Ерак Шәрекъ төрек-татар колониясе элекке заманда да илебездә күпләп-күпләп гәзитәләр, журналлар чыгып, һәр елны берничә йөз исемле яңа китаплар басылып яткан вакытта да милли матбугатыбыз, милли әдәбиятыбыздан тулы көенчә файдалана алмый иде. Казан, Уфа, Оренбург белән Харбин, Хайлар араларындагы ун мең чакрымлык мәсафә бу гәзитәләрнең килүенә кирәкле булган унбиш көнлек мөддәт ике арада зур бер киртә булып тора иде. Ерак Шәрекъ, илебездәге милли хәлләрне соңаеп белергә мәҗбүр булган кебек, андагы гомуми эшкә дә соңаеп кына катыша ала иде. Юллар тигез йөреп торганда, болар әле бик үк күзгә күренерлек булмаса да, сугыш башланып китеп, юллар, почталар чуалгач, бу һәркемнең үзе күрә, үзе белә торган нәрсәсе булды. Хосусән революция башланып киткәч, Ерак Шәрекъның мәркәз белән баглануына берсе өстенә берсе әллә ничә катлы киртәләр өстәде вә мөнәсәбәт тәмамән диярлек дәрәҗәдә киселде. Илләребезне большевиклар алып, милли матбугатыбыз, милли әдәбиятыбызга яшәргә имкян бетерелгәч, Ерак Шәрекъта мәгънәви азык алырлык һичбер урын калмады. Шуны игътибарга алып, мәрхүм Гыйниять ахунд вә аның әтрафына тупланган милли яшьләр Ерак Шәрекъның үзендә милли матбугат тудырырга1, үзендә матбәгалар корырга омтылдылар. Вә шул ният белән «Ерак Шәрекъ» журналы литографта чыгарылды. Вә шул ният белән матбәга алыр өчен төрле-төрле адымнар атланды. Ләкин бәхетсезлеккә каршы, вакытында матбәга кулга төшерелмәде. «Ерак Шәрекъ» журналы дәвам иттерелә алмады. Шулай итеп, Ерак Шәрекътагы төрек-татар мөһаҗәрәтебез ундүрт-унбиш ел матбугатсыз калды. Аурупада чыга башлаган милли матбугат та күпләп тарала алмады. Төркиядән гәзитә, мәҗмуга китерү дә бик сирәк булды. Шуның өчен мондагы мөһаҗәрәтебез, бөтен мәгънәви сусавын бастырыр өчен, рус матбугатына, рус әдәбиятына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды. Нәтиҗәдә милли кыйбла кайдалыгы, милли юл кайдан үткәнлеге бик күп кешегә томан астында калды, илебездәге гөрләп барган милли тормышыбызны күрмәгән яшь буыныбыз үзенең тормышын коруында милли үрнәк-сез калды вә милләтсез рухта яшүсмерләр үсеп китте. «Табигать бушлыкны сөйми» кануны буенча, милли рухның бу бушлыгына русчылык вә русчылык белән бергә килә торган төрле агымнар йирләшә башлады. Вә яшь буыныбызны мәңгелеккә бездән аерырга, үзенең ата-бабасының мәдәниятеннән, тарихыннан аларны тәмамән кисеп ыргыту хәрәкәте үсте, көннән-көн көчәя барды. Кайбер кыска күзле кешеләр бу милли тәрбия бушлыгын мөкаддәс динебез – исламиятнең яшьлегебез аңламаган телдәге догалыклары белән генә тутырабыз дип уйладылар вә балаларга төрле догалыкларны ядка өйрәттеләр. Ләкин нәтиҗәдә тәмамән киресенчә чыкты. Балалары догаларны өйрәткән вә карт белән карчык динле-диянәтле булган берничә гаиләләрдә коммунист марҗасы килен булып, коммунист рус баласы кияү булып керде. Үзе белән бергә русның рухын, тәрбиясен гаиләгә йирләштерде. Кыска күзле кешеләр үзләренең хаталарын яшерер өчен тагы ук кызыл Сергейны – Сираҗетдин, кызыл Федосияне Фатыйма дип йөртсәләр дә, аның белән дә мәсьәлә үзгәрмәде. Менә шул милли тәрбиядәге җитешсезлекне бетерү өчен, милли рухтагы бушлыкны тутырыр өчен, без Ерак Шәрекъ мөһаҗәрәтендә үзебезнең бабаларыбызның мәдәниятен яңартырга уйладык, милли әдәбиятыбыз, милли театрыбыз, милли музыкабыз белән яшьлегебезне вакытында сугарырга, яшүсмеребезнең үскән чагында аңарга төрек-татарның үзенең мәгънәви азыгын биреп барырга төшендек. Шуның өчен Идел-Урал төрек-татарларының мәдәният җәмгыятьләрен һәрбер йирдә мәйданга китереп эшләргә теләдек вә корылтайларыбызда аның юлларын сыздык. Адашмаслык итеп маяклар утырттык вә шул уртак милли эшне уртак көчебез белән алып барыр өчен уртак мөәссәсәбез – мәркәзебезне яраттык. Вә шул милли мәдәниятебезне җанландырыр өчен яшьлегебезнең мәгънәви сусавына азык булырлык милли гәзитә – «Милли бай-рак» тудырдык2. Менә инде бу гәзитәне дүртенче ай милли юлдан алып барабыз. Үзебезнең милли мәсьәләләребезне яктыртырлык мәкаләләр язып, бигрәк яшь буыныбызны милли-дини рухта тәрбия итәргә тырышабыз. Ерак Шәрекъ мөһаҗәрәтендә мәгънәви азыкка сусау шул дәрәҗәдә зур икән ки, гәзитәбезне укучы ябырылып алды. Гәзитәбез мөһаҗәрәтебезнең иң ерак нокталарына кадәр барып җитте. Ялгызлыкта яшәүче, боеккан милләттәшләребезне дә барып тапты. Бу сөенечле эш гәзитәне тудыручылар, язучылар, чыгаручыларга зур мәгънәви көч бирде. Алар алган юлның хаклыгын, бик зур мәшәкать белән эшләгән эшнең халкыбызга файдалылыгына иманын ныгытты. Яңа гайрәт, яңа дәрт белән эшләргә тагын көч бирде вә, шулай итеп, «Милли байрак» язучылары өч-дүрт кеше эшли торган эшне бер кеше эшләп3 килеп, бик зур каһарманлык белән гәзитәне вакытында чыгарып алып баралар. Вә «Милли байрак»ның эченең яхшы булуына да бик зур дикъкать итәләр. Ләкин «Милли байрак» чыгу белән Ерак Шәрекъка гына махсус яңа бер нәрсә дә мәгълүм булды. Ул да Ерак Шәрекътагы шактый күп укыган сыйныфыбызның һәм дә шактый күп каләм тибрәтә белүчеләрнең чынлап эш килгәндә туарылып калулары, үзләренең ролен укучыдан үткәрә алмаулары. Моның сәбәбе нәрсәдер, катгый итеп җавап бирү җиңел түгел. Фәкать «Милли байрак»ның дүрт айлык тормышында бу факт икәнлеге ачык мәгълүм булды. Милли үлчәүдә бер шәһәрдә эшләнеп яткан вә милли матбугатка язылуы шул мәхәллә өчен дә, Ерак Шәрекъ өчен дә матлуб булган әхвәлләр хакында йирле язучылардан хәбәр, мәкалә алу лотереядә ике йөз мең отудан җиңел эш түгел. Шул дүрт ай эчендә милли үлчәүдә мөһим булып үткән берничә шәһәрдә берничә вакыйга булып кичте. Боларның һичберсеннән йирле язучы үзеннән-үзе мәкалә язмады. Хатлар, телеграммаларга җавабында һичбер йирдән канәгатьләндерерлек тулы мәгълүмат алына алмады. Бөтен мәгълүматларны хосусый килгән хатлардан, аннан-моннан очраган үтеп баручылардан җыеп алырга мәҗбүрият туды, вә язганнары да һәрвакыт «Сезгә инде мәгълүмдер, язып тормыйм» дип башлыйлар да үзебезгә әһәмиятсез вакыйганы сөйләү белән хатны очлыйлар. Болар «Милли байрак»ны һәрбер шәһәрдә аерым мөхбирләре бар, аерым телефоны бар «Таймс» гәзитәсе диеп беләләрме, әллә безгә Яхъя мелла пәрие язу язып4, мәкалә күндереп тә ярдәм итә дип ышаналармы? Анысы мәгълүм түгел. Фәкать шунысы хакыйкать: милли матбугатны тулы алып барышырга куәтендә булганнар да ярдәмләшмиләр. Вә нәтиҗәдә һәр аерым мәхәлләләребез, җәмгыятьләребезнең тормышлары гәзитә битләрендә ачык итеп, тулы итеп күренеп килә алмый. Вә Ерак Шәрекъ төрек-татарының мәдәни, милли эшләрен бер-берсенә күрсәтеп, аңлатып тору вазифасы тулы рәвештә тутырыла алмый. Билгакес, аннан-моннан килгән хосусый хатлардан, үтеп баручы иттифакый юлчыдан алган мәгълүматлардан тупланып, бу шәһәрдәге бер вакыйга хакында бер нәрсә язылса, мәгълүмат тулы булмаганга, шул эштә исеме зикер ителергә тиешле бер әфәнденең, бер ханымның исеме ялгыш төшерелеп калдырылса, кыямәт кубарыла. Бу гайре табигый эшләр – безнең сыйныфы-бызның милли матбугатны алып торуның никадәр авырлыгын белмәүләреннән, көнне төнгә катып уртак эшне эшләүчеләрнең хезмәтләрен тәкъдир итә белмәүләреннән килгән Ерак Шәрекъның хасталыгыдыр һәм дә гомум эшебезгә бик зур зарар итә торган хасталыгыдыр. Эшләребез уңышлы барсын дисәк, һәрбер аерым милләтче үзен-үзе бу хасталыктан коткарырга тиештер вә һәрбер аерым оешмаларыбыз, җәмгыятьләребез үз арасында шундый хасталыкның таралуын бетерергә тырышырга тиештер. Аркылыны буйга алып салмыйча эшләгәннәрнең тырнагы астыннан кер эзләп йөрүне үзенә кәсеп иткән бушбугазларны милли эшкә комачаулаудан милләтебез үзе туктатырга тиештер вә мондый гакыллы башларны һәр йирдәге бик күп булган милли эшкә җигәргә, милли эшкә кушарга тиештер. Вә һәрбер мәхәллә, җәмгыять, оешма үзенең даирәсендә булып үткән милли эшләрне, кылынырга уй-ланган милли планнарны һәрвакыт «Милли байрак»ка вакытында яздыртып торырга тиештер. Вә һәрбер йирле күләмдәге эшләрне дә Ерак Шәрекъта икенче почмагындагы милләттәшләребезгә, дөньяга сибелгән милләтчеләребезгә вакытында белдереп, күр-сәтеп, аңлатып торуда минем дә бурычым бар дип мөхбирлек язучы вазифаларын мөмкин кадәр тулы иттереп кылырга тырышырга тиештер. Әгәр һәрбер милләтче кулыннан килгән кадәр «Милли байрак»ның тулы, күп хәбәрле мөндәриҗәсе яхшы булуына хезмәт итсә, үзеннән-үзе «Милли байрак» көннән-көн үсәчәк, көннән-көн аның яшь буыныбызга милли тәрбиясе зураячактыр. Әгәр инде һәрбер йирдәге милләтче авызын күтәреп, «алма, пеш, авызыма төш» дип ятса, табигый буларак, «Милли байрак» зәгыйфьләнәчәктер. Шуны белеп, һәрбер милләтче төрек-татар Ерак Шәрекътагы үзенең бер дин, бер милли гәзитәсенә кулыннан килгән матди ярдәмгә, кулыннан килсә, мәгънәви ярдәмгә хәзер булсын, үзенең милли вазифасын үзе белеп, үзе кылсын.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Мәсафә – ара.
Мөддәт – вакыт.
Имкян – мөмкинлек.
Матбәгалар – типографияләр.
Матлуб булган – таләп ителгән.
Билгакес – киресенчә.
Мөндәриҗәсе – эчтәлеге.
«Милли байрак» газетасының 1936 елгы 22 февраль санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.
1 …мәрхүм Гыйниять ахунд вә аның әтрафына тупланган милли яшьләр Ерак Шәрекъның үзендә милли матбугат тудырырга… – Көнчыгыш Кытай тимер юлы төзелешенә бәйле Харбин шәһәренә килеп урнашкан төрек-татарлар XX гасырның 20 нче елларында милли үзәк төзиләр. Башында Гыйниятулла Салиәхмәт торган милли һәм дини үзәк «Ерак Шәрекъ», «Меңьеллык мәчете», «Бәйрәм нуры», «Чаткы» исемле газета-журналлар нәшер итәләр. Литография юлы белән «Татар әлифбасы», «Гарәп әлифбасы», «Хисап» кебек уку дәреслекләре, Г.Тукай шигырьләрен бастырып чыгаралар. Г.Салиәхмәткә бу эшләрне башкаруда милли тәрбия күргән татар яшьләре ярдәм кулларын суза. Ерак Шәрекъ мәдәни тормышында шагыйрь, язучы, җырчы, режиссер буларак танылган Хөсәен Габдүш (1901–1944) һәм киләчәктә күренекле тюрколог булып танылачак Рәшит Рәхмәти Арат (1900–1964) беренче чыныгуларын алалар. 30 нчы еллар башында исә нәшрият эше – Токиода, ә 1935 елдан Мукденда дәвам итә.
2 …милли гәзитә – «Милли байрак» тудырдык. – «Милли байрак» газетасы 1935 елның 1 ноябреннән 1945 елның август аена кадәр Мукденда басыла. Газета 1938 елның 8 апреленә кадәр кулдан язылып, ташбасма технологиясе ярдәмендә күчерелеп таратыла. Күчереп язучы – Ерак Шәрекъ Идел-Урал төрек-татарлары мәдәни җәмгыяте идарә әгъзасы, секретаре Ибраһим Дәүләткилде. Баштарак төп чыгымнарны Әхмәт Вәли (Мәңгәр) Ибраһимов һәм Хәйрулла Ибраһимнар үз өсләренә алалар.
3 …«Милли байрак» язучылары өч-дүрт кеше эшли торган эшне бер кеше эшләп… – 1936 елның март башында Г.Исхакый Аурупага киткәч, газета чыгару мәшәкатьләре, материаллар туплау, эшкәртү һ.б. газетаның җаваплы хезмәткәре Рокыя Мөхәммәдиш җилкәсенә төшә. Газетаның мөхәррире дә ул була. Р.Мөхәммәдиш истәлегеннән күренгәнчә, газета бастыру эше җиңелләрдән булмаган: «Мин язмаларны барлыйм, үзем дә язам, корректорлык вазифасын да үтим. […] Гәзитәне япон цензурасыннан уздыру эше Ибраһим әфәнде тарафыннан башкарыла иде. Ул берәр япон студенты яллый, гәзитә материалларын япончага телдән тәрҗемә итеп бара, студент яза. Ахырда студент язганнарын укый, Ибраһим хаталарын төзәтә. Кайбер вакытларда Ибраһим әфәнде мәркәз эшләре белән Мукденнан китеп торган вакытларда, гәзитә эчтәлеген мин русчага күчерәм дә цензорга барам. Кайбер язманы цензор уздырмый, ашыгыч бер рәвештә яңа бер нәрсә язарга туры килә. Күп вакытта читтән язмалар килми. Үзебезгә гәзитә битләрен тутырырга туры килә. Гаяз абыйдан килгәндә, безгә бәйрәм була иде. Ләкин 1939 елда аңардан язмалар килү тукталды. Баш мәкаләдә үз имзам – «Рокыя Мөхәммәдиш». «Үтәмеш», «Илсөяр» имзалы язмалар барысы да минем җилкәдә».
4 … Яхъя мулла пәрие язу язып… – Яхъя мулла Сәрвәр улы (1758–1838), Арча төбәге Шекә авылының мәшһүр ишаны. Хәбәрләргә караганда, ул җеннәр белән кунакка йөрешкән. Г.Гыйльманов Яхъя мулла шулай ук җеннәрдән зәңгәр кәгазьгә кытай карасы белән шигырьләр яздырып алган, бу шигырьләр Мәрҗанигә дә мәгълүм булган дигән мәгълүмат бирә. Халык телендә «Яхъя мулла җен-нәре» дип тә аталган.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 132-135.