Мөһаҗирлегемезнең бурычы

Дөньяны тынычландырыр өчен ясалган бөтен корылтайлар – кирәк ул киләчәктә сугыш ихтималын тамырыннан кисәр өчен ясалган уртак коралсызлану киңәшмәсе булсын, кирәк дөньяны икътисадән тынычландырыр, дәүләтләрнең бер-берсенә булган бурычларын киметер, сугыш зарарларын түләүне аз итү өчен булган конгрәләр булсын, кирәк башка берәр төрле тынычлык һәм сәламәтлек нигезен ныгытыр өчен булган сөйләшүләр булсын – даими рәвештә күзгә күренмәгән әллә нинди яшерен көчләргә бәрелеп җимерелеп калалар. Бу җимерелүләрнең сәбәпчесен эзләгән юллар бары да дөньяның тынычлыгын-сәламәтлеген теләмәгән бер бәйнәлмиләл тәшкиләткә илтеп чыгаралар. Бу тәшкиләт – бәйнәлмиләл коммунизм оешмасы һәм аның идарә итүчесе Совет хөкүмәте.

Бөтен адәм баласын рәхәт яшәтер өчен дөньядагы җәбер-золымны бетерер өчен тырышамыз дип чыккан коммунизм оешмасының болай һәрбер изге ният берлә башланган эшкә каршы чыгып, аның нәтиҗәсез калуы өчен теше-тырнагы берлә тырышуы беркатлы кешеләргә бераз гаҗәбрәк күренә. Ләкин большевизмның юлы – болганчылык суда балык тоту икәнлеген белгән коммунизмның төп теләге – дөньяның барлы-юклы тынычлыгын да бетереп, астын өсткә китереп, бөтен дөньяда революция ясау икәнлеген аңлаганнарга монда һичбер искитәрлек эш юк. Большевикларның бу эшләре аларның үз карашлары ягыннан бик мантыйкый. Большевикларның теләкләре булган дөнья революциясе һәм шул теләккә илтәчәк юллары үзгәрмәгән, һәм моннан соң да ул шулай барачак. Шуңар күрә алар дөньяны тынычландыру киңәшмәләрендә дә һәм дөньяның киң сәясәтендә дә һаман солыхны йирләштермәү һәм дустлык аңлашуын булдырмау ягында булачаклар.

Ләкин бу эштә безнең большевикларның юлларын яхшы белгән укучыларымыз өчен дә гайре табигый булган бер нәрсә юк түгел. Ул да – ун ел бербуйдан дәвам иткән бу уенны аурупалыларның аңламавы һәм Аурупа эшләрен идарә итүчеләрнең большевиклар кулында уенчык булып, Аурупаның тынычлыгы өчен һава-су кебек кирәк булган аңлашу эшләренә һаман большевикларны да катыштырып йөртүләре һәм аларга шулай итеп эшне бутарга юл куюлары.

Безнең караштан җүләрлек берлә хыянәтчелек чигендә йөргән бу хаттел-хәрәкәнең сәбәбен Аурупаның сәяси төзелешенең хөррият нигезендә, һәрбер төрле фикер агымына тулы бер тигезлек бирү әсасендә корылуыннан эзләргә кирәк. Аурупадагы киң халык катлавы Русиядә җәбер-золым нигезенә корылган һәм дөньяны аст-өст итәр өчен бил баглап эшкә керешкән җимерүче большевизмның чын мәгънәсен аңламый. Ул, аны Аурупада булып килә торган төрле-төрле фәлсәфи агымнарының берсе кебек итеп карап, аңа да киң бер иркенчелек эчендә эшләргә имкян бирелүен тели. Демократия Аурупада идарәне кулында алып бара торган иң зур көч булганга, Аурупа хөкүмәтләре аның наив карашы артыннан китәргә мәҗбүр. Ләкин бу аңламау көннән-көн Аурупаның тынычлыгына һәм аерым дәүләтләрнең эчке эшләренә зур зыян итеп килгәнгә, Аурупада бик таралган бу тавык сукырлыгы да көннән-көн кими бара. Анда көннән-көн большевикларның чын йөзләрен күрүче гөруһлар күбәя бара. Үткән елгы Ингелтерә сайлаулары, соңыннан Германиядә булып үткән үзгәрешләр бары да Аурупаның күзе ачыла башлау галәмәтләре иде.

Бу, шөбһәсез, көннән-көн җәелә барып, Аурупа әфкяре гомумиясе дә, үзенең тынычлыгын бозучы иң зур дошманы булган большевизм һәм аның башкармасы булган Совет хөкүмәте берлә бергә эш эшләп булмаганын һәм, бу бер-берсенә каршы булган нигезләргә корылган ике систем дәүләтләрнең бергә яши алмаячакларын белеп, аның берлә тартышырга керешәчәк. Аурупа, Советларга караганда бик көчле булганга, табигый, бу тартышта аны җиңеп чыгачак. Бу көннең кайчан килүе, кайда башлануы мәгълүм булмаса да, моның вакыты килү берлә башланачагы мувәкъкать.

 Бу көн кайчан килсә дә һәм кай йирдән башланса да, ул безнең үз мәсьәләмезне хәл итеп бетерү булачак түгел әле. Ул безнең мәсьәләләр безнең бәйнәлмиләл сәхнәгә куелуына юл гына хәзерләгән булачак. Шуның өчен бу көн килү берлә безнең эшемез бетмәячәк һәм безнең йөгемез төшмәячәк, киресенчә, безнең эшемез зураячак, сафымыз киңәячәк.

Менә шул көн килеп җитте һәм килеп җитә дип, Ерак Шәрекътагы совет-япон низагы уңгае берлә рус мөһаҗирлеге үзенең көченә бер караш ясауны кирәкле тапты. Ул үзенең төрле байракларга бүленгән мөһаҗирләренең көчен үлчәде һәм аларны уңга-сулга аерды. Монда безнең төрек-татар мөһаҗирлегенең күпчелегенә аңлашылмаган һәм көтелмәгән нәрсәләр дә мәйданга чыктылар. Рус мөһаҗирлеге «Русиядә хәзерге кебек көчләү-талау нигезенә корылган булса да, бүленмәгән Совет Русиясе калсынмы, әллә аның кайбер рус булмаган өлешләре аерылу бәрабәренә булса да, адәм акыллы бер идарә корылсынмы?» дигән сөаль алдында калды. Бу сөальгә великорусларның социал-демократ меньшевиклары һәм элгәреге кадетларның кайбере «Русия чересә чересен, ачка үлсә үлсен, ләкин анда яшәгән ят милләтләргә хокук бирелмәсен» дигән карарны алды һәм шуның артыннан китте. Ләкин русларның арасында «уң» дип йөртелгән агымнарның күпчелеге «Русиянең бер өлешен корбан итеп булса да, аның бу көнге идарәсе алышынсын» дигән агым ягында булды. Большевиклар берлә тартышуда иң нык торган һәм үзләренең истикъляльләрен алырга теләгән, иске Русия эчендә яшәгән рус булмаган милләтләр үзләренең сафларын берләштерергә карар бирделәр. Алар япон-совет низагында большевикларның дошманнары ягында булуны алга сөрделәр.

«Уң» русларның югарыдагы фикерләре рус булмаган милләтләрнең теләкләрен кабул итү дигән сүз түгел, һәм бу милләтләрнең сәяси оешмалары моның бер сәяси манёвр гына булганын бик яхшы аңлыйлар. Аларның алдында торган дошман зур булганга, «дошманның дошманы – безнең дустымыз» кагыйдәсе буенча, табигый, бу көчләрнең бер билгеле заманга кадәр бер сафта булуларыннан файда киләчәген дә инкяр итмиләр. Ләкин русларның мөһаҗирлектәге көчләре, һичбер мәгълүм бер идеология тирәсенә җыелып, бер фикер дисциплинына малик булмаганга, эш вакыты килгәч, аның мәгълүм бер юлдан китә алуына ышанып җитә алмыйлар һәм уртак дошманга кирәге кадәр зарар иттерүләрен күз алдында тота алмыйлар. Русларның демократ, социал-демократ байрагы астында йөри торганнары да элек, чарлык дәверендә, Русиядәге рус булмаган милләтләрнең юлдашлары һәм тартыш аркадашлары иде. Бу көнге милли истикъляльчеләрнең күбесе заманында социалист фиркаләрнең әгъзалары иде. Аларның бик күбесе бу фиркаләрнең фикерләрен таратуда үзләренең рус юлдашларыннан күбрәк хезмәт иткән кешеләр иде. Алар берлә чар дәверенең бөтен авырлык, бөтен золымнарын күргән тартышучылар иде. Безнең «Мөселман иттифакы»мыз бүген безгә иң дошман булган агымның башлыгы булган Милюковларның кадет фиркасенең даими юлдашлары иде1. Бүген үзләренең милли истикъляльләре өчен тартышучыларның күбесе бөтен Совет хөкүмәтен саклауны үзләренең вазифалары дип аңлаган меньшевик, социал-демократ һәм эсер фиркаләренең әгъзалары иде. Ләкин вакыты килеп, уртага милләт мәсьәләсе куелу берлә, бөтен дөньяның тигезлеге өчен тартышамыз дип кычкырган бу рус социалчылары рус булмаган милләтләрнең иң табигый хокукларын да танымадылар. Аларның истикъляльләрен тану кайда, алар милли-мәдәни мохтариятларны да кабул итә алмадылар. Алар, уңгардан да уңгарак китеп, рус империализмын үзләренә идеал иттеләр. Милләтләрнең хакларын танымауда, великорус империализмын максат иттерүдә болар большевиклар берлә берләштеләр. Бүген бу милләтләрнең хакларын танырга кирәк дип сөйләүче уңнарның да иртәгә суллар алган юлга кермәячәкләренә һичкем сүз бирә алмый. Шуңар күрә руслар арасындагы бу агымны илтифатсыз калдырырга ярамаса да, аңар үзеннән зур әһәмият бирергә дә ярамый.

Без үземезнең юлдашларымызны, үземезнең тартыш иптәшләремезне безнең истикълялемезне таныган һәм шулай ук үз истикъляльләре өчен тартыша торган милләтләр арасыннан – Русиядән аерылып, мөстәкыйль бер милли дәүләт ясарга тырыша торган рус булмаган милләтләр арасыннан эзләргә тиешмез. Без алар берлә якыннан аңлашырга тиешмез. Бу аңлашуның вакыты бик җиткәнлеге хакында кардәшемез Чокай углы Мостафа бәк2 «Җәбһәбезне берләштерик» («Яшь Төркестан»3, 29 нчы сан) исемле мәкаләсен нәшер итте4, һәм без дә, үземезнең бу фикергә катышуымызны белдерер өчен, «Яңа милли юл»ның май санында ул мәкаләнең хөласасын дәрҗ иттек4. Шул ук мәкаләгә җавап урынында Азәрбайҗан истикъляль фикеренең тәрҗеманы булган «Истикъляль» гәзитәсенең 9 нчы санында Мөхәммәд Әмин бәк Рәсулзадә5 «Вахид истикъляльчеләр җәбһәсе» исемле бер мәкалә нәшер итте. Ул да моның принцип игътибары берлә лязим икәнлеген алга сөрде. Кырым кардәшләремезнең һәм шулай ук Шимали кавказлыларның да бу берләшү тарафдары булганлыклары ачык мәгълүм.

Димәк, бу җәбһәнең төрек-татар бүлегендә бу фикердә там бер берлек бар. Хәзер шул фикер берлеген эш берлегенә әверү, шул җәгърафи яктан төрле-төрле өлкәләрдә утырган булсалар да, тел-тарих-культур ягыннан бер бөтенлек булган төрек-татар милләтен сәясәт ягыннан да бер көч хәленә сугу һәм аларның киләчәк өчен булган өмидләрен-идеалларын барлыкка чыгаруда бер-берсенә ярдәмләшүләрен тәэмин итү кала.

Аркадашларымыз дөньяның кырык тарафына таралган булсалар да, безнең хәл итәчәк мәсьәләләремез мөһим һәм бик күп булганга, боларны нигездән хәл итәр өчен иң элек бер төрек-татар мөһаҗирлегенең корылтаен ясау кирәк иде. Ләкин безнең артымызда иске заманнарда Австрия һәм Төркия славяннар берләштергән Русия кебек бер кардәш көч булмаганга, безнең бу берләшүемезне үземезнең көчемез берлә, үземезнең чикләнгән куәтемез берлә ясарга һәм бу мөһим эштә дә соң чигенә чаклы экономияне ригая итәргә мәҗбүрмез. Шуңар күрә бүген безнең төрле кабиләләргә бүленгән, төрле йирләргә сибелгән көчләремезнең тулы корылтаен җыю һәм шуның аркылы алдагы мөһим мәсьәләләремезне хәл итү имкян хариҗында. Шуның өчен безгә башка юллар берлә оешуны уйларга кирәк булачак. Моның да иң табигыйсы – безнеңчә, бүген мәйданда булган берләшмәләрдән файдалану. Кавказ комитеты эченә кергән азәриләрнең һәм Шимали кавказлыларның якын бер багланышлары бар. Шулай ук эш эченнән туган Төркестан берлә Кырым һәм Идел-Уралның да үзләренең бер аңлашмалары бар. Менә шул ике кардәш көчне тәшкиләт ягыннан да бер-берсенә баглау, берсенең икенчесенә ярдәмен тәэмин итү кирәк. Боларның фикер һәм идея ягыннан күптән бергә багланган булуларын игътибарга алганда, бу мәсьәлә дә авыр булачак түгел. Фәкать шуны кизүгә куярга кирәк. «Прометә»6 эчендә Украинадан соң беренче урынны тоткан төрек-татар группасының берләшүе башка группаларның да шул юлдан китүенә сәбәп булачак һәм «Прометә» җәбһәсе дә дошман алдына курыкмыйча чыга алачак. Берләшкән бер куәт хәлен ала алачак.

Без идел-ураллылар бу изге милли эшкә һәрвакыт хәзермез. Без гомум төрек-татар эшенә безнең тарафтан бирелергә тиеш булган көч һәм корбаннарны бирергә һәм дошманнарымызга каршы «Прометә» җәбһәсен көчәйтер өчен кирәк булган бөтен чаралар турында уйлашырга һәм аларның хәл ителүләренә тырышырга һәрвакыт хәзермез. Без дошманга каршы берләшүнең бик кирәк икәнлегенә чын күңелдән ышанамыз һәм бу юлда эшләнгән һәрбер тәкъдимне дустлык берлә каршы алып, дошманга зарбә орачак бу йозырыкның зурлыгы өчен үземезнең аерым эгоизмнарымызны корбан итәргә хазирмез. Эш зур – вакыт бик мөһим.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Мөһаҗирлегемезнең бурычы. «Яңа милли юл» журналының 1932 елгы 7 нче (июль) санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 …«Мөселман иттифакы»мыз … Милюковларның кадет фиркасенең даими юлдашлары иде. – «Мөселман иттифакы» лидерлары фиркасенең программасына кадетлар программасын нигез итеп алалар. Г. Исхакый шул хакта әйтә.

2 Чокай углы Мостафа бәк – Мостафа Чокаев (1890–1941), казакъ, җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтче, галим, икътисадчы, публицист.

3 «Яшь Төрекестан» – Мостафа Чокай тарафыннан Парижда 1929–1939 елларда чыгарылган журнал.

4 …«Яңа милли юл»ның май санында ул мәкаләнең хөласасын дәрҗ иттек. – Монда сүз «Яңа милли юл» журналының 1932 елгы май санында «Җәбһәбезне берләштерик» (6–7 б.) исеме белән чыккан имзасыз мәкалә хакында бара булса кирәк.

5 Мөхәммәд Әмин бәк Рәсүлзадә – 1884–1955 елларда яшәгән журналист, җәмәгать эшлеклесе, азәрбайҗан милли-азатлык хәрәкәте лидеры.

6 «Прометә» – Польша хөкүмәте ярдәме белән 1930 елда Варшавада оештырылган, җитәкчесе итеп Мөхәммәд Әмин Рәсүлзадә сайлана.

 

Бәйнәлмиләл коммунизм оешмасы – Коминтерн.

Хаттел-хәрәкәнең – тактиканың, тоткан юнәлешнең.

Гөруһлар – төркемнәр.

Мувәкъкать – вакыт белән чикләнгән.

Җәбһәбезне – фронтыбызны.

Хөласасын дәрҗ иттек – монда: нәтиҗәсен (йомгагын) язып чыктык.

Там – тулы.

Ригая итәргә – сакларга; истә тотарга.

Имкян хариҗында – мөмкин түгел.

Азәриләрнең – журналда: әзәри.

Зарбә – зыян.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 361-365.

Җавап калдыру