Идел буеның уяну дәверен күздән кичерсәңез, моның һәрбер борылышында, һәрбер яңа адымында, һәрбер яңа төскә сугылуында һичбер үзгәрми торган бер җепнең – берлек җебенең сузылып килгәнен күрерсез.
Курсави, Мәрҗаниләр вакытында бу җеп дин төсендә булып, бөтен Русиядәге төрек-татарны мөселманлык берлегендә берләштерергә, аларның һәммәсенә уртак булган динне, исламиятне ислях итеп, аны Аурупа мәдәниятенә якынлаштыру юлында эшләнеп килә. Исмәгыйль Гаспринский, Каюм Насыйри дәверендә бу җеп, милли төс алып, бөтен Русиянең төрек-татарын харистә берләштерү төсен ала; бер типта мәктәп ясау, бер төстә матбугат, әдәбият тудыру юлына керә. Бу ике агымга шактый озын вакытлар бергә барырга туры килгәнгә, болар арасында каләм, сүз тартышы булып килсә дә, берлек ике тарафтан да кул тидерми торган бер нигез итеп сакланып барыла иде. Милләтне саклауда иң зур роль уйнаган шул берлек нигезе һичбер агым тарафыннан кыймылдатылмый, салландырылмый, селкетелми иде. Киресенчә, Русиядәге төрек-татарны христианлаштыру төсендә бетерергә теләгән рус хөкүмәте вә аның ярдәмче көчләре, бу берлектә үзләренә каршы иң зур дошман күргәнгә, ул берлеккә каршы һәр яктан һөҗүм итәләр иде. Уруслар Идел буе мөселманы берлә казакъ-кыргыз мөселманнарының дини оешмада берләшүләренә каршы киләләр, казакъ-кыргызларның Уфа Диния нәзарәтенә керүләренә разый булмыйлар. Аларның дини эшләрен һичбер башсыз-нисез калдыралар. Идел буе мулласының, мөгаллименең казакъ-кыргыз кардәшенә дин өйрәтүенә манигъ булалар.
Бу берлек милләтчелек төсенә кереп, бер типтагы Аурупа ысулында мәктәпләр ачыла башлагач, рус хөкүмәте вә аның руслаштыручы оешмалары бу юлда да яңа бер киртә салырга маташалар. Алар, казакъ-кыргызларны Идел буеннан һәм Төркестаннан аерыр өчен, казакъ-кыргызларга рус әлифбасына нокталар – мәдләр куеп, яңа бер әлифба дөньяга китерәләр вә шуның башчысы итеп казакълардан Алтынсары1 дигән бер кешене күрсәтеп, казакъча китапларны шул әлифба белән басарга керешәләр. Ләкин аерым кабиләләргә бүленсәләр дә, боларда милли берлек тойгысы бик куәтле булганга, рус хөкүмәтенең бу аеру сәясәте кысыр кала. Диндә һәм харистә берлек көннән-көн тирәнәя, киңәя.
1905 елгы ихтиляльдән соң Русиядә сәяси партияләр ясала башлангач та, бу берлек сәяси бер төс ала. Фиркаләрнең барысы да бу берлекне нигез итеп таный. Дөньядагы бөтен төрек кабиләләренең әгъзалары бергәләшеп, берләшеп, бер сәяси көч хәленә керәләр. Кырым, Идел буе, Кавказ, Төркестан һәм Себер төрекләренең кайсысының гына эше булса да, буны фракция үз эше итеп, беравыздан эш күрә, беравыздан барысының да хакын саклар өчен тартыша. 1907 елдагы Столыпин указы берлә төркестанлылар һәм казакъ-кыргызлар сайлау хакыннан мәхрүм ителеп, Кавказның сайлау хакы киметелгәч, Думадагы төрек-татар фракциясе, депутатларының күпчелеге Идел буеннан булса да, үзенең берлек ганганәсен бозмады. Үзен бөтен Русия төрек-татарларның илчесе кебек тотты. Фракциянең яшәве өчен кирәк булган матди вә мәгънәви көчнең 80 % ы Идел буеннан чыкса да, ул һаман бөтен Русия төреклегенең эше берлә шөгыльләнде. Бу вакытларда Идел буенда туган төрле яшерен җәмгыятьләр дә, туган йирләре Идел буе булуга карамастан, Төркестанда да, Кавказ һәм Кырымда да үз илендәге кебек эшләде, бу берлек юлыннан һичбер вакыт сапмады.
1917 елгы революциядән соң корылган бөтен оешмаларда бу берлек нигез булып килде. Мәркәзи Мөселман шурасы, Гаскәри шура, Хатыннар оешмасы, Укытучылар берлеге, Голямалар иттифакы – берсе дә бу берлек нигезеннән чыкмадылар. Ул вакытларда гаскәргә алыну Идел буе берлә Кырымда гына булса да, Гаскәри шураның эшләренә кавказлы һәм төркестанлы кардәшләремезне катыштырдылар. Кавказдагы әрмәни-төрек кычкырышында, Кырымдагы большевик-татар сугышында, Төркестандагы истикъляль сугышларында – барысында да кулларыннан килгән чаклы гаскәри көчләрен бирүдән тартынмадылар һәм кардәшләре берлә бергә аларның өлкәләрен дошман рустан саклар өчен бик күп шәһит бирделәр.
Бу берлек тойгысының бик тирән икәнлеген күргән кызыл руслар да үзләренең төрекләр өстендә баш булып торуларына бу тойгыны куркынычлы күрделәр. Үзләренең гомерен сузар өчен тәдбирләр алдылар. Алар бу берлекнең иң көчле җирендә «икелек» тудырырга керештеләр. Идел буенда татар-башкортның башкалыгы фикерен уртага аттылар. Моңа идеолог итеп берничә сәяси баланы алга сөрделәр, алар авызыннан башкорт дошманлыгын эшләтергә керештеләр. Ләкин берлек тойгысы бик тирән йирләшкәнгә, бу эш тә нәтиҗәсез калды. Милләт Мәҗлесендә бу ике кабилә балалары берләшеп, берлек нигезендә милли-мәдәни мохтария кордылар. Берлек нигезендә Идел-Урал җөмһүрияте ясарга керештеләр. Большевиклар хаким булгач кына, бу бүленүчеләр үзләренең бүлү сәясәтләренә яклаучы таптылар. Большевик көчләренә таянып кына, мең ел бергә яшәгән, бергә дәүләт корган бу ике төрек кабиләсен аерып, берлек нигезенә корылган Идел-Урал җөмһүриятен кисәкләп, кызыл Башкортстан мәйданга китерелде. Тел берлеген бетерер өчен, кайбер тау башкортлары сөйләгән кебек язарга, матбугат яратырга, дини берлекне бозар өчен, патша заманының нәфрәтле казыйларыннан гына Гыйниять казыйны үзләренә мөфти итеп куйдылар2.
Ләкин кызыл русларның бу планнары бик акыллы төсле күренсә дә, берлек тойгысы бик куәтле булганга, бу юл да кысыр калды. Бу көнге көндә яши торган аерым оешмалы кызыл Башкортстан һәм кызыл Татарстанның башларында Мәскәү тарафыннан куелган башлыклар башка-башка булсалар да, тормышның үзенең көчләве берлә, болар харис юлында бөтенләй бер кебек хәрәкәт итәргә мәҗбүр булдылар һәм берлек юлыннан киттеләр. Кызыл рус кушуы берлә чыгарылган яңалыклар ыргытылды. Большевиклар бу бүлү-бүленүне Идел буенда гына татбикъ итмәделәр, аны Төркестанга да китерделәр. Анда да төрекмән, үзбәк, кыргыз, казакъ һәм каракалпак өлкәләрен ясарга вә һәр кабиләне аерым милләт итәргә, һәрберсенә башка әдәбият, матбугат тудырырга керештеләр. Берлек байрагы астында беренче форсатта тупланырга тора торган, Хәзәр диңгезе аръягындагы 26 миллионлы төрек халкын бүлгәләп, кисәкләп, зәгыйфьләндереп, үзләренә багларга теләделәр.
Ләкин соңгы елларда булып үткән вакыйгалар, «Солтангалиев эше3», Төркестан коммунистларының мәхкәмәләре кызыл русларның бу бүлү-аеру сәясәтенең халкымыз эчендә бик зур реакция тудырганын күрсәтте. Төрек коммунистлары, комсомоллары арасында берлек тойгысы, руска башкалык уе бик көчле икәнен белдерде. Кызыл руслар тагы куркуга төштеләр. Бөтен төрек өлкәләрендәге бу милли уянуның сәбәпчеләрен эзләргә керештеләр. Чехлар, финнар һәм полякларда булып үткән бу дәвергә безнең төрек халкының керүе дә табигый булса да, бу тойгыны үстерүче куәтнең иң зурысы рус золымы икәне һәркемгә билгеле булса да, большевик руслар моның сәбәбен читтән карарга тотындылар. Алар мөһаҗирлектәге милли тартышны алып баручыларны күрделәр. Алар берлә бик каты тартышырга керештеләр. Аларның эчләрен бозарга, алар арасына үз кешеләрен кертергә маташтылар. Ләкин тартышучы куәтләр кимемәде. Алар артканнан-артты. Аларның илләренә булган тәэсире киңәйде, тирәнәйде.
Большевиклар бу хәрәкәтнең Аурупадагы тәэсирен киметер өчен яңа бер нәрсә табып чыгардылар: Туран. Русиядәге төрекләр арасындагы бөтен истикъляль фикере бер Туран дәүләте ясау өчен эшләнә, имеш; бу эшләрнең артында, пәрдә артында, Анкара тора, имеш; бу Туран дәүләте, үзе төзелгәч, Һиндстанны да алачак, имеш; бу гына түгел, ул Аурупага да барачак, имеш…
Большевиклар бу фикерне үз матбугатлары аркылы гына түгел, ак рус матбугаты аша да Аурупага сугарга тырыштылар. Аурупаны яңа «Татар тәһликәсе” алдында тора итеп куярга маташтылар. Аурупа исәп-хисапны белгәнгә, ул большевикларның бу «бүки»ләрдән, әлбәттә, курыкмады. Истикъляль комитетлары эшләрендә дәвам итте. Аларның тәэсире тагын артты.
Большевиклар тагын яңа бер нәрсә эзләргә мәҗбүр булдылар. Күп эзли торгач, менә аны таптылар да: бу Азәрбәйҗан, Кырым, Идел-Урал һәм Төркестан истикъляль хәрәкәте бу өлкәләрдә аерым милли дәүләтләр ясар өчен чыккан хәрәкәтләр түгел, имеш дә, бу «татар»ларның төрекләргә каршы хәрәкәте, имеш. Имеш, бу Аксак Тимер – Баязид сугышының4 икенче бер төрлесе, имеш. Шуңар күрә бу хәрәкәт руслар өчен түгел дә, Төркия өчен зарарлы булачак, имеш. Бу Төркияне татарлар тарафыннан истиля өчен бер уен, имеш.
Бу фикер ничаклы балаларча булса да, акылы башында булган бер кеше дә ышанырлык булмаса да, большевиклар акча куәте берлә бу фикерне таратырга тотындылар. Шуның дөрестлеген күрсәтер өчен, сатып алынган агентлар аркылы анда-монда «фактлар» да ясадылар. Идел буйлы бер профессорның Төркиядә гыйльми төрек телләрен берләштерү турында язган бер китабы татарчылыкның Истанбулга һөҗүме кебек күрсәтелде. Идел буеннан чыккан бер мәбгусның, икътисади кризистан котылу өчен саклык кирәк, исрафтан саклану кирәк, дип сөйләгән сүзләре дә дәлилләр җөмләсенә кертелде. Румыниядә бер мәхәлләнең эчке тартышы татар-төрек дәгъвасына әйләндерелде. Башка йирләрдә дә шуңа охшашлы берничә нәрсә табылды. Большевик агентлары боларны һәр йирдә балаландырып-талаландырып сөйләде, язды.
Русиядән чыккан төрекләрнең большевик золымы талавы турында сөйләгән сүзләрен Төркиягә дошманлыктан сөйләнгән сүз төсе бирелергә тырышылды. Бу «татарчылык тәһликәсен» төрек әфкяре гомумиясенә кертер өчен, большевиклар бөтен юлларга мөрәҗәгать иттеләр. Хәзер большевик пропагандачылары, шул корал берлә коралланып, Русиядән күчеп килгән мөһаҗир төрекләр берлә Төркия төрекләре арасында бер-берсенә ышанычсызлык тудыру юлында эшлиләр. Бу көнге көндә большевик золымыннан иңрәгән, сыкраган кардәшләренең аһ-зарларын Төркиягә ишеттермәс өчен, барабан кагып яталар.
Ләкин Төркиядә милләтчелек көннән-көн киңәя барганга, төрекчелек киң халык катлавына кадәр барып җиткәнгә, анда большевик кул астында яшәгән төрекләрнең хәленә дә галяка көннән-көн арта бара. Төркиядә мәктәп-мәдрәсә күбәя барганга, большевикларның чын мәгънәсе булган рус империализмын аңлаучылар, русларның Казанны алу алдыннан Казан-Кырым низагы, Кырымны алганда, Кырым-Төркия низагы кебек бер уен икәнен һәм бу уенның төп максаты Төркия башына китереләчәк бәлагә хәзерләнү икәнен белүчеләр күбәйгәннән-күбәя баралар. Шуңар күрә большевикларның бу кадәр акча түгеп, бу кадәр гайрәт куеп эшләгән татар дошманлыгын ату фикерләре бушка чыга бара. Чөнки Коминтернның төрек милләте эченә дошманлык салыр өчен уйлап чыгарган уйдырмасы – дорфа һәм һичбер тәнкыйть күтәрә алмый торган ялган. Бу – безнең ерактагы һәм якындагы тарихымызга каршы килә торган ялган.
Әгәр «татар»ларда төрек дошманлыгы булса иде, сугыш вакытында бу татарлар, үзләре яшәгән Русиянең кануннарын бозып, Русия берлә сугышта булган Төркиягә ни өчен ярдәм итүдә булганнар? Ни дип боларның беренче корылтайлары русларның Истанбулдан вә Бугазларны алудан ваз кичүен үзенең беренче таләбе итеп куйган? Ни дип алар руслар тарафыннан ачтан үләргә мәхкүм ителгән 25 мең төрек әсирен ашатырга, эчертергә бу кадәр гайрәт сарыф иткәннәр? Ни дип боларның алман әсирлегенә төшкән егетләре, Төркияне сакларга дип, күңелле гаскәр булып, Төркиягә килгәннәр? Ни дип алар, Багдадка кадәр барып, Төркияне саклау юлында шәһит булганнар? Ни дип бу татарлар Русиядәге әсир төрек забитларын качырырга бу кадәр гайрәт иткәннәр? Ни дип 250 татар, рус Диване хәрбенә бирелерлек иттереп, төрекнең кыйммәтле забитларын, пашаларын, үзләрен тәһлекәләргә куя-куя качырганнар?
Бу вакыйгалар – безнең үз күземез алдында булып яткан һәм булып үткән хәлләр. Бу вакыйгаларны Истанбул «госманлылары» онытсалар да, Кавказ җәбһәсе команданы, Милләт Мәҗлесе әгъзасы онытмаган. Ул эшләрне күргән, Эшвид Салиб Әхмәри5, инглиз, алман һәм рус әркяне хәребләре боларны онытылмаслык вакыйгалар итеп кайд иткәннәр. Боларның мәгънәләре алты йөз ел элек булып үткән Солтан Баязид берлә Тимернең таҗ, тәхет өчен шәхси кычкырышларыннан кимме? Бу ак, кызыл русларны калтырата торган хәрәкәтнең кыйммәте азмы?
Большевик әмере берлә эшләнгән бу кычкырышлардан без һичбер курыкмыймыз. Без һаман үз юлымызда барамыз һәм үз илемездә үземез хуҗа булганга чаклы барачакмыз. Безнең максатымыз – Русиянең киләчәк бүленүендә төрек-татарларның иле булган өлкәләрдә милли, мөстәкыйль дәүләтләр ясау һәм аларның җәгърафи яктан берләшә алганнарын берләштерү. Бер-берсенә тоташ булган Идел-Урал һәм Төркестанны бергә кушуны үземезнең гаямыз итеп тотамыз. Шул тарафларга таралган татар, башкорт, мишәр, нугай, казакъ, кыргыз, каракалпак, үзбәк, төрекмән төрекләрен бер дәүләт астына җыеп, көчле, куәтле бер төрек-татар дәүләте тудыруны үземезнең иң зур теләгемез итеп йөртәмез вә шуның өчен тартышамыз.
Төркестанны кырык корамага бүлүче русларны вә аларның бәндәләрен берлек өчен ничаклы зарарлы дип белсәк, Идел-Уралны – татар-башкортка аеручыларны, Азәрбайҗанны Карабах, Яфу, Гәнҗәгә аеручыларны да шул дәрәҗәдә дошманымыз дип таныймыз. Бу хәрәкәтләрнең күбесенең мәсьәләне аңламаудан гына эшләнгәнен кабул итсәк тә, бу эшнең башында ГПУ агентлары торганын дәлилләр берлә белеп торганга, аларга дошман итеп карыймыз.
Җәгърафи яктан берләшергә мөмкин булмаган Кырым һәм Азәрбайҗан кардәшләремез берлә мәгънәви берлекне һичбер керләтмичә, кардәшлекне бозмыйча алып барырга тырышамыз. Төрле могаһәдәләр берлә безнең илләремездән сәяси чикләр берлә аерылган Төркия төрекләре берлә харис берлеген бозмаска иҗтиһад итәмез. Чехларның, өч зур дәүләт арасында таралган Ләһстанның истикъляльләреннән һичбер төрле киртә тотып кала алмаган кебек, безнең дә үз милли теләгемезне эшкә ашыруга мондый һичбер вак-төяк интригалар гына манигъ булып кала алмаячак. Безнең алган юлымыз халкымызны золым-җәбердән коткару булу булганга, империализмга каршы булган бөтен инсани көчләр безнең якта булачаклар. Безнең алган юлыбыз һичбер халыкның хакына тукынмыйча, үзебезнең рус аяк астында тапталган хакларымызны кайтару гына булганга, бөтен хаклык сөючеләр безнең берлә бергә булачаклар. Безнең юлымыз – тугры юл, һәм һәрбер тугры юл өскә чыгачак.
Безнең юлымызга киртә салучы, төрек милләтен кискәләргә, бүлгәләргә теләүчеләр тиз көндә мәсхәрә булачаклар һәм берлек җиңеп чыгачак.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Бүлү вә бүленү сәясәте. «Яңа милли юл» журналының 1931 елгы 10 нчы (октябрь) санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.
1 Алтынсары – Ибраһим һәм Алтынсарин (1841–1889), күренекле казакъ мәгърифәтчесе, педагог, язучы, фольклорчы, казакъ мәктәпләре ачучы. Казакъ балалары өчен казакъ һәм рус телләреннән дәреслекләр язып бастырган. Гаяз Исхакый 1917 елның февралендә үк казакъ дәреслегенең кирилл графикасында басылып таратылуын, гомумән, Алтынсаринның казакъ балаларына рус телен укытуга күп көч куюын өнәмәвен язган иде. И. Алтынсарин публицист сыйфатында матбугатта күбесенчә рус телендә чыгыш ясаган.
2 …патша заманының нәфрәтле казыйларыннан гына Гыйниять казыйны үзләренә мөфти итеп куйдылар. – Сүз Гыйниятулла Капкаев турында бара. 1914 елда мөфти Мөхәммәдъяр Солтанов, авыргач, үз урынына Гыйниятулла Капкаевны күрсәтсә дә, ул мөфти итеп билгеләнми. 1926–1928 елларда Г. Капкаевның Башкортстан мөселманнары мөфтиятендә казый булып торганлыгы билгеле.
3 «Солтангалиев эше» – Мирсәет Хәйдәр улы Солтангалиев (1892–1940), партия һәм дәүләт эшлеклесе, Совет властеның беренче елларында милли-дәүләтчелек төзелеше мәсьәләләре теоретигы. «Солтангалиевчелек» дигән сәяси ярлык тамгаланып, күп кенә татар һәм башкорт партия, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре исә 1920–1930 елларда «милли тайпылыш»та, М. Х. Солтангалиев фикерләренә теләктәшлектә гаепләнәләр һәм репрессияләнәләр.
4 …Аксак Тимер – Баязид сугышының… – 1400–1402 елларда Аксак Тимер (1336 тирәсе – 1405) белән Госманлы дәүләте солтаны Баязид (1357–1403) арасында Ангора (Анкара) янындагы сугыш Баязид гаскәренең җиңелүе белән тәмамлана, Баязид әсирлеккә төшә (шунда үлә дә).
Ислях итеп – реформалаштырып.
Харистә берләштерү – саклау.
Ганганәсен – традициясен.
Татбикъ итмәделәр – кулланмадылар.
Тәһликәсе – куркынычы.
Истиля өчен – басып алу өчен.
Мәбгусның – депутатның.
Исрафтан саклану – малны әрәм итмәү.
Галяка – бәйләнеш, элемтә.
Мәхкүм ителгән – хөкем ителгән.
Диване хәрбенә – хәрби трибуналга.
Җәбһәсе – фронты.
Әркяне хәребләре –
Кайд иткәннәр – теркәп калдырганнар.
Гаямыз – теләгебез.
Могаһәдәләр – килешүләр.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 253-259.