БЕРЕНЧЕ ЕРАК ШӘРЕКЪ ГОМУМ КОРЫЛТАЕ

Мукден шәһәрендә 4 февральдә ачылган Ерак Шәрекъта яшәүче бөтен Идел-Урал төрек-татарларының Беренче корылтае ун көн дәвам итеп 14 февраль төнге сәгать 12 дә ябылды. Корылтайга Идел-Урал төрек-татар мөселманнарының Ерак Шәрекъның дүрт мәмләкәтендә яшәүче бөтен мәхәлләләре, җәмгыятьләре катышты. Корылтайда Кытай, Манҗу-Го, Корея вә Ниппон дәүләтләрендә яшәүче Идел-Урал төрек-татарларының бөтен милли, дини кайгылары, дәрдләре мәйданга салынды. Ерак Шәрекъ күләмендәге бөтен милли-дини мәхәлләләр озын мөзакәрәләрдән соң милли җепкә тезелде вә милли-дини эшләребезне алып барырга сызык сызылды. Киләчәктә милли-дини эшләрне алып барыр өчен, Ерак Шәрекъ өчен мәркәз сайланды вә аның урыны Мукден тәгъйин ителде. Мәркәзгә бер гомерлек рәис1, өч могавин: Газиз Гали, И.Дәүләткилде2 (кятиб), Әхмәтшаһ Гыйззәтулла3 (хәзинәдар); мәгариф һәйәтендә: Харбин имамы Мөнир Хәсбиуллах әфәнде4 (рәис), Рокыя Мөхәммәдиш5 (рәис могавины), диния һәйәтендә: Шәмгуни хәзрәт (рәис), Габдрахман Кәрими, Хатыйп Халиди (әгъзалары) сайландылар. Инде бу мәркәзгә үзенең милли вазифаларын үтәргә генә калды. Ләкин Ерак Шәрекъта бу эшне эшләү бик җиңел бернәрсә түгеллеге, Ерак Шәрекъның төрле шәһәрләрендәге ерак мәхәлләләребез хакында язылган мәкаләләрдән дә бераз аңлап була торгандыр. Бу мәкаләләр дә мондагы милли эшләргә комачаулыкларның йөз дә беренчесенә генә язылганын игътибарга алынса, мондагы манигъларның ни дәрәҗәдә авырлыгы үзеннән-үзе күренәдер. Ләкин шул манигъларны чынлап тәхлил итә башласаң, Ерак Шәрекъның төрле йирендәге кечкенә-кечкенә гөруһларның милли мәктәпләребезне үзләренә савым сыер ясарга теләүләрен каплар өчен оештырылган гайбәтчел бер тәгассыб күрәбез. Безнең Шәрекъ милләтләре җебенә тезелүебездән курыккан мондагы кара рус даирәләренең ясаган төрле провокационнары вә журнал бирүләре берлә очлануына шаһид булабыз. Ерак Шәрекътагы милли тормышыбызның баш-баштаклыкларыннан вә милли эшләребездә җитәкчесезлектән генә килеп чыккан бу киртәләрнең мәгънә җәһәтеннән һичбер сык-ләте изафияләре юктыр. Чынлап эшкә керешкәндә, комачаулык ясаудан башка уңайсызлык тудыра беләчәк көчкә малик түгелдер. Ерак Шәрекъта милли бер җитәкчеле, эшлекле мәркәз оештырылу берлә болар үзләреннән, үзләре югалып китәчәкләрдер. Хәяти куәтләрен бетерәчәкләрдер. Менә ул гөруһлар үзләренең шул зәгыйфьлекләрен белгәнгә, үзләренең теләкләрен күрсәтә торган бер гаяләре булмаганга, алар милләтчеләргә каты ачыктан мәсләки бер тартыш алып бармадылар, алып бара алмадылар. Бөтен тартышларын милли сафта гайбәт, руслар аша журнал бирү юлына куеп, төрек-татарның милли омтылуын шул пычрак эчендә батырмакчы булдылар. Йомшаграк кешеләргә курку салып, милли сафны зәгыйфьләтмәкче булдылар. Корылтайның җыелуы вә аның милли эшләребезне низамлы бер юлга куюы, боларның аяк басачак йирләрен калдырмаганга, корылтайны булдыртмас өчен кылмаган рәзаләтләрен калдырмадылар. Әллә никадәр ялган хәбәр, ифтиралы кәгазьләр тараттылар. Карагруһ русларның ярдәме берлә милли байракның әтрафына тупланган актив милли көчләргә кызыл дип, масон диеп, журнал биреп6, Япон-Манҗу-Го даирәләрендә шөбһә уятмакчы булдылар. Һичбер начарлыктан тартынмаенча, милләтчеләрнең намуслары, гыйффәтләре берлә дә уйнадылар. Боларның һәммәсен милли байракны ташучы алгы милли сафны ярыр өчен, алдынгылар артыннан баручы милләтчеләр арасында курку тудыру өчен эшләделәр. Ләкин халкыбызның милли омтылуы бик куәтле булганга, эш башындагылар бу провокационнарга алданмадылар, үзләренең милли сафларын оздырмадылар. Бөтен авырлыкларга карамаенча, корылтайны ясарга бөтен көчләрен куйдылар. Корылтай вакытында да дәвам иткән бу төсле һөҗүмнәргә салкын канлылык берлә карап, бик авыр булса да, үз юлларыннан бардылар, милли байракны түбәнәйтүдән, ваксынудан сакландылар вә корылтайны шәрәфле рәвештә тәмамладылар. Моның берлә Ерак Шәрекътагы бөтен әҗнәби даирәләрдә Идел-Урал төрек-татарына зур бер хөрмәт хисе уяттылар. Дошманнарыбыз сафында курку тудырып, дустларыбызга бәйрәм ясадылар. Идел-Урал төрек-татарларының 380 ел буена үзенең үзлеген саклап килгән көчнең бетмәс бер милли байлык икәнен гамәли рәвештә исбат иттеләр.

Инде шул сызылган юлдан барыр өчен, шул милләт тарафыннан кабул ителгән карарларны вөҗүдкә чыгарыр өчен сызганып, бил баглап эшкә керешергә генә калды. Моны булдырырлык Ерак Шәрекъта уңышлы мәгънәви куәт бармы? Ел ярымлык өзлексез тартыш бу сөальгә «бар» диеп җавап бирә. Моны алып барырлык матди көч бармы? Халкыбызның милли вазифада фидакарьлеген күз уңында тотканда, моңарга да «бар» диеп җавап бирәбез. Боларны хәятка чыгарырга Ерак Шәрекъта зәмин бармы? Корылтайга каршы япон-манҗур матбугатының күрсәткән хөрмәте, биргән кыйммәте моңа да «бар» диеп җавап бирәдер. Менә шул барлар берлә Ерак Шәрекъта яңа милли барлыклар тудырырга киң мәгънәсендә имкян туа. Милли тартышыбызның гәүдәләнүенең башы – очы күренә кеби була. Безнең башка илләрдәге тартыш арка- дашларыбыз, мондагы тоткан урыныбызның туктатмаенча ел ярым төрле тарафтан, төрле төстәге дошман көчләр тарафыннан һөҗүмгә мәгъруз булуыннан, вазгыятьнең ни дәрәҗәдә мөһимлеген аңларга тиешләр, безгә мәгънәви ярдәмгә һәрвакыт хәзер булырга тиешләр. Дошманнарыбыз һөҗүмнәреннән инде тышкы сафтан милләтчеләрнең иманлы йөрәк калканнарына бәрелеп җиңелделәр. Ләкин инде алар, методны башкартып, безгә эчтән һөҗүмгә башламаячаклармы? Алар безнең эчебезгә милли зыянчылар сукмаячаклармы? Ләкин теләсәләр ни эшләсәләр, болардан эшлек- ле милләтчеләребезгә бик авырлыклар күрергә тугры килсә дә, ул да аларның иманнарына бәрелеп тагын чәлпәрә киләчәк. Тагын милли сафыбыз ныгыячак. Тагын актив көчләрнең аңлашулары тирәнәячәктер. Шуңа күрә мондагы эшләрне Аурупадагы илдәшләребез укыганда, мондагы муаффәкыятьләрнең эчендә бик күп шәхси авырлыклар кичкәнен вә бик күп тартыш аркадашларыбызның дошманның төрле ямьсез һөҗүмнәреннән, йөрәгеннән, җаныннан җәрәхәтләнүен белә-белә тәкъдир итәргә кирәктер. Аларга мәгънәви ярдәмне саранланмыйча мул-мул итәргә кирәктер.

Ерак Шәрекътагы гомуми корылтай 1934 елны 11 февральдә Токио шәһәрендә Идел-Урал төрек-татар мәдәнияте җәмгыятенең беренче корылышы мәҗлесен Корбангалиевнең руслар берлә бергә җыелып килеп, милләтчеләрне кыйнап чыгуларыннан туды. Шул милли хурлык Япониянең төрле шәһәр милләтчеләрен То-киога җыеп Милли мәхкәмә кордырды. Шул бөтен Япониядә яшәүче милләттәшләрне сарып алып, үткән ел Кобе корылтаен тудырды7. Кобе корылтаеннан чыккан милли төзелеш, милли берләшү шигаре Ерак Шәрекъның меңәр-меңәр чакрым бер-бер-сеннән ерак булган мәхәллә вә оешмаларны милли берлек фикере янында туплады. Шул милли омтылу берлеге 4 февральдә Мукденда ачылган Ерак Шәрекъта яшәүче бөтен Идел-Урал төрек-татар мөселманының Беренче корылтаен вөҗүдкә чыгарды. Аңар ун көн бер буйдан көнне-төнне аермаенча эшләргә, бик күп матди-мәгънәви фидакарьлекләр берлә алдына куйган максатны тәмамларга көч бирде. Шул озын юл бер елда үтелде. Боларның барысы да бер ел эчендә эшләнде. Токионың 11 февральдә егерме ике милләтче төрек-татардан җыелган мәҗлесеннән менә шул егерме ике меңле халкыбызның корылтай мәркәзе туды. Шул егерме ике милләтченең рухындагы милли рух ялкыны, бөтен Ерак Шәрекъ төрек-татарын кабындырып, һәйҗанга китергән иде. Инде Ерак Шәрекъның егерме ике меңле төрек-татарның бу һәйҗанлы төзелеше, бу корылышы шундый ук тиз вакытта илебездәге милләтчеләргә сирраять итеп, аларда да үзен-үзе саклау хисен галәянга китереп, анда да сигез миллионлы Идел-Урал төрек-татар-ларының дәүләтчелегенең нигез кору оеткысы булачак түгелме? Әхвәлнең барышы, халкыбызның иманының куәте безгә «әйе»диеп җавап бирергә куша. Без, көнне, сәгатьне тәгъйин итмәсәктә, бу сөальгә «әйе» диеп җавап бирәбез.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Фәүкылгадә – гадәттән тыш.

Хакыйкатән – чыннан да, дөрестән дә.

Әһле хәйратның – изгелек ияләре, яктылык хуҗаларының.

Яд ителәчәк – искә алыначак.

Мөзакәрәләрдән – сөйләшү, бәхәсләрдән.

Тәгъйин ителде – билгеләнде.

Хәзинәдар – казначы.

Тәхлил итә – анализлый.

Тәгассыб – фанатизм.

Журнал – донос, шикаять.

Сыкләте изафияләре – тыгыз мөнәсәбәтләре.

Гаяләре – теләкләре.

Мәсләки – принципиаль.

Низамлы – тәртипле.

Рәзаләтләрен – хурлауларын, яманлауларын.

Гыйффәтләре – абруйлары.

Әҗнәби – чит.

Зәмин – җирлек.

Имкян – мөмкинлек.

Мәгъруз – каршыга китерелгән.

Муаффәкыятьләрнең – уңышлыкларның.

Һәйҗанга – дулкынлануга, күтәрелешкә.

Сирраять итеп – киңәеп, таралып.

Галәянга – кайнауга, дулкынлануга.

            «Яңа милли юл» журналының 1935 елгы 4 нче санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

            1 Мәркәзгә бер гомерлек рәис… – 1933 елның 16 октябрендә Токиога килгән Г.Исхакый Ерак Шәрекъта яшәүче төрек-татарларны милли идея астында берләштерергә омтыла. Япония, Кытай, Манҗу-Тиго, Кореянең күп шәһәрләрендә сибелеп яшәгән төрек-татарлар, Идел-Урал төрек-татарлары мәдәни җәмгыятьләре төзеп, Кобе шәһәрендә 41 делегат катнашында Ерак Шәрекъта беренче корылтай (1934 ел, 9–12 май) уздыруга ирешәләр. Корылтайда Идел-Урал милли хәрәкәте-нең гомерлек рәисе (мәркәз рәисе) итеп Г.Исхакый сайлана. Бу турыда «Яңа милли юл» журналында (1934, 6 нчы сан) «Рокыя» (Рокыя Мөхәммәдиш) телеграммасында да әйтелә. Корылтай Азәрбайҗан, Төркестан, Кырым, Идел-Урал милли оешмаларына һәм нәшриятларына сәламнәрен күндергән, бөтен Ерак Шәрекъның гомуми корылтаен шул елның августында уздырырга карар биргән, ләкин төрле сәбәпләр белән ул уздырылмый, кичектерелә. Япония һәм Корея шәһәрләрендә яшәгән татарлар Г.Исхакыйны гомерлек рәис итеп сайласалар да, бу очракта Г.Исхакый фәкать Ерак Шәрекъның дүрт мәмләкәтенә сибелгән төрек-татарларның гомуми корылтаенда күрсәтелгән рәислекне генә күз уңында тота.

            2 И.Дәүләткилде – Ибраһим Котлымөхәммәд улы Дәүләткилде (1901–1967), журналист, Ерак Шәрекъ төрек-татарлары милли хәрәкәтен әйдәп баручыларның берсе. Казакъстанның Кызылъяр (Петропавловск) шәһәрендә морза гаиләсендә дөньяга килгән. 1919 елның февралендә Владивосток шәһәрендәге радио курсларына укырга китә һәм анда генерал Унгерн гаскәренә алына. Якташының ярдәме белән Харбиндагы мөһаҗир русларның реальное училищесында укый. 1922 елдан Япониядә яши. 1923 елның 1 сентябрендә Йокоһома, Токио шәһәрләрендә көчле җир тетрәүдән исән калган Ибраһим Кытайның Мукден шәһәренә барып урнаша. 1927 елның көзендә Мукден татар мәктәбе укытучысы Разия Вәлиуллага өйләнә. Бу елларда ул Мукден мөһаҗир төрек-татарларның җәм- гыятьләрендә катнашып килә. 1933 елда, хатынын һәм ике кызын (Сания, Шәфика) калдырып, Харбинга күчеп китә. 1937 елда алар рәсми рәвештә аерылышалар. 1935 елдан Ибраһим Дәүләткилденең язмышы Ерак Шәрекъ Идел-Урал төрек-татар мәктәбе җәмгыяте белән тыгыз бәйләнгән. 1935 елның 1 ноябрендә чыга башлаган «Милли байрак» газетасы мөхәррире (1938 елга кадәр газета материалларын каллиграфик стильдә күчереп язып, басмага әзерләүче дә ул). 1935 елның 4–14 февралендә узган Ерак Шәрекъ Идел-Урал шәрекъ-татар корылтаенда нәшрият комитетына сайлана, корылтайның секретаре. 1945 елның август аенда совет гаскәрләре тарафыннан кулга алынган И.Дәүләткилде Сталин төрмәсендә 10 ел утыра һәм соңрак, сөргендә булып, туган шәһәре Петропавловскида инфаркттан үлә.

            3 Әхмәтшаһ Гыйззәтулла – Әхмәтшаһ Гыйззәтулла (1901–1972) Казан губернасындагы Акъегет авылында дөньяга килә. 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң Казакъстанның Кызылъяр шәһәрендә, 1920–1921 елларда Кытайда яши. 1935–1945 елларда Ерак Шәрекъ Идел-Урал төрек-татарларның дини һәм милли эшләрендә актив катнаша. 1945 елның август аенда совет гаскәрләре тарафыннан кулга алынып, Сталин төрмәләрендә утыра.

            4 Харбин имамы Мөнир Хәсбиуллаһ әфәнде – Мөнир Хәсбиуллаһ турында тулырак мәгълүматны «Харбин» мәкаләсенә язылган 312 биттәге искәрмәдән карагыз.

            5 Рокыя Мөхәммәдиш – Рокыя Сабирҗан кызы Мөхәммәдиш (1908–1989), укытучы, публицист һәм тәрҗемәче, Мукденда нәшер ителгән «Милли байрак» газетасының җаваплы хезмәткәре. 1916–1917 елларда Благовещенскидагы татар мәктәбендә укый. 1925 елдан Кытайның Харбин һәм 1927 елдан Япониянең Токио шәһәрендә яши. 1936 елда Г.Исхакый Аурупага китү белән, шул «Милли байрак» газетасында баш мәкаләләр Р.Мөхәммәдиш тарафыннан языла. Манҗу- Тиго шәһәрләренә 1945 елның август аенда совет гаскәрләре басып керү белән (20 октябрьдә) кулга алынып, 1961 елга кадәр Сталин төрмәләрендә һәм Себердә сөргендә була. 1961 елда ире Ибраһим Дәүләткилденең туган төбәге Казакъстан Республикасының Петропавловск шәһәренә кайтып яши башлыйлар. 1982 елның 30 июлендә Казанга күчә һәм кызы Фәридә тәрбиясендә 1989 елда үлә.

            6 …актив милли көчләргә кызыл дип, масон диеп, журнал биреп… – Төньяк-көнчыгыш Кытайда ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасыр урталарына кадәр 200 чамасы рус колонияләре барлыгы мәгълүм. Бу елларда күпләп газета-журналлар бастырыла, мәктәп, югары уку йортлары ачыла, чиркәүләр төзелә. Үз хакимлекләрен көчәйтү йөзеннән аз санлы төрек-татар һәм башка милләтләрнең милли хокукларын пычратуда төрле чаралардан файдаланалар. Шул исәптән Октябрь инкыйлабын-нан соң мөһаҗирлек тормышын сайларга мәҗбүр ителгән төрек-татарларның зыялыларын большевик шымчысы дип атап йөртүдән дә тарсынмыйлар. 20–30 нчы елларда әлеге сүз Ерак Көнчыгыш дәүләтләрендә уңай роль уйнамый, әлбәттә. Чынлыкта рус зыялылары, дворяннары арасында киң таралган масонлык хәрәкәтенең идея юнәлешләрен дә көчләп тагу күренешләре очрый. Масонлык хәрәкәте–дөньяның күп кенә илләрендә таралып алган дини-этик хәрәкәт ул. Беренче тапкыр масон ложалары ХVIII гасырның башы, төгәлрәге 1717 елда Англиядә Бөек ложа төзелүдән башлана. Россиягә бу хәрәкәт 1730 еллар башында үтеп керә. Россиядә 1789–1793 елгы француз революциясеннән соң хәрәкәт эшчәнлеге туктатыла. Павел идарә иткән елларда (1796–1800) кабат торгызыла. 1822 елда масонлык эшчәнлеге бөтенләй тыела. ХХ гасыр башында хәрәкәтне торгызуда беренче адымнар ясала. Әмма Октябрь инкыйлабыннан соң репрессияләр чорында масон әгъзалары юк ителә. Шунысы ачык: чит илләргә киткән рус эмигрантлары арасында масон ложалары нинди шартларда яшәүләренә карамастан үз хәрәкәтләрен дәвам итәләр.

            7 …үткән ел Кобе корылтаен тудырды. – Бу урында Г.Исхакый Япония һәм Корея дәүләтләрендә яшәүче төрек-татарларны берләштерүдә зур роль уйнаган 1934 елның 9–12 маенда Кобе шәһәрендә узган Беренче Ерак Шәрекъ Идел-Урал төрек-татарлары корылтаен истә тота.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 45-48.

Җавап калдыру