Дини-милли берлегебез

Беренче июнь (12) [нче] рабигыль әүвәл – Олуг пәйгамбәребез хәзрәте Мөхәммәд галәйһиссәламнең туган көнедер вә дүрт йөз миллионлы ислам галәменең зур бәйрәмедер.

Төрекләр исламиятне беренче гасырда ук кабул итә башлаган булсалар да, безнең бабайлар – Болгар төрекләренең исламиятне рәсмән кабул итүләре 922 елда булгандыр. Вә шул көннән башлап мең дә унбишенче ел мөселман булып яшибез, мең дә унбишенче мәртәбә пәйгамбәребезнең туган көнен бәйрәм итәбез.

Безнең бабайлар исламият кабул иткән вакытларында Идел буенда мөстәкыйль бер дәүләт булып яшәгәннәр. Аларның дәүләтләренең исеме ул вакыт Олуг Болгар дәүләте дип аталган. 1223 елда бу дәүләт шундый ук төрек-татар тарафыннан корылган Алтын Урда ханлыгы эченә кергән1, дәүләтебезнең исеме Алтын Урда ханлыгы дип йөртелгән. Вә дәүләтебез, зураеп, Идел-Урал буендагы бөтен төрек-татар ханлыкларын берләштерүгә башка, Алтын Урда дәүләте бөтен Русияне, Литваны үзенә караткан.

Алтын Урда бүленеп, аның эченнән Кырым, Әстерхан вә Казан ханнары килеп чыккан2 вә безнең бабайлар мөстәкыйль Казан, Әстерхан ханлыкларына хуҗа булып яшәгәннәр. 16 нчы гасырның соңгы яртысында (1552 елдан башлап) безнең туган илебез үзенең истикълялен югалткан. Ул Мәскәү кул астына кергән вә рус кул астында инде 384 ел яшәп киләдер. Шул мең ел эчендәге халкыбызның тормышында аның халкы, төрек-татар милләте үзгәрмәгән, ул һаман төрек-татар милләтенең бер тармагы булып үзенең милли тормышын дәвам иттергән, аның мең дә ундүрт ел элек кабул иткән дине – исламиятне дә ул һичбер үзгәртмәгән. Ул башка дингә исламиятне алыштырмаган. Ул динсезләнеп азмаган, тузмаган. Ул һаман төрек-татар булып калган вә шулай тагы бик күп йөз еллар ул яшәячәктер.

Безнең халкыбыз бу Олуг бәйрәмен мең ел буена үз илендә, үз йортында кылып килгәндер. Аның бу бәйрәменә дәүләтләрнең үзгәреше, идарәләрнең башкаруы тәэсир итмәгән кебек, мөселман төрек-татарга тарихи дошман – русларга илнең китүе дә киртә була алмагандыр. Ул русның безгә иң дошман вакытында Иван Грозныйлар дәверендә дә шул Олуг бәйрәмне илендә, көнендә бәйрәм итеп килгәндер.

1920 елларда илебез – Идел-Уралга хаким булган рус большевик хөкүмәте генә безнең бөтен милли-дини эшләребезгә каршы тора. 28 нче елдан башлап бөтен дини бәйрәмнәребезне мәнгы итте3. Бүгенге көндә СССРда яшәүче 35 миллионлы безнең милләттәш мөселман төрек-татарларыбыз бәйрәмне итүдән мәхрүмдерләр.

Дүрт йөз миллион мөселман дөньясында мөкаддәс динебезнең – Олуг пәйгамбәрнең туган көнен бәйрәм итүдән безнең кардәшләребез Идел-Урал, Төркестан, Кырым, Кавказ төрекләре генә мәхрүмдерләр. Без үзебез дә шул Олуг бәйрәмебезне бу көн чит илдә мөһаҗәрәттә эшлибез. Безнең кебек Асия балалары булган мосафирпәрвәр Манҗу-Тиго, Ниппон, Кытай дәүләтләренең безнең динебезгә, милләтебезгә хөрмәт итүләреннән файдаланып, ислам дөньясында яшәгән кебек, хөр, рәхәт бәйрәм эшлибез вә, күңелебездән безгә мосафирпәрвәрлек иткән бу милләтләргә рәхмәт укып, үзебезнең СССРда әсарәттә калган милләттәшләребезгә Җәнабе Хактан азатлык теләп Аллага ялварабыз.

Безнең халкыбыз шул мең ел эчендә үзенең милләтен, гореф-гадәтен мөкаддәс дине – исламиятне, аның әхлагын ничек үзгәрт-мәенчә, ничек югалтмаенча килгән? Ул ничек руслар эчендә, кытайлар эчендә эреп китмәгән?

Безнең халкыбыз башта ук үзенең тормыш нигезен дин белән милләтнең берлегенә корган. Безнең халыкка исламият мең ел буе үзенең тәгълиматын өйрәтә-өйрәтә, каныбыз, тәнебезгә сеңеп, ул бездә милли-дини хәлен алган, дине вә милләте берләшкән. Безнең төрек-татар халкы нинди авырлыкта да үзен-үзе саклый торган, чыныккан бер халык булып җитешкән. Ул суга да батмаган, утта да янмаган. Менә халкыбызның шул хасыятен сизеп, безнең бабайлар, кара рус падишаһлары белән тартышканда да, төреклеге белән мөселманлыкны бергә алып барган. Безнең үз милли хакыбызны алыр өчен, илебезне коткарыр өчен, 20 нче гасыр башында башланган тартышыбызда бер милләт белән исламиятне бергә алып барабыз.

Милләт Мәҗлесе дә исламиятне милләттән аермау нигезендә4 милли тормышыбызның эзен салды. Ерак Шәрекътагы ике корылтаебызда, Милләт Мәҗлесебезнең шул карарларын хөрмәт итеп, мең елдан бирле берлектә килгән ганганәбезгә садыйк калып, монда да милли тормышыбызны, динебез, милләтебезне алып бару нигезенә кордык вә моннан соң да шул юлда барачакбыз, барырга тиешлебез. Корылтайның бөтен кабул иткән низамна-мәләре миллият вә динебезнең берләшү нигезенә корылгандыр. Вә мәркәзебезгә дә үзенең мәхәлләсен, мәсҗеден, мәктәбен шул юлда алып барырга кушкандыр.

Безнең халыкның киләчәк өчен теләге, омтылуы да киләчәктә баласын-чагасын мөселман төрек-татар итеп күрү өчендер. Менә шул теләк безнең бабайларның мең еллык теләге булганга, Ерак Шәрекътагы халкыбызның йөзгә 95% милли-дини берлеккә чакырган корылтай әтрафына туплангандыр, тупланачактыр.

Русның агына, кызылына таянып, зур акчаларын сарыф итеп, безнең милли сафыбызны бозарга теләүчеләрне милләт хаиннәре санап йөз чәвергәндер.

Бүгенге газиз көндә – пәйгамбәребезнең туган көнендә һәрбер мөселман төрек-татар үзенең мең еллык милли-дини ганганәсенә садыйк калып, үзенең көче белән корган милли корылтаеның карарларын мөкаддәс санап, аның милли эшләренә ярдәм итәргә сүз бирергә тиештер.

Үзенең милли сафыннан аерылып йөрүчеләрнең аңсызларына Аллаһ аң бирсен, һидаять бирсен дип дога кылырга, милли-дини дошманнарыбызның балтасына сап булып йөрүче милли хаиннәргә Аллаһ җәзаларын бирсен дип, Җәнабе Хакка ялынырга-ялварырга тиештер. Пәйгамбәребезнең Рух шәрифенә салаваттан соң «аһля на әл-сыйрате-л-мөстәкыйм» дип догада булырга тиештер. Аһля на әл-сыйрате-л-мөстәкыйм, йа Рабби, безне тугры юлга күндер.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Зиһният – фикер, идеология.

Мәнгы итте – тыйды.

Мосафирпәрвәр – кунакчыл.

Әсарәттә – әсирлектә.

Ганганәбезгә – гореф-гадәтебезгә, традициябезгә.

Садыйк калып – тугры калып.

Чәвергәндер – чөергәндер.

Һидаять бирсен – дөрес юлга, туры юлга кертсен.

Аһля на әл-сыйрате-л-мөстәкыйм – дөресе: Иһдина-сыйрате-л-мөстәкыйм –

Безне туры юлдан алып бар (1 нче сүрә, 4 нче аять).

          «Милли байрак» газетасының 1936 елның 29 май санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

            1 1223 елда бу дәүләт шундый ук төрек-татар тарафыннан корылган Алтын Урда ханлыгы эченә кергән… – Монгол гаскәрләренең Көнчыгыш Аурупага килеп чыгулары 1223 елга туры килә. Рус-монгол гаскәрләренең Калька елгасы буенда беренче зур бәрелешләре нәкъ шул елда була. Монгол гаскәрләре составында катнашкан төрки кавемнән саналган татар кабиләсе үзләренең кардәшләре кыпчаклар белән тәүге тапкыр шунда очрашалар. Гомумән, XIII гасырның 20–30 нчы елларында монголлар төрки халыкларга каршы һөҗүмнәрне еш оештыра. Болгар дәүләтенә басып керү исә 1236 елга карый. Бу урында Г.Исхакый татар кабиләсенең җирле төрки халыклар белән кушылып, киләчәк тарихта Алтын Урда дәүләтенең төп этник составын тәшкил иткән төрек-татар-ларны искә ала кебек.

            2 Алтын Урда бүленеп, аның эченнән Кырым, Әстерхан вә Казан ханнары килеп чыккан… – Алтын Урда дәүләте, нигездә, XV гасырның беренче яртысында таркала башлый. Казан һәм Кырым ханлыклары төзелү шул чорга туры килә. 1480 елларда Алтын Урда дәүләте яшәүдән туктый. Әстерхан ханлыгы чагыштырмача соңрак тарих мәйданына чыга.

            3 28 нче елдан башлап дини бәйрәмнәребезне мәнгы итте. – 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң гамәлгә кергән декретларның берсе – 1918 елның гыйнварында «Диннең дәүләттән һәм мәктәпнең диннән аерылуы» турында. 20 нче елларда, Сталин властька килгәч, дингә каршы көрәш көчәйтелгән төс ала. 1927 елның 8 апрелендә дингә каршы комиссиянең оештыру бюросында «Мөселман дине хәрәкәтләре» турында сөйләшү була. 1928 елның 15 августында шул ук мәсьәлә ВКП(б) Үзәк Комитеты Политбюросы утырышында тикшерелә. 1928 елның апрелендә Үзәк Комитетның оештыру бүлеге «Мөселман дине хәрәкәтләре» турында карар кабул итә. Р.Нәбиев бу турыда: «…Постановлением предусматривался широкий круг мер, направленных на борьбу с мусульманским движением. Учитывая, что причиной увеличения числа мусульманских групп вероучения при мечетях является недостаточное развитие советских школ в национальных республиках», – дип яза. 1928 елда СССРның Үзәк башкарма комитетында ВКП(б) Үзәк Комитеты Политбюросы, милли республикаларның тәкъдимен истә тотып, Бөтенсоюз Үзәк башкарма комитетының «мөселман мәктәпләре турындагы законын кире кагу» мәсьәләсен күтәрә. Р.Фәхретдиновның 1928 елгы апрель-май айларындагы Уфада дини мәктәпләр ачу турындагы үтенечен Үзәк комитет кабул итми. Ниһаять, шуларның нәтиҗәсе буларак, Бөтенсоюз Үзәк башкарма комитеты һәм РСФСРның Халык Комиссарлары Советы карары буенча, 1929 елның 8 апрелендә «Дини хәрәкәтләр» турында карар гамәлгә керә. Бу карар дин әһелләренә, дини оешмаларга, бәйрәмнәргә каршы репрессияләр өчен юл ача. Күпләп мәчетләр ябыла, дин әһелләре указларыннан баш тартырга мәҗбүр була, төрмәләргә ябылу, сөргеннәргә сөрелү, дини бәйрәмнәр каты күзәтү астына алыну нәкъ 1929 елдан соң башлана. «С конца 20-х годов на первый план выдвигаются административно-командные и регрессивно-принудительные методы религиозной политики. Ре-гулярно проводимые антирождественские, антипасхальные капмании, антиисламские мероприятия в дни Ураза-байрам, Курбан-байрам в Средней Азии, Закавказье и Поволжье, меры пресечения языческих форм вероисповедания среди мари, чуваш, удмуртов становились все более агрессивными» (Р.Набиев).

            4 Милләт Мәҗлесе дә исламиятне милләттән аермау нигезендә… – 1917 елның июнь аенда узган Бөтенроссия мөселманнары һәм Милләт Мәҗлесенең уставында милләт һәм дини хокуклар бертигез карала. Үзидарәнең югары оешмасына караган 7 нче маддәдә түбәндәге юллар бар: «Высшим органом самоуправления является Национальное Собрание – Миллят Меджлиси, которое в области религиозных и культурно-национальных дел, а также в деле общественного призрения и национального налогового обложения обладает законодательными правами. Национальное собрание в лице его исполнительных органов признается представителями нации в сношениях ее с государством». Гомумән, уставның нигезендә милләт һәм дин берлеге төп принцип итеп алынган.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 168-170.

Җавап калдыру