Көз айларында ислам өммәтләренең бер корылтай җыярга теләүләре хакында гәзитәләрдә хәбәрләр күренгән иде. Бу корылтайның урыны итеп кайбер гәзитәләр Коддес шәһәрен күрсәтәләр, кайберләре Мисырда булачак дип язалар һәм бу эшнең башында гарәп мөселманнары йөргәнен сөйлиләр иде.
Корылтайның програмы хакында да бер-берсенә охшамаган төрле-төрле фикерләр йөри иде. Яһүди матбугаты, бу корылтай аларның зарарына карарлар алыр дип курыкканга, төрлечә иттереп аңа каршы интригалар чәверә иде. Ул Аурупаның христиан галәмен куркытыр өчен, бу эшне Арз Мөкаддәстән христианнарны куу өчен ясалган бер эш кебек күрсәтергә тели вә француз католик матбугатында, хосусән «Echo de Paris» гәзитәсендә бу хакта ялган мәкаләләр яздыра иде. Икенче яктан, ислам дөньясының төрле почмагында төрле шөбһәләр уяндыра торган хәбәрләр таратыла иде. Төркиядә бу корылтай Төркия инкыйлабының алган юлын тәнкыйть итәр өчен һәм ислам дөньясын Төркиядән суындырыр өчен эшләнә торган бер эш кебек күрсәтелә вә Төркия әфкяре гомумиясе төрле ялганнар берлә зәһәрләнә иде. Мисырда, Гыйракта вә башка гарәп илләрендә Корылтайның максаты – хилафәт мәсьәләсен мөзакәрә һәм моны хәл итү дигән хәбәрләр таратыла һәм сабикъ хәлифә Габделмәҗид әфәнденең1 хәлифәлеген таныячак диелә иде. Шулай итеп, ислам дөньясын, корылтайга килмәстән элек, бер-берсенә башка булган фикерләр янында әйләндерергә һәм бер-берсенә мохалиф күрелгән ислам дөньясының олуглары арасында бүленгән итеп күрсәтергә теләнелә иде.
Дөнья матбугатында яһүдиләр бик зур роль уйнаганга, алар Аурупаның фикер дөньясын бутауда шактый уңыш та күрсәткәннәр вә кайбер Аурупа дәүләтләрен өркетә дә алганнар иде. Ислам тарихында бик зур роль уйнаган төрек галәмен дә, кичә генә әле хилафәт берлә солтанатның бергә җыелган урыны булган һәм гасырлар буе ислам дөньясының мәркәзе булган Төркияне дә – бу көнге җөмһүриятче Төркияне дә, Төркиядә бетерелгән хилафәтнең күрше мәмләкәттә таралып, Төркиягә каршы бер барлык тудырылачак дип шөбһәгә төшерә алганнар иде. Бу корылтайны җыючыларның башлыгы Коддес мөфтисе әлхаҗ Әмин Хөсәен әфәнде тарафыннан корылтайның җыелачак урыны Коддес шәриф булачак дип игълан ителгәч, Төркия хөкүмәте Коддеснең мандаты иясе булган инглиз хөкүмәтенә нота берлә мөрәҗәгать итеп, үзенең бу эшкә дустча карамаячагын белдергән иде. Корылтайны җыючы һәйәт тә, үзенең програмын ачык игълан итеп, анда һичбер хилафәт мәсьәләсе юклыгын белдереп, мөселман дөньясын тынычландырган һәм Төркиягә каршы да һичбер дошманлык булмаганын белдергән иде. Ләкин бу ялган хәбәрләрне таратучылар бу корылтайның алар файдасына булмаячагын белгәнгә, алар матбугат дөньясында корылтайны төшерә торган хәбәрләрне таратудан ваз кичмәделәр. Мөселман матбугатының берләшкән бер җәбһәсе булмаганга, ул бу уенны ачып сала алмады һәм ислам мөэтәмәре хакында тугры бер фикерне йирләштерерлек бер көч-куәт күрсәтә алмады.
Шул чуалчык хәбәрләр йөреп торганда, Идел-Урал истикъляль комитетының башлыгы сыйфаты берлә мин дә Коддес шәрифтән, әлхаҗ Әмин Хөсәен әфәнденең имзасы берлә чакыру алдым. Берничә елдан бирле Русиядәге мөселманнарның дини кысынкылыклары берлә тартышучыларның берсе булганга, мин монда һичбер гайре табигыйлек күрмәдем. Русия мөселманнарының бу көнге күргән золымнарын, мөселман дөньясына каршы империалист сәясәтләренең мәгънәсен аңлатыр өчен, бу уңай форсаттан файдалану өчен, мин үземне бу корылтайга катышырга вөҗданан бурычлы таптым. Иптәшләргә, дустларга киңәш сорап мөрәҗәгать иттем. Алган җавапларда минем баруымның кирәклеге, большевик идарәсе астындагы мөселманнарның нинди золымга мәгъруз калганын белдерүнең тиешлеге сөйләнә иде. Ләкин Аурупа матбугатында безнең истикъляль комитәмезне шөбһәгә төшерә торган хәбәрләр көннән-көн күбәя иде. Анда бу корылтайның җөмһүриятче-инкыйлабчы Төркиягә каршы бер юл алачагы күрсәтелә иде. Безнең комитә төрек милләтенең бер өлеше булган Идел-Урал төрек-татарының бер милли оешмасы булганга, табигый уларак, без мөстәкыйль бер төрек дәүләтенә дошман булган бер агымга кушыла алмый идек. Төрек дөньясының нинди генә бер өлешенә булса да каршы йөрү безнең алган милли юлымызның нигезенә мохалиф иде, безнең истикъляль байрагымыз янына җыелган бөтен Идел-Уралның теләгенә каршы иде. Егерме биш ел бербуйдан төрекчелек юлыннан йөргән бер кеше булуым сыйфаты берлә бу минем шәхси юлыма да, төрек вөҗданыма да каршы иде.
Шул шөбһәләрне бетерер өчен без төрле рәсми йирләрдән мәгълүмат җыйдык. Ислам мөэтәмәренең идарәсенә язып, аның програмын сорадык. Бик күп төрле йирләрдән алган мәгълүматымыз һәм корылтайның програмы (мәҗмугамызның үткән санында басылды), безнең бөтен шөбһәләремезнең урынсыз булганын күрсәтте. Корылтайның мөселманнар арасына аерма сала торган һичбер төрле мәсьәлә берлә (мәсәлән, хилафәт мәсьәләсе кебек) уграшынмаячагы мәгълүм булды. Без дә корылтайга катышырга карар бирдек. Күрше, дуст комитәләрнең әгъзалары берлә дә языштык. Ләкин юллар бик озын, вакыт бик кыска һәм икътисади имкян бик тар булганга, Русия мөселманнарының бөтен өлкәләренең комитәләре берлә бергә җыелып килә алмадык. Ялгыз Шималь Кавказ комитәсе вәкиле Сәгыйд Шамил бәк2 берлә икәү генә корылтайда хазир була алдык. Кашгар мөселманнарының вәкиле сыйфаты берлә Корылтайга иштиракь иткән Муса Җарулла әфәнде3 дә Русия мөселманнарының кайгыларын, дәрдләрен аңлату юлында безнең бу мөкаддәс дини йөгемезне бүлешә һәм безнең берлә бергә хәрәкәт итә.
Ләкин бик күп төрле мөһим эшләр эчендә бу өч кеше генә азлык итә, Русиянең эчендә булып яткан золымнарны аңлатып бетерергә төрле имкян биреп бетерә алмый. Шулай да без үз өстемезгә төшкән милли фарызны үтәргә бөтен көчемез берлә тырышамыз.
Без Корылтайга килгәч, Аурупа һәм кайбер мөселман матбугатында Корылтай турында сөйләнгән сүзләрнең-язуларның бик мөбаләгале булуын, Корылтайның максаты ялгыз, таркау яткан ислам көчен бергә җыю, дөнья йөзенә чәчелгән, сибелгән мөселманнарны бер-берсенә таныштыру, ислам дөньясының уртак булган мөкаддәс урыннарын (Хәраме Шәриф, Мәсҗеде Акса, Пырак Шәриф4) саклау гына икәнен күземез берлә күрдек, колагымыз берлә ишеттек. Монда җыелган мөселман вәкилләренең һичбер дәүләтнең эчке эшенә катышырга теләмәгәнен күрдек, белдек. Корылтай шул програм буенча эшкә кереште һәм эшләп ята һәм, иншалла, эшен зур уңыш берлә тәмам итәчәк, һәм без дә өстемездәге бурычларның, барысын да булмаса да, зур бер өлешен үти алган булырмыз. Без дә илемездә кан һәм яшь эчендә яткан милләттәшләремезнең аһ-зарларын ишеттерә беләмез, ислам дөньясына каршы һөҗүмгә керешкән большевик империализмының канлы йөзен ача алырмыз. Гаребтә җиңелгән бу империализмның бу көн Шәрекъта йөреткән програмы – Шәрекъка һөҗүм итү, хосусән ислам дөньясын үз максатына корал итү булганын аңлата алырмыз.
Бу юлда ислам дөньясының кайбер алданган угыллары безгә каршы чыгачак булса да, Корылтайның бөтен самими бүлеге безнең берлә бергә икәнлеге һәм мөселман әфкяре гомумиясенең безгә даимән ярдәмче булачагын шул кыска вакыт эчендә дә берничә мәртәбә күрдек. Миграҗ кичәсендә Мәсҗеде Аксада укылган намаздан соң, мин Русия мөселманнарының большевикларга каршы диннәре, милләтләре өчен сугышта шәһид булган угыллары-кызлары өчен бер “Фатиха”* укуны үтенгәч, ун мең мөселманның күз яше эчендә, «Фатиха» укыганнары вә мине, Русия мөселманнарының углын, меңнәрчә авыздан чыккан тәкбир берлә, «Әлһәмен насыйр мән насыйретдин» догалары берлә озатканнары бу өмиднең дөрестлеген ныгытты һәм безгә милли-дини бурычымызны тагын да ныклап үтәргә кушты.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Ислам мөэтәмәре. «Яңа милли юл» журналының 1932 елгы 1 нче (гыйнвар) санында «Коддес Шәриф. Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.
Бөтендөнья мөселманнары Корылтае (Конгрессы) Коддеста (Иерусалимда) 1931 елның 6 декабреннән 17 декабренә кадәр барган. Анда Фәлистыйн мөфтие хаҗи Әмин Хөсәйни җитәкчелегендә Үзәк башкарма комитеты сайланган, составына Гаяз Исхакый да кертелгән.
Журналдагы текст ахырында Ислам корылтаенда катнашкан бер төркем эшлеклеләрнең фоторәсеме урнаштырылган. Арада Гаяз Исхакый да бар.
1 …сабикъ хәлифә Габделмәҗид әфәнде… – Мостафа Кәмалның (Ататөркнең) 1924 елның 3 мартта игълан иткән указы белән хәлифәлек бетерелә, соңгы хәлифә Габделмәҗид II (1868–1944) Төркиядән куып чыгарыла (Мәккә шәһәрендә күмелгән).
2 …Шимал Кавказ комитәсе вәкиле Сәгыйд Шамил бәк… – Журналның бу санындагы «Ислам корылтаенда» дигән хәбәрдә «Сәгыйд бәк Шамил – Коддестәге Ислам корылтаена Төньяк Кавказ истикъляль комитеты рәисе Сәгыйд бәк Шамил (мәшһүр шәйх Шамилнең баласының баласы) чакырылган иде. Сәгыйд бәк, Коддескә барып, Корылтайның эшләренә катышты» диелә.
3 Муса Җарулла әфәнде – Муса Бигиев (1875–1949), дин галиме, фәлсәфәче, җәмәгать эшлеклесе.
4 Хәраме Шәриф, Мәсҗеде Акса, Пырак Шәриф – Хәраме Шәриф – Кәгъбә янындагы изге мәчет; Мәсҗеде Акса – Иерусалимдагы изге мәчет; Пырак Шәриф – җәннәттәге изге мифик ат
Мөэтәмәре – конференциясе.
Коддес – Иерусалим.
Арз Мөкаддәстән – Палестинадан.
Хилафәт –хәлифәлек.
Мөзакәрә – фикер алышу, тикшерү.
Мохалиф – каршы килә торган.
Әлхаҗ – хаҗи.
Җәбһәсе – фронты.
Мәгъруз калганын – дучар булганын.
Хазир була – катнаша.
Мөбаләгале – арттырылган.
Әфкяре гомумиясенең – җәмәгатьчелек фикеренең.
* Коръәндәге «Фатиха» сүрәсе турында сүз бара.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 275-278.