Мәркәз белән саубуллашып китүемә әле ике генә тәүлек вакыт үткәнгә, Ерак Шәрекътагы милли хәрәкәтебез вә аның әтрафында табигый рәвештә мәйданга килгән аңлашылмаулар вә сонгый рәвештә дошманнар тарафыннан тудырылган уңайсызлыклардан бәхәс итәсем килми. Мәркәзнең алган юлын, аның эшләрендә кош бакышыннан гына булса да, бу мәкаләдә бер тикшерүдән үткәрергә уйламыйм. Болар хакында язарга, болар хакында ачык фикерне бәян итәргә әле иртәрәк. Вакыты килер, кирәк Ерак Шәрекътагы милли хәрәкәтебез хакында, кирәк шул хәрәкәткә сәлбән йә иҗабән катышкан шәхесләр хакында озын-озын мәкаләләр язылыр, бик күп тәнкыйть, тәкъризләр эшләнер. Безнең Идел-Урал төрек-татарының милли барлык, милли үзлек тартышында Ерак Шәрекътагы хәрәкәтебез мөһим бер урын тотканга, мондагы вакыйгалар, мондагы эшләр, монда роль уйнаган шәхесләр хакында безнең киләчәктәге хәрәкәт тарихыбыз да өстән генә үтә алачак түгелдер. Ерак Шәрекътагы милли хәрәкәтебез инде гәүдәләндереп өлгерелгәнгә, мондагы һәрбер милли адымыбыз тәгъкыйб ителеп килгәнгә, киләчәк язучыларыбызга да бу васика (документ) өстендә фикер йөртү авыр булачак түгелдер. Бая әйткәнемчә, хәзер әле вакыты гына килеп җитмәгән вә Ерак Шәрекътагы милли хәрәкәтебез гәүдәләнеп өлгерсә дә, аңарга каршы чыккан тарихи дошманнарыбыз белән бергәләп алып борыла торган дошман хәрәкәте вә аның астыннан шул милли дошманнарга ярдәмче итеп йөртелә торган зыянчылык хәрәкәте мәйданга чыгып өлгереп, йөзен ап-ачык халкыбызның киң катлавына күрсәтеп өлгермәгән. Кобе корылтаеннан соң ук башланган бу милли зыянчылык агымы эш башыннан йөрүчеләргә бик тиз күренсә дә, төрле маскалар астында йөртелгәнчә киң катлавыбызга ел буена аңлашылмаенча кил-де. Көя тудыра торган матур төсле күбәләк кебек бу милли бозгынчылар бер ел буе берлек сафыбызны ашап, эшебезне авыр итеп килде. Ләкин боларның халыкка күрсәтергә ачык теләкләре, эшләгән программалары, үз фикерләрен сөйләрлек мәдәни җәсарәтләре булмаганга, болар төрле-төрле ялганчы маскалар астына яшеренеп килделәр. Асыл мәсьәләне аңламаенча, кечкенә генә үпкә-сапкасын зурайтып киткән бәндәләр дә катыштырылып йөртелгәнгә, боларга да әле тамга сугарга иртәрәктер. Бу гөруһ эчендә, шөбһәсез, бик зур хәрәкәтләр китәчәк вә, алданганнар алдаучылардан аерылып, зыянчылар үзләре генә калачак. Вә киләчәктәге хәрәкәт тарихыбызны язучыга боларны сафка төзү җиңеләячәктер. Бу – киләчәк эш. Ләкин бүгенге милләтчеләрнең вазифасы, бүгенге шул хәрәкәттә иҗаби роль уйнап килгәннәрнең бүгенге бурычы моның белән генә җиңеләяме, юкмы? Аның өстенә хәзер тагы зур юл, тагы зур милли бурыч йөкләгән. Ул да ике ел ярымлык мөддәттә бик авыр хезмәтләр тудырган вә зур күпчелегебезнең каһарманлыгы белән гәүдәләндерелгән милли хәрәкәтебезне саклау вә аның сызылган милли юлыннан язмавына дикъкать итүдер. Якын киләчәк атналарыбызда, айларыбызда милли йөгебезнең баруы, милли корабның хәрәкәтен тугры иттереп, милли кыйбладан адаштырмаенча илтү вакытның иң мөһим вазифасы булачактыр. Манҗу-Тиго, Ниппон хөкүмәтләренең безнең милли-дини хәрәкәтебезгә хәерхаһлык күрсәтүен белгән безнең тарихи дошманнарыбыз, эчебезгә коткы кертеп, безне тугры милли юлдан яздырырга тырышачаклардыр. Үзләренең ике ел бербуйдан тыштан иткән һөҗүмнәреннән файда итә алмаганнарын күреп, безнең ярты аңлыларыбызны йомшаклык белән, хәйлә белән милли кыйбладан адаштырырга тырышачаклардыр. Моны һәрбер милләтче белеп торырга тиештер. Һәрбер милләтче моңарга җавабы, үзенең милли вөҗданыннан гына алып барырга тиештер. Бу хәрәкәт арабыздагы зыянчылар ашасыннан мәркәзне мөддәтән көчсезләндерү, милли салымнарны башка йирләргә тарату төсендә милли эшчеләребезне хөрмәтсезләндереп, аппаратыбыздан иманлы, хәзерлекле эшчеләребезне читкә төртү төсенә куелырга ты-рышылачактыр. Вә иблиснең язылган вә язылмаган китабындагы төрле-төрле шәйтанлыклар кылыначактыр. Милләтче төрек-татар шулар алдында салкын канлылыкны сакларга тиештер. Үзләренең күтәргән Идел-Урал төрек-татарының милли барлыгы, үзлегенең байрагын дошман алдында баш идермәскә, үзенең милли байрагын күз бәбәге кебек сакларга тиештер. Вә аның көннән-көн хөрмәте зураюга, кыйммәте артуга, урынын күтәрергә тырышырга тиештер. Ерак Шәрекъ Идел Урал төрек-татарының зур күпчелеге күңеленнән, йөрәгеннән шул фикердә булганга, актив милләтчеләребезгә милли байрагыбызны саклау авыр булмаячактыр. Төрле тарафтан тарихи дошманнарыбызның этләре һөҗүменнән ул халкыбызның күңелендә урын табачактыр. Халкыбызның йөрәк җылысында җылына алачактыр. Ике ел бергәләп милли эшебезне бергә алып килешкән бөтен милли тартыш юлдашларыбыз хәзерге көннең бурычы алдында берлекне сакларга, бер җан, бер тән кебек дошманның һөҗүменә каршы торырга вә мин арагызда булган чакта күрсәтелгән берлекне мин арагызда җисмән киткәч тә сакларга тиешсез. Вә милли эшебезне тәмамларга, илебезгә барып җиткәнгә кадәр алып барышырга тиешсез. Якындамы, ерактамы, бөтен Идел-Урал төрек-татарлары безнең белән бер фикердәдер, бөтен төрек истикъляльчеләре безнең белән бер сафтадыр. Без аз дип курыкмагыз. Без күп, без көчле, без ярдәмчел!
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Кош бакышыннан – кош карашыннан, өстән генә.
Сәлбән йә иҗабән – уңай йә тискәре (яктан).
Тәкъризләр эшләнер – мактау сүзләре язылыр.
Тәгъкыйб ителеп – күзәтелеп.
Җәсарәтләре – батырлыклары.
Иҗаби – уңай.
Истикъляльчеләре – бәйсезлек өчен көрәшүчеләре.
«Милли байрак» газетасының 1936 елгы 13 март санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Язылу вакыты һәм урыны итеп «3 март, пароход» күрсәтелгән. Текст шуннан алынды.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 135-137.