(Тукайның үлүенә 20 ел тулу уңгае берлә)
Тиздән керәчәк булган 1933 ел безнең өчен бик зур тарихи көннәрне эченә ала. Бөтен төрек дөньясына каратып, «Телдә, фикердә һәм эштә берлек» шигаре берлә чыгарыла башланган «Тәрҗеман» гәзитәсенә бу елда 50 ел тула1.
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле,
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы! –
дип яза башлаган халык шагыйре Габдулла Тукайның үлүенә дә бу елда 20 ел тула. Аның соң шигырен язып:
И мөкатдәс милли сазым, уйнадың син ник бик аз?
Син сынасың, мин сүнәмен, аерылабыз, ахрысы! –
дип, үзенең шагыйрьлек тормышына тыныш куелганына 1933 елның 15 апрелендә 20 ел тула.
Исмәгыйль бәк Гаспринский бөтен төрек иленең уртак пәйгамбәре булганга, «Тәрҗеман»ның 50 еллыгын бәйрәм итү – аны искә төшерү – бөтен төрек кабиләләренең уртак бурычы. Олуг төрек милләтенең бер өлеше әле үз эшенә үзе хуҗа булганга, бу бурычны да ул үтәр дип ышанамыз. Тик Тукайның 20 еллыгын кем искә төшерәчәк?
Габдулла Тукай безнең Идел буе төрек-татарының шагыйре булганга, ул безнең халкымызның моңын җырлаучы, безнең дәртемезне күпләүче булганга, аны искә алу да тугрыдан-тугры безнең өстемезгә йөкләнә.
Ләкин безнең илемез, безнең йортымыз хәзерге көндә безнең «үзлегемезне» бетерергә бил баглап керешкән кызыл руслар кулында булганга, андагы халкымызның бу кадерле шагыйрьне олугларга имкян табачагы бик шөбһәле. Тукай татар халкы өчен аның кайгысын-хәсрәтен әйтеп бирә торган бер халык шагыйре булса да, Совет карашыннан, ул – мулла баласы, милләтче, динче; коммунизм карашыннан, ул – руслаштыру тәрбиясенә киртә салып торучы бер контрреволюциончы; илемезне-йортымызны рус мөһаҗире берлә тутырырга теләүче кызыл Мәскәү карашыннан, ул – шовинист милләтче; бөтен большевик системы карашыннан, ул – үзенең халкы кебек, үз илендә бөтен нәрсәдән мәхрүм «хокуксыз-лишинец»2.
Моннан ике ел элек кайбер татар большевиклары Тукайның 20 еллыгына хәзерләнү өчен бер програм ясаган булсалар да, бүген ул програмны ясаучыларның да бик күбесе милләтчелектә гаепләнеп, Солофкага җибәрелеп бетерелгәнгә3, илемездә Тукай хөрмәтенә бернәрсә ясалуын көтүе бик читен. Шул көннең якынлашуына карамастан, большевик татар матбугатында бу турыда һичбер нәрсә язылмавы да бу фикердән ваз кичкәнлекне күрсәтә.
Кызыл рус золымы астында яшәгән халкымыз үзенең кадерле шагыйрен шул тарихи көндә рәсмән хәтерли алмаса да, халкымызның дөньяның иркенлегендә яшәгән өлеше өчен бу тарихи көнне искә төшерергә һичбер манигъ юк. Һәрбер төрле юлда шул көнне хәтерләргә, шул көнгә карап эшләнәчәк милли эшкә киң бер мәйдан бар. Шуны «эшләү!» һәм «ничек эшләү?» генә кала.
Илемездән читтә яшәгән илдәшләремез, мәгаттәәссеф, бик таркаулыкта яшиләр. Алар бер-берсеннән әллә ничәшәр мең чакрымлык йир-су берлә аерылган кебек, алар мәгънән дә төрле-төрле чит мәдәниятләрнең тәэсирендә калалар. Бу таркау бер милләтнең балаларын берләштерә торган бер мәдәни мәркәземез юк. Мондый уртак булган милли йөкне күтәрә торган мәдәни бер оешмамыз да юк. Шуңар күрә бу эш тә аерым-аерым гөруһларның тәшәббесләренә кала. Безнең мөһаҗирләремезнең гыйльми яктан көчле йире Төркия булганга, безнең андагы илдәшләремезнең мондый мәдәни эшләремездә юлбашчылык итүләре кирәк иде. Ләкин, мәгаттәәссеф, анда да мондый бер хәзерлек күренми. Кала Ерак Шәрекъ берлә Аурупадагы мөһаҗирләремез.
Ерак Шәрекътан Хөсәен Габдүш әфәнде, Тукайның 20 еллыгын хәтерләтеп, Харбинда бер рисалә бастырып таратты4 һәм бу мәсьәләгә дикъкатьне җәлеп итәргә тырышты. Хөсәен әфәнде үз тарафыннан билгеле бер программ тәклиф итмичә, фикер эшләтер өчен юллар гына күрсәтә. Ул: «Аерым мәҗмугалар бастырып булмыймы? Тукайның аерым әсәрләрен кечкенә рисаләләр төсендә итеп бастыруны аерым мәхәллә һәм оешмалар үз өстләренә ала алмыйлармы?» – дип сөальләр бирә һәм шуның җавабын көтә. Аурупадагы мөһаҗирләрнең оешкан өлеше сәяси көрәш алып барырга мәҗбүр булганга, аның да үз өстенә йөкләнгән вазифасы бик җиткән; аның да матди-мәгънәви көче чикле булганга, бу уртак эшне аңа гына йөкләргә һәм аннан гына көтәргә ярамый.
Безнеңчә, бу һичбер сәяси булмаган эш өстендә безнең бөтен мәдәни көчләремез берләшергә һәм, кайда гына булсалар да, бергәләшеп шул уртак бурычны үтәргә тиеш. Инде бу искә алуның программына килгәндә, хәзерге көндә Тукайның аерым әсәрләрен бастырып булса да, аның «Мәҗмугаи асар»ен бастырырга безнең мөһаҗәрәттә матди көч юк5, дигән фикердә без. Аның кайбер әсәрләрен аерым-аерым бастыру һәм Тукайга багышлап бер китап, бер мәкалә җыентыгы чыгару эше кала. Тукайдан соң үткән егерме ел безнең тарихымызда бик мөһим урынны тотканга, бу дәвердә Тукайның ролен һәм халыкның аңа карашын күрсәтә торган мәкаләләр җыентыгы чыгару безнең мәдәни тарихымыз өчен дә бик зур хезмәт булачак. Ләкин бу җыентыкны туплар өчен безнең гыйлем, әдәбият әһленең кыйммәтле язулары кирәк булган кебек, аның басылуы һәм таралуы өчен дә һиммәтле милләттәшләремезнең матди ярдәмнәре кирәк. Бу эштә юлбашчылык итәр өчен, безнеңчә, урта бер йирдә бер вакытлы һәйәт вөҗүдкә китерү лязим. Менә шул һәйәт мәгълүм бер мөддәттә алынган мәгълүматларга карап, күрсәтелгән матди ярдәмнәрне үлчәп, үзенең ни төстә хәрәкәт итәчәген кисдерә алачак һәм матбугат аркылы бу турыда милләттәшләремезне таныштырып тора алачак.
Вакытның бик кыска икәнлеген игътибарга алып, Тукай хатирәсенә хөрмәт иткән бөтен әһле каләм һәм әдәбтән бу эшкә катышачакларын тиздән белдереп, мәкаләләрен җибәрүләре һәм һиммәт ияләренең дә үзләренең ярдәмнәрен тиздән күндерүләре матлуб.
Төрле йирләргә таркалган милләттәшләремез мәҗмугамыз аркылы һәйәткә мөрәҗәгатьләрдә булсалар, шулай ук һәйәттә үзенең эше турында илдәшләремезгә мәгълүмат биреп торырга теләсә, аларга мәҗмугамызның битләре һәрвакыт ачык.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Тукай истәлеге (Тукайның үлеменә 20 ел тулу уңгае берлә). «Яңа милли юл» журналының 1932 елгы 11 нче (ноябрь) санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Беренче тапкыр кириллицада Х. Миңнегуловның «Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты» дигән китабында нәшер ителде, аннан соң З. Мөхәммәтшинның «Ил йолдызы» дигән җыентыгына (Казан, 2006) кертелде. Текст журналдан алынды.
Журналда Башкарманың (редакциянең) «Тукай. Илдәшләребездән Тукай, аның үлүе һәм аның өчен ясалган искә алу көннәре хакында кулларында булган материалларны һәм гәзит-мәҗмугаларны идарәбезгә җибәрүләрен үтенәбез. Файдалану берлә алар ияләренә кире кайтарылачактыр» дигән белдерүе басылган. «Туй» дигән икенче бер имзасыз язмада 1932 елның 8 октябрендә Берлинда доктор Сәгадәт туташ (Г. Исхакый кызы) белән доктор Таһир бәкләрнең туйлары булуы хәбәр ителә. Мәҗлестә «татар халкының әдәби һәм Идел-Уралның бер сәяси юлбашчысы булган» Г. Исхакый үзе, шулай ук Муса Бигиев, Мостафа Чокайлар катнашкан, йөздән артык кешедән хат һәм телеграмма килгән. Журналның соңгы битләрендә Г. Исхакыйның «Тәшәккүр»е китерелә: «8 октябрьдә Берлинда кызым Сәгадәт берлә доктор Таһир Шакир бәк арасындагы никах мөнәсәбәте берлә бик күп җирдән телеграм һәм хатлар берлә тәбрикләр алынды. Аларның барысына да аерым-аерым җавап биреп бетерү бик авыр булганга, безне дуст итеп безнең гаилә бәйрәмебезгә катышкан бөтен дуст-ишләребезгә рәхмәтләр укыйм һәм һәммәсенә бик күп тәшәккүрләр әйтәм».
1 «Тәрҗеман» гәзитәсенә бу елда 50 ел тула. – Сәяси, фәнни һәм әдәби бу газета 1883–1918 елларда Бакчасарай шәһәрендә (Кырым) нәшер ителә; нашире һәм мөхәррире – И. Гаспринский.
2 …үз илендә бөтен нәрсәдән мәхрүм «хокуксыз-лишинец». – 1925–1930 елларда Тукай мирасын бәяләүдә әдәби-тәнкыйди фикернең Тукай иҗатына һөҗүм итү тенденциясе сизелә. Әдәбиятка «буржуазный» һәм «пролетарский» дигән мөһер сугылу мәсьәләне хәл итүдә тискәре роль уйный. Әдәбиятчы галимнәрне, тәнкыйтьчеләрне иң беренче чиратта шагыйрь иҗатының иҗтимагый-сәяси, сыйнфый ягы кызыксындыра. Әдипнең романтизмы зур җитешсезлек итеп бәяләнә.
3 …20 еллыгына хәзерләнү өчен бер програм ясаган булсалар да … Солофкага җибәрелеп бетерелгәнгә… – монда сүз XX гасырның 20 нче еллары ахырында башланган репрессияләр чоры хакында бара.
4 …Хөсәен Габдүш әфәнде … Харбинда бер рисалә бастырып таратты… – Хөсәен Рәхимҗан улы Габдүш (1901–1944), журналист, әдип, режиссёр, актёр. Троицкида туган. Октябрь инкыйлабыннан Маньчжуриягә күчеп китә. 1919 елдан Харбинда яши. Анда укытучылык итә, төрле газета һәм журналларда эшли.
5 …аның «Мәҗмугаи асар»ен бастырырга безнең мөһаҗәрәттә мадди көч юк… – бу җыентык 1933 елда Ерак Шәрекъ төрек-татар мөһаҗәрәтенең матди ярдәме белән Токиода нәшер ителә.
Имкян – мөмкинлек.
Солофка – Соловки.
Манигъ – киртә.
Мәгаттәәссеф – үкенечкә каршы; кызганыч.
Гөруһларның – төркемнәрнең.
Тәшәббесләренә – тырышлыкларына; инициативасына.
Һәйәт – комиссия.
Вөҗүдкә – мәйданга.
Мөддәттә – вакытта.
Һиммәт ияләренең – спонсорларның.
Матлуб – сорала.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 385-390.