гайре табигый вазгыять, солых могаһәдәләренә имза куелудан соң ук тормышка татбикъ ителүендә җитешмәгән йирләре бик күп икәнлеген ачык күрсәтсә дә, боларны төзәтүгә бик акрынлык берлә якынлашты. Алай-болай гына корылган дәүләтләр арасындагы солых бозылып, яңа сугыш башланып китмәсен дип, милләтләргә каршы эшләнгән хаксызлык күп дәүләтләрнең истикъляльләре берлә сыймый торган комачаулык дәвам итеп килде. Бу мәсьәләләр бөтен дөнья матбугатында бик күп язылып, бөтен бәйнәлмиләл җыелышларда мөзакәрәгә куелып килсә дә, моны хәл итәргә керешергә бер дәүләт тә батырчылык итә алмады. Могаһәдәләрне карау, аларны яңадан тикшерергә вакытында Җәмгыяте әкъвам да вә аерым дәүләтләр дә якынлаша алмады.

Бу могаһәдәләрнең бик күп маддәләренең хөкеме күптән тормышка татбикъ ителә алмаса да, кәгазьдә алар һаман бәйнәлмиләл мөнәсәбәтне тәгъийн итүче булып килделәр. Март 7сендә Алмания хөкүмәте үзенең чикләрен саклар өчен1 кирәге кадәр гаскәр тоту алман милләтенең үзенең генә хакы икәнен игълан итү берлә бу могаһәдәләрнең хөкеме калмаганын бөтен дөньяга ачык күрсәтте вә могаһәдәләрне яңадан тикшерүнең ишеген ачты. Моннан соң булып үткән Алманиянең диңгез куәтләрен хәзерләү хакындагы Ингелтерә берлә могаһәдәсе2 берлә билфигыль керешелде. Шул вакыйгадан файдаланып сугыштан хокуклары киметелеп чыккан Австрия, Маҗарстан, Болгарстан, Төркия үзләренең милли истикъляльләренә сыймый торган маддәләрне төзәтүнең вакыты килгәнен3 белдерделәр вә төрле юлларда дипломатик аңлашуларга керештеләр. Австриянең хөкүмәте, боларның нәтиҗәсен көтеп тормаенча, Алмания ысулында, гаскәри көчен чикләгән солых маддәсен танымаячагын белдерде вә гаскәрен үзенә мөнасиб күргән рәвештә төзергә кереште. Төркия милли хөкүмәте үзе берлә сугышкан дәүләтләр арасында Төркиянең фикерен алмаенча ясалган Севр могаһәдәсен4 ул вакытта ук тәмамән танымаган иде. Шуны бозар өчен Мостафа Кәмал паша командасында төрек милләте, тагын бер мәртәбә коралга сарылып5, үзенең милли истикълялен дустыннан, дошманыннан тасдыйк иттергән вә моны Лозанна могаһәдәсе берлә беркеттергән иде6. Төрек хөкүмәте шул могаһәдәдә үк Төркиянең тулы истикълялен капитуляционнарның бетерелүен таныткан булса да, Төркиянең сәламәтлеге өчен бик зур роль уйный торган бугазларны ачык калдырырга вә аның тирә-юнен гаскәри яктан ныгытмаска разый булган вә бугазларныңсаклануын Җәмгыяте әкъвамның карамагына тапшырырга7 мәҗбүр булган иде. Ул вакытларда әле Җәмгыяте әкъвамның тәмамән йөзе, төсе ачылып бетмәгәнгә вә аның бәйнәлмиләл вазифаларын билфигыль үти белә-белмәве сарихан мәгълүм булмаганга, бу маддә төрек милләтчеләрен ул кадәр өркетмәгән вә бу тараф-тан дәүләтнең сәламәтлегенә берәр зарар килмәсен дип куркытмаган иде. Лозанна могаһәдәсенең имзасыннан соң үтеп киткән унике еллык гомердә Җәмгыяте әкъвамның үзенә йөкләнгән бәйнәлмиләл вазифаларын үти алмавы ачык мәгълүм булды. Төркиянең сәламәтлеге өчен беренче дәрәҗә мөһим булган бугазларны саклау үзеннән-үзе төрек милләтенең милли бурычы төсен алды. Җәмгыяте әкъвамның бәйнәлмиләл вазифаларын үтәүдә көчсезлек күрсәтүеннән куркып, Бугазлар мәсьәләсендә шул хәлнең дәвам итүе Төркиянең истикъляле өчен тәһликәлеген аңлатып, Җәмгыяте әкъвамга вә Лозанна могаһәдәсен имза иткән дәүләтләргә төрек хөкүмәте дипломатик төстә дикъкатьләрен җәлеп итеп килсә дә, бу вазгыять искесе кеби кала барды. Һичбер дәүләт бу эшкә билфигыль керешмәде. Үзенең әгъзалары Хәбәшстан берлә Италия арасындагы сугышны туктатырга Җәмгыяте әкъвамның көч-сезлеге төрек әфкяре гомумиясенә бик каты тәэсир итте вә бугазларны саклауны милләтнең кулына алуны кичектерергә һичбер ярамавы игътикадын йирләштерде. Үзенең әфкяре гомумиясенең тәзйикы берлә дәүләтнең сәламәтлеге өчен беренче дәрәҗәдә мөһим булган бугазларны саклау, аларны коралландыруны Төркия хөкүмәте үз башына гына да хәл итә алса да, Аурупадагы тынычлыкны саклау өчен әмре вакыйг ясау сәясәте мәйданга атмады. Билгакес, аңлашу, сөйләшү берлә үзенең милли хокукын дәүләтләрнең хөсне ризасы берлә тасдыйк иттерү юлын ихтыяр итте.

Лозанна могаһәдәсен имза иткән дәүләтләргә могаһәдәнең бугазлар хакындагы маддәләрен үзгәртүнең вакыты килгәнен хәтерләтеп, рәсмән мөзакәрәгә кереште. Бугазлар мәсьәләсендә азмы-күпме мәнфәгате булган дәүләтләрне дә хәбәрдар итеп, аерым бер мәҗлес ясауны тәклиф итте. Дөньяның шундый чуалчык вакытында бәйнәлмиләл кагыйдәләргә ригаяләр бик сирәгәйгән чакта, Төркия хөкүмәтенең могаһәдәләргә хөрмәтле бу хәрәкәте бөтен дәүләтләр алдында зур бер симпатия берлә каршы алынды, бөтен дөнья әфкяре гомумиясе Төркиянең бу хаттел-хәрәкәсенә җәнтелман бер хәрәкәт тамгасын сукты. Лозанна могаһәдәсенә имза аткан Ингелтерә, Франсә, Русия, Төркиянең бу таләбе хаклыгын кабул итеп, мөзакәрәгә керешергә хәзерлекләрен белдерделәр. Мәнфәгате булган күрше дәүләтләренең дә күпчелеге шул юлда хәрәкәт итте. Моның берлә дөнья әфкяре гомумиясе бугазларны саклау, ныгыту төрек милләтенең хакы гына икәнен таныганын мәгънән белдерде. Киләчәк мөзакәрәләрнең Төркия файдасына уңай хәл ителүенә зур бер өмид бирде. Озак вакыт үтмәячәк, бугазларны саклау хакында бәйнәлмиләл бер мәҗлес тупланачак. Озын-озады мөзакәрәдән соң, шөбһәсез, бугазлар өстендә Төркиянең тулы хокукы табылып, бугазларның саклануы, ныгытуы Төркия хөкүмәтенең карамагына тапшырылачактыр. Моның берлә Төркиягә каршы эшләнгән бәйнәлмиләл хаксызлыкның иң соңгысы бетерелгән булачактыр вә Төркия дәүләтенең истикъляль миллиясенә тукына торган һичбер маддә бәйнәлмиләл могаһәдәләрдә калдырылмаячактыр.

Төркиянең бу хаклы теләгенә каршы берәр дәүләт яисә берничә дәүләт каршы киләчәк булса да, дөнья тынычлыгы ноктасында мәсьәләнең Төркиянең таләбе буенча хәл ителүе тарафдарлары күпчелек казаначактыр. Моңа рәгъмәндә берәр төрле бәйнәлмиләл интрига берлә мәсьәлә чуалтылачак булса, төрек милләте үзенең истикъляле миллиясенең хәят мәсьәләсе булган бу эшне үзе кулына алачактыр. Үзе хәл итәчәктер. Севр могаһәдәсенең хаксызлыгын корал көче берлә ваткан төрек милләте Лозанна могаһәдәсенең хаксыз могаһәдәләрен генә төзәтерлек матди-мәгънәви көчкә малик икәнлеге дустларына да, дошманнарына да мәгълүмдер. Бу хакта яңа бер тәҗрибәгә ихтыяҗ юктыр. Мәсьәләне ул юлга кую дөньяның тынычлыгы вә сәламәтлеге өчен дә кирәксез бер хәрәкәт булачактыр. Моны бөтен дөнья әфкяре гомумиясе белгәнгә, без Бугазлар мәсьәләсенең Төркия хөкүмәте тәклиф иткән, төрек милләте таләп иткән рәвештә хәл ителүенә ышанабыз вә алдан ук Төркиянең милли муаффәкыятенә сөенәбез.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Солых могаһәдәләренә – тынычлык килешүләренә.

Татбикъ ителүендә – яраклаштырылуында.

Билфигыль – чынлап.

Тасдыйк иттергән – раслаткан.

Капитуляционнарның – берьяклы, нигезе булмаган килешүләрнең.

Сарихан – ачык.

Тәһликәлеген – куркынычлыгын.

Игътикадын – ышануын, инануын.

Тәзйикы – басымы.

Әмре вакыйг – булган вакыйга.

Билгакес – киресенчә.

Хөсне ризасы – күркәм ризалыгы.

Тәклиф итте – таләп итте.

Ригаяләр – олылаулар, хөрмәтләүләр.

Җәнтелман – джентльмен.

Озын-озады – бик озак.

Тукына – кагыла.

Рәгъмәндә – карамастан.

Муаффәкыятенә – уңышына.

          «Яңа милли юл» журналының 1936 елгы 5 нче санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

            1 Март 7 сендә Алмания хөкүмәте үзенең чикләрен саклар өчен… – бу урында Г.Исхакый Германия үзенең гаскәрләрен Рейн зонасына кертүен искә ала. Германия 1936 елның 7 мартында демилитаризацияләнгән Рейн зонасын басып ала һәм шуның белән 1925 елгы Локарно килешүен юкка чыгара.

            2 Алманиянең диңгез куәтләрен хәзерләү хакындагы Ингелтерә берлә могаһәдәсе… – Англия белән Германия диңгез көчләре буенча килешү 1935 елның 18 июнендә нота алмашу рәвешендә хәл ителә. Бу килешү нигезендә Британия хөкүмәте фактик яктан Германиягә диңгез көчләрен ныгыту мөмкинлеге тудыра.

            3 …сугыштан хокуклары киметелеп чыккан Австрия, Маҗарстан, Болгарстан, Төркия үзләренең милли истикъляльләренә сыймый торган маддәләрне төзәтүнең вакыты килгәнен… – Беренче бөтендөнья сугышында Германия белән союзда торган Австрия, Венгрия, Болгария, Төркия, сәяси һәм икътисади хокукларын югалту белән янәшәдә, электә яулап алган һәм шулай ук үз билә-мәләренең күп өлешеннән колак кагалар. Бу дәүләтләрнең киләчәге Версаль тынычлык килешүе (1919), Сен-Жермен (1919), Нейи (1919) һәм Севр тынычлык килешүе (1920) нигезендә хәл ителә. Сен-Жермен килешүе буенча, Австро-Венгрия империясе таркала. Килешүнең II–IV өлешендә каралганча, Австриягә кергән Богемия, Моравия, Силезиянең бер өлеше Чехословакиягә күчә һ.б. Нейи тынычлык килешүе буенча, Болгария үзенең 11279 кв. км җирен югалта. Ул җирләргә Румыния һәм Югославия хуҗа була. Шундый хәл Төркияне дә көтә. 1920 елның 10 августында төзелгән Севр тынычлык килешүе нигезендә, Төркиягә үз биләмәсенә кергән бугазларын гына түгел, милли дәүләтчелеген югалту куркынычы да яный. XX гасырның 30 нчы елларында Аурупа сәяси вазгыяте-нең үзгәрүе нәтиҗәсендә Венгрия, Австрия, Болгария, Төркия үз территорияләрен кайтару мәсьәләсен кабат күтәрә. 1936 елның 22 июнь – 21 июль көннәрендә Монтреда узган конференциядә Төркия бугазларны үз карамагына кайтару мәсьәләсен кискен куя. Аурупа дәүләтләренә икенче куркыныч та яный: 30 нчы елларда Италия һәм Германиядә фашистик идарә көчәеп китү белән, Австрия, Болгария, Венгриянең мөстәкыйльлеге куркыныч астында кала. Инде 1936 елның 11 июлендә төзелгән Австро-Германия килешүе Австриянең Германия кул астына керүен таный. Шундый ук хәл Болгария һәм Венгрияне дә көтә. Г.Исхакый язганча, бу дәүләтләр үз проблемаларын Милләтләр лигасында, башка мөһим очрашуларда күтәрәләр, ләкин 30 нчы еллар ахырында алар Германия империясе идарәсендә яшәргә мәҗбүр була.

            4 …Төркиянең фикерен алмаенча ясаган Севр могаһәдәсен… – Госманлы Төркия белән Беренче бөтендөнья сугышында җиңүче дәүләтләр арасында 1920 елның 10 августында Севр тынычлык килешүе төзелә. Бу килешүнең икенче бүлеге буенча, Көнчыгыш Фракия белән Әдернә, Дарданеллның Аурупа өлеше, Галлиполь ярымутравы, Измир Грециягә китәргә тиеш була. Килешүдә Бугазлар мәсьәләсе дә карала. Шулай ук Төркия кул астында яшәгән күп кенә гарәп җирләре мандат системасына күчерелә. Әмма мондый югалтуларны Төркиянең Анатолига урнашкан милли азатлык көрәше лидерлары, аеруча Төркиянең Бөек Милләт Мәҗлесе танымый, илдә дәүләтнең бәйсезлеге өчен көрәш башлана.

            5 …Мостафа Кәмал паша командасында төрек милләте, тагын бер мәртәбә коралга сарылып… – Төркиядә 1919–1922 елларда милли бәйсезлек өчен көрәш дәвам итә. Аның белән башында Мостафа Кәмал паша торган Милләт Мәҗлесе идарә итә. Төркиягә аеруча грек, француз, инглиз гаскәрләренең һөҗүме көчәйгән көннәрдә төп җитәкчелекне Мостафа Кәмал үз өстенә ала. 1922 ел-ның сентябрендә төрекләр грек гаскәрен тулысынча тар-мар итә. Г.Исхакый шул вакыйганы искә ала.

            6 …моны Лозанна могаһәдәсе берлә беркеттергән иде. – Төркиягә каршы инглиз-грек интервенциясе 1922 елда җиңелү белән төгәлләнә. Бу вакыйгадан соң Англия, Франция, Италия, сугышның тәмамлануын белдереп, Төркияне сөйләшүгә чакыра. Швейцариянең Лозанна шәһәрендә Англия, Франция, Италия, Япония, Греция, Румыния, Югославия, Төркия (күзәтүче буларак АКШ), бугазларга бәйле рәвештә РСФСР, Украина ССР, Грузия ССР, кайбер икътисади мәсьәләләр буенча Албания, Бельгия, Голландия, Испания, Португалия, Норвегия һәм Швеция катнаша. Конференциядә Төркиянең тулы бәйсезлеге таныла, һәм Госманлы Төркия катнашында төзелеп, дәүләтнең мөстәкыйльлеген куркыныч астына алган Севр тынычлык килешүе юкка чыгарыла. Чыганаклар күрсәткәнчә, бу конференция Төркиянең мөстәкыйльлеген таныса да, күп кенә илләрнең делегацияләрендә Бугазлар мәсьәләсендә шактый бәхәсләр туа. Шуларны истә тотып, Төркия үзенең киләчәгенә зарар китермәс өчен күп кенә чигенешләр дә ясый. Төркиянең икътисадында мөһим урын алган, үзенең мул нефть ятмаларына ия Мосулдан баш тарта, Кастеллорицо утравын калдыра. Шул рәвешле 17 бүлектән торган документка имза салына. Икенче бүлектә Бугазлар мәсьәләсе буенча конвенция каралган. «Конвенция устанавливала свободный проход через проливы в любое время торговых и военных судов любого флота лишь с небольшими ограничениями, а также предусматривала Международной комиссии наблюдение за выполнением правил проходов судов» дигән юллар әле Төркиянең язмышы өлешчә Англия һәм Франция кул астында калуына ишарә бирә. Шулай да Г.Исхакый язганча, бу – Төркия өчен зур җиңү.

            7 …бугазларны ачык калдырырга вә … бугазларның саклануын Җәмгыяте әкъвамның карамагына тапшырырга… – Милләтләр лигасы карары нигезендә төзелгән Севр тынычлык килешүенең икенче өлешендә Төркиянең чикләре карала. Бугазлар Төркиядә калдырылса да, аны Халыкара комиссия карамагына тапшыра. Лозанна конвенциясе дә Милләтләр лигасы карарын үз көчендә калдыра. Шул рәвешле, Төркия бугазлары өстеннән тулы контрольне Милләтләр лигасы тәэмин итә.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 170-173.

Җавап калдыру