Без үземезнең эшләремезне ислам дөньясына аңлатырга тырышып ятканда, Ерак Шәрекътагы эшләр бик чуалып китте. Анда бик күп көтелмәгән эшләр булып, аның тормышында бик күп яңалыклар туды. Боларның иң мөһимнәре: 1) Манҗуриядәге Кытай гаскәренең японнар тарафыннан тәмам куылуы; 2) Манҗуриянең Кытайдан аерылып, Япония химаясендә, бер мөстәкыйль мәмләкәт булып тора башлавы; 3) Манҗуриядәге Кытай – Шәрекъ тимер юлының тәмамы берлә японнарның ихтыярына керүе; 4) японнарның Русиянең чигендәге сугыш ягыннан кирәкле булган бөтен нокталарны үз кулларына кертеп бетерүләре. Бу вакыйгалар японнарның 31 сентябрьдә үз тәбгаларын саклау өчен Манҗуриягә гаскәр кертүләреннән башлап, февральнең урталарына кадәр сөрде һәм, төрле-төрле дәверләрне үтеп, 5 февральдә Харбин һәм башка бөтен нокталарны кулга кертеп бетерүләре берлә фигълән тәмам булды. Бу эшкә японнары бары дүрт фирка кадәр генә гаскәр кулланып, дүрт ай эчендә утыз миллион халыклы һәм бик бай булган бер өлкәне кулларына алдылар. Соңгы айларда японнар бу өлкәнең идарәсен ныгыту һәм андагы качкын хунхузларны кууы берлә мәшгуль булдылар.
Кытай хөкүмәте сүздә генә булса да үзенең идарәсендә булган Манҗуриянең кулыннан бөтенләй китүенә, табигый, разый булмады. Үзенең көче-куәте булмаганга, ул Җәмгыяте әквамга мөрәҗәгать итеп ярдәм сорады. Америкада үзенең Ерак Шәрекътагы көндәшенең болай куәтләнеп калуын хазим итә алмады. Ул Кытайның бүленмичә саклануы һәм аның капкаларының сәүдә өчен һәрбер мәмләкәткә ачык булуы хакында 1922 елда Вашингтонда Япониянең дә катнашуы берлә ясалган могаһәдәгә 1 хилаф дип, моназарәгә кереште. Совет Русиясе дә, үзенең эчендәге боеклыгы-ярлылыгы берлә, Япониягә каршы сүз әйтергә курыкса да, үзенең ысулы берлә Кытайны котыртырга, көченнән килгән кадәр Кытай генералларына корал һәм кием-салым берлә ярдәм итәргә кереште. Боларны барысы да Японияне алган планыннан ваз кичерерлек эшләр булмасалар да, аның эчен пошырганга, ул боларның барысына да бердән җавап кебек, Шанхайга гаскәр чыгарып, Кытайның Чин эченә керә башлады. Кантон-нанкин хөкүмәтләренең генералларына сугыш игълан итмичә генә сугыш башлады. Япония моны Манҗурия мәсьәләсен оныттырыр өчен һәм анда кулын буш калдырыр өчен эшләде.
Япониянең бу икенче адымы, Аурупада дөньяны коралсызландыру корылтае эшләп яткан вакытка тугры килеп, Җәмгыяте әквам кул астында эшләнгән бу конгрәне бик авыр бер хәлгә төшерде. Икенче яктан ул Кытайның бер-берсе берлә сугышып ята торган генералларын тирән уйга калдырды һәм аларда бер Ватан хисе кебек бер нәрсә тудырды. Җәмгыяте әквамның мәгънән булса да Кытай ягында булуы, Кытайда Ватан хисенең уянуы һәм, шуларны күреп, Американың Кытайга сугыш өчен акча бирү ихтималлары бик якынлашты. Бүген-иртәгә Кытай берлә Япон арасында рәсмән сугыш башланачак дигән сүзләр дә бик күп сөйләнде. Сугышның рәсмән башлануы Япониянең эшенә бик килгәнгә, ул балалар берлә көрәшеп уйнаган кебек, Кытай гаскәрен дәртләндерер өчен: «Ай, Кытай гаскәре көчле икән, ай, көчле икән!» – дип уйнап та карады. Ләкин Кытай сәясиләре моңа алданмадылар һәм сугыш игълан итмәделәр. Япониянең сугышка бик әзерлекле булганын күргән Америка да чигенде; Кытайга бик тиз генә акча биреп ташламады.
Җәмгыяте әквамда һәм әфкяре гомумиядә Манҗурия мәсьәләсе суынды. Япония дә анда эшләргә теләгән эшләрен эшләп өлгерде. Кытай-япон сугышы үзеннән-үзе акрынлап суынды. Ул хәзер инде сөйләшү-килешү дәверенә керде. Ләкин Япония берлә Кытай сугышы да, шулай ук Кытайны Япон тәэсиреннән коткарачак Америка-Япония сугышы да башланмавы Совет Русиясен бик авыр хәлгә төшерде. Аурупа дәүләтләре Кытай берлә Япония арасында сугыш башлатмас өчен никадәр тырышсалар, Совет хөкүмәте дә шул сугышның башланып китүе өчен шулкадәр күп көч сарыф иткән иде. Ул Кытай генералларына корал, кием-салым һәм акча бирүгә башка үзеннән өйрәтелгән кореяле, кытайлы һәм монголияле гаскәрләрдә бирештергәләгән һәм аларга даими ярдәмдә булачагын сөйләгән иде. Икенче яктан ул Япониягә үзенең ни тараф кылачагы хакында да зур-зур вәгъдәләр биргән иде. Ул шулай итеп сугышның башлануы өчен теше-тырнагы берлә тырышкан иде. Чөнки, әгәр кытай-япон сугышы башланып китсә, большевикларга ике мәмләкәтнең гаскәре эчендә дә пропаганда ясарга юл ачыла, һәм алар да большевик революциясенә хәзерләнергә имкян тудыра иде. Икенчедән, Американың да сугышка катнашуы бик якынлашып, Америкада да большевик пропагандасы өчен киң бер мәйдан ачыла һәм, чынлап та, җиһан революциясе якынлашкан кебек күренә иде. Русиядә дөнья революциясен көтә-көтә арыган ач халыкка алданырга тагын бер яңа иллюзия туа; коммунист фиркасенә үзенең какшаган идарәсен ныгытырга яңа бер форсат мәйданга килә иде. Шул киләчәктәге кызыл өметләр өчен Совет хөкүмәте Манҗуриядә рус акчасына салынган Шәрекъ-Кытай тимер юлының японнар кулына төшүенә дә һәм Русия чигендәге гаскәри яктан мөһим булган нокталарның японнарга күчүенә дә разый булган, хәтта японнарның Манҗуриягә хуҗа булуларын гәзитәләрендә яздырмаган да иде.
Эшнең барып-барып болай кытай-япон сөйләшүе берлә бетүе һәм бу уенда Япониянең теләгән чакта Русиянең Ерак Шәрекъ өлкәләрен алырлык дәрәҗәдә булуы Советны бик куркыткан кебек, мөһаҗәрәттәге русларны да бик зур хәрәкәткә китерде. Ерак Шәрекътагы рус мөһаҗирләре бу эштә большевик идарәсенең бетә башлавының бисмилласын күрделәр. Алар, бу эштә японнарга ярдәм итүне үзләренең ватанчылык бурычлары итеп санап, төрле-төрле планнар кордылар. Большевикларны Амур буеннан һәм Себердән куар өчен, үзләренең көчләрен тәкъдим иттеләр. Амур буенда, Япония идарәсендә бер дәүләт төзү һәм Байкал буенда Монголия берлә Манчҗурияне Русиядән аера торган икенче бер Монгол дәүләте кору планы мәйданга чыкты һәм моңа рус мөһаҗирләренең йөзгә туксан бише тарафдар булды. Бу хакта аларның төрле оешмалары эшкә дә кереште. Ләкин японнар 1920–1922 елларда бу якларда шундый рус хөкүмәтләре (Меркулов-Медведев) ясап караган булсалар да2, аннан һичбер нәтиҗә чыкмаганга, бу русларга зур ышанычлары бар икәнен күрсәтә торган бер хәрәкәт тә эшләмәделәр. Бу эш шулай ук Украина мөһаҗирләре арасында да яңа бер өмид тудырды. Амур ягының халкы йөздән алтмыш бише украиналы икәнен алга сөреп, анда Украина җөмһүрияте ясау ляземлеге алга ташланды3 һәм шул юлда фикер эшләргә тотынды.
Бу хәрәкәтләр Аурупадагы рус мөһаҗирләре арасына да бик зур бүленү-аерылу салды. Теләсә – Украина, теләсә – монгол-бурят, теләсә – рус җөмһүрияте булсын, тик большевик кына булмасын дигән фикер артыннан күпчелек китте. Русияне әле һаман бүленми торган бер берлек итеп хисаплап йөри торган һәм большевик сабакларыннан һичбер гакыл ала алмаган рус олугларын курку басты. Русияне бүлү башлана, олуг Русия бетә дигән курку туды. Большевиклар үзләре дә Ерак Шәрекътагы бөтен тавышларның үзләренең актык юрганнары өчен булганын сизделәр. Үз идарәләре өчен тәһлекәнең шуннан башланганын күрделәр. Яһүдиләр кулында булган рус гәзитәләрендә паника башлатты. Большевик егылу берлә погром була дигән фикерне 2+2=4 кебек кабул итеп хәрәкәт итәргә тотындылар һәм моннан чыгарган нәтиҗә буенча большевик идарәсен сакларга кирәк дигән фикергә килделәр. Алар бу фикерне рус укучысына һазым иттерү берлә мәшгульләр. Билгеле, беренче сүзне бу эштә алар сөйләмәделәр. Аны русларның зур бер профессоры, искедә хариҗия назыйры булган Милюковтан сөйләттеләр. Милюков үзенең Парижда Ерак Шәрекъ хакында укыган мәгърузәсендә (1 март) японнар ярдәме берлә Амур өлкәсен аерып бер дәүләт ясарга теләүчеләргә бик каты һөҗүм итте һәм аны Ватан хаиннары арасына кертте. Ул сүзен: «Русиянең милли мәнфәгатьләре бөек тәһлекә алдында. Совет хөкүмәтенең Русиянең мәнфәгатен сакларлык дәрәҗәдә куәтле булуын телибез», – дип тәмамлады. Йөз алтмыш миллион Русия халкының хафалануынмы, әллә шуларны коткарыр өчен Русиянең бер кырыеның киселүенме ихтыяр итәсең дигән сөальгә Милюков, күзен дә йоммыйча: «Мин Русия халкының җәфа чигүен артыграк күрәм», – дип җавап бирде. Ул бу сүзләре берлә баштанаяк большевик режимын саклаучылар арасына чыкты. Бу мәгърузә үзе дә бик күп сүзләргә сәбәп булды. Ерак Шәрекъта башланачак сугыш та Япония яклы булучыларның күпчелеге гаскәрләр арасында булганга, март ахырларында генерал Деникин4 да Парижда бер мәгърузә укыды. Вакыты берлә ак хәрәкәтнең башында торган бу генерал Кавказ, Украина һәм Кырым милләтчелеге берлә көрәшергә бик күп көч сарыф иткән һәм, шуның аркасында көчсезләнеп, чын дошманы булган большевиклардан җиңелгән иде. Менә бу батыр генерал, үзенең хәрәкәте тарихын уйлап та тормыйча: «Большевик хөкүмәте берлә рус милләтчелеге мәнфәгате берләште. Һичбер рус гаскәре, буфер хөкүмәт ясыйбыз дип, большевикларга каршы бармаска тиеш», – диде. Бу сафны куәтләндерер өчен булырга кирәк, большевик режимын сакларга тырышучылар бу «хариҗия назыйры» һәм «баш командан» янына «баш вәкил» булган Керенскийны5 да куштылар. Ул да үзенең мәгърузәсендә японнар берлә бергәләп большевикларга каршы сугышырга теләүчеләрне яратмаганын сөйләсә дә, ахырдан: «Бүленмәгән бер Русия ясарга теләүче бер дәүләт тә юк. Әгәр андый бер дәүләт булып большевик җәфасыннан коткарырга теләсә, мин аның алдында тезләнер идем», – диде. Ләкин бу мәгърузәдә рус мөһаҗирләре арасындагы чуалуны арттырды һәм алар арасындагы кычкырышны тирәнәйтте генә. Мәскәүнең «Правда» гәзитәсе дә (23 март) шул кычкырышлар-тавышларга каратып озын бер мәкалә язды6. Ул, Милюков берлә генерал Деникинны үзенең химаясенә алып, аларга каршы булганнарны бик каты тирги һәм ишәкләр дип сүгә. Ләкин Ерак Шәрекъ мәсьәләсе хакында бер сүз дә әйтә алмый.
Безгә русның карасы да, кызылы да, агы да бер булганга, безнең милли мәсьәләмезгә килгәндә, боларның безгә каршы дошманлыклары берсеннән-берсе калышмаганга, әлбәттә, без боларның берсе яклы да түгелмез. Без үземез яклы һәм үземезнең халкымыз яклы гына. Без япон-совет мәсьәләсенә дә шул ноктадан гына карыймыз. Без, руслар кебек, бер милләтне икенче бер милләтнең килеп коткаруына ышанмыймыз һәм аны көтмимез дә. Бу эшкә без үземез хәзерләнәмез һәм үз көчемез берлә халкымызның мөкаддәрәтен алырга тырышамыз. Без бу эшнең япон-совет сугышы берлә генә тәмам булачагына ышанмасак та, безнең сәяси дошманымыз Советларга каршы японнар сугыш ачачак булсалар, без, дошманның дошманы дуст кагыйдәсе буенча, япон тарафында булачакмыз. Японнарның җиңелүләре рус империализмы кебек бөтен дөньяның башына бәла булган бер албастының канатын кисәчәк булганга, табигый, Русиядә изелгән халыклар тарафында булачакмыз һәм аларның котылуы өчен тагын да киңрәк мәйданда тагын да ныграк эшләячәкмез. Ләкин без япон-совет сугышына өмидемезне баглап куеп, тумаган тайны дагалап маташмаячакмыз, һаман эшемездә булачакмыз. Ләкин бу сатырда һәм бу кычкырышларда безнең өчен һичбер вакыт хәтердән чыгарырга ярамаган бер хакыйкать мәйданга чыгып кала бара. Ул да – рус мөһаҗирләренең үзләренә «демократ» дип исем таккан кешеләренең дә, рус булмаган милләтләрнең аерылу мәсьәләсе килеп чыгу берлә, үзләренең төсләрен югалтып, үзләренең хакларын теләгән милләт һәм өлкәләргә каршы шәйтан берлә булса да берләшергә хазир булулары һәм бу милләтләрнең хакларын бирмәүдә бөтен рәзаләтләргә разый булулары. Бәрәкәт бирсен, без русларның бу тотрыксызларын күптән аңладык һәм алардан күптән өмидебезне өздек. Әгәр без дә рус демократиясенә садыйклыкны саклаган булса идек, бүген, Милюковлар, генерал Деникиннар, большевик кочагына атылган вакытта, нинди хәлдә булыр идек, милләтемез алдында нинди оятлы булып калыр идек һәм тарихымыз алдында үземезне ничек аклар идек.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Ерак Шәрекъта. «Яңа милли юл» журналының 1932 елгы 5 нче (май) санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.
«Берлинда» дигән хәбәрдә «Мәҗмугабызның баш мөхәррире Гаяз Исхакый, Коддестәге Ислам корылтаеннан кайтышлый Берлинда туктап, 26 мартта бер конферанс бирде. Ислам корылтае һәм аның эшләре, шулай ук ислам һәм гарәп дөньясындагы бүгенге хәрәкәтләр турында тулы һәм безнең өчен яңа булган мәгълүматны эченә алган бу мөһим конферанс зур дикъкать берлә тыңланды» диелә. Янәшәдәге «Варшауда» дигән икенче бер хәбәрдә исә «Мәҗмугабызның баш мөхәррире Гаяз Исхакый Варшауда «Прометей» клубында 14 апрельдә Коддестәге Ислам корылтае һәм гарәп дөньясы хакында бер мәгъруза укыды. Гаяз бәкнең бу мөһим мәгърузасы бик зур дикъкать берлә тыңланды. Конферанста «Прометей» әгъзаларыннан башка тагы шул мәҗлескә махсус чакырылган бик күп поляк җәмәгать эшчеләре дә килгәннәр иде. Гаяз бәкнең бу хактагы икенче мәгърузасы бәйрәмнән соң Варшау Шәрекъ институтында булачак» диелә (29 б.). Журналның бу санында «Остазбикә» исемле әсәремне эзлим. Кулларында бу әсәр булган кешеләрнең «Яңа милли юл» адресы берлә җибәрүләрен үтенәм. Китап күчерелеп алу берлә тоткарсыз кире кайтарылачак. Алдан ук рәхмәтләр берлә – Гаяз Исхакый» дигән мөрәҗәгать тә басылган.
1 …1922 елда Вашингтонда Япониянең дә катнашуы берлә ясаган могаһәдәгә… – 1922 елның 6 февралендә Вашингтонда тугыз дәүләт вәкилләре Кытайның суверенитетын хөрмәтләү, илнең территориаль һәм административ бөтенлеген хөрмәт итү принцибы турында килешүгә кул куялар.
2 …японнар 1920–22 нче елларда … рус хөкүмәтләре (Меркулов-Медведев) ясап караган булсалар да… – рус эшмәкәре, җәмәгать һәм сәяси эшлеклесе Николай Дионисьевич Меркулов (1869–1945), 1921–1922 елларда Амур буе Вакытлы хөкүмәтендә хәрби-диңгез һәм чит илләр эшләре министры, бертуганы Спиридон Дионисьевич Меркулов (1870–1957) шул ук елларда әлеге хөкүмәтнең рәисе булган.
3 …Украина җөмһүрияте ясау ляземлеге алга ташланды… – бу эш милли-мәдәни автономия төзү белән чикләнелгән.
4 Деникин – Антон Иванович Деникин (1872–1947), генерал-лейтенант; 1920 елдан эмиграциядә.
5 Керенский – … нче биттәге искәрмәне карагыз.
Химаясендә – кул астында.
Фигълән – хәзерге вакытка.
Хазим – алдан күрүче, тапкыр.
Могаһәдәгә – килешүгә.
Имкян – мөмкинлек.
Тәһлекәнең – һәлакәтнең.
Һазым иттерү – сеңдерү, үткәрү, ярдәм итү.
Мәгърузәсендә – докладында.
Мөкаддәрәтен – тәкъдир ителгәнен, билгеләнгәнен.
Рәзаләтләргә – түбәнлекләргә.
Садыйклыкны – тугрылыкны.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 352-356.