Соңгы айларда Казанда мәктәпләрне татарлаштыру һәйәте урта һәм югары мәктәпләрдә укыла торган фәннәргә истыйляхлар хәзерләү берлә шөгыльләнә иде. Бу мәсьәлә бик читен вә зур булганга, бу эшкә татарның кайбер укымышлылары да тартылган иде. Гыйлем юлында хезмәт итә торган төрле укымышлылар үзләренең кисеп алган фәннәренә истыйляхлар эзләү вә гыйльми тәгъбирләр билгеләү өстендә эшлиләр һәм шул юлдагы нәтиҗәләрне комиссиягә белдерә киләләр иде. Болар бу авыр эштә үзләреннән элегрәк шул юлдан үткән башка халыкларны (фин, чин, һ. б.) үзләренә үрнәк итеп алырга мәҗбүр иделәр. Алар да, шул халыклар юлыннан барып, бу истыйляхларны татарның үз теленнән, аның иске дәверләреннән сакланган язмаларыннан, шулай ук башка кардәш төрек ләһҗәләреннән – анатоли, азәри, үзбәк, казакъ, кыргыздан эзләргә тиеш иделәр. Тугры юл, эшнең гыйльми методы шуны теләгәнгә, истыйлях һәйәтендә эшләүчеләрнең күпчелеге шул табигый юлдан киткәннәр; кайбер фәнни истыйляхларны анатоли төрекчәсеннән табып алганнар вә башкалары өчен башка төрек ләһҗәләрдән киң рәвештә файдаланганнар; шулай итеп, телнең агышына-барышына истыйляхлар хәзерләнгән һәм татар теленең гыйльми бер тел булып китүенә кирәк булган нигез салынган иде.
Укымышлыларымызның бу авыр эшләре нинди генә яктан караганда да рәхмәт әйтерлек бер эш булганга, Татарстанның мәктәпләрен татарлаштырамыз дип барабан кагучы коммунистлар, татар эшчесенә җиңеллек ясаган бу әфәнделәргә иң башлап рәхмәт әйтергә кирәк иде. Гакыл, мантыйк шуны тели иде. Ләкин Совет Русиясе гакыл берлә йөри торган бер ил булмаган кебек, андагы файда һәм зарар да фән вә мантыйк берлә үлчәнми. Анда үлчәү, матди нәрсәләр өчен дә, мәгънәви байлыклар өчен дә бер генә – ленинизм гына.
Менә шул ленинизм үлчәвеннән караганда, татарның бу укымышлылары үзләренең бу хезмәтләре берлә татар эшчесе берлә рус эшчесен бер-береннән ераклаштырырга юл ачканнар, имеш. Алар муллалар, кулаклар тәэсиренә бирелеп, «төрекчелек» юлына кергәннәр, имеш. Алар ленинизм юлыннан тайпылганнар, имеш. Алар «зыянчылар», имеш… Фәлән, имеш, төгән, имеш.
Татарстанның бөтен гәзитәләре соңгы атналарда менә бу яңа «зыянчылар»ны тиргәү берлә шөгыльләнәләр; аларның буржуа йөзләрен ачу тәҗрибәләрен ясыйлар. Аларның нәсел-нәсебләрен тикшереп, кайсының әбисе мөзин кызы, кайсының кодагые сәүдәгәр хатыны икәнен дәлилләндереп-балландырып язалар. Бу эшкә шул мәсьәлә берлә шөгыльләнергә тиеш булган Татарстанның Гыйльми үзәге дә катыша. Ул укымышлыларның эшләгән эшләренә үзенең карашын күрсәтеп, бу юлда моннан соң булачак эзләнүләрдә асыл максат итеп ике нәрсәне билгели:
берсе истыйлях эзләүдә нигез итеп рус эшчесе берлә татар эшчесен берләштерүне күздә тота;
икенчесе татар милләтчеләреннән мирас булып калган «төрекчелек»тән ерак тора.
Кыска гына итеп әйткәндә, татар теленә фән истыйляхлары төрекчәдән алынмыйча, русчадан алынсын! Гыйльми үзәк мондый әмер бирү берлә генә калмый, ул бик күп татар укымышлыларын «төрекчелек»тә гаепләп, аларны эштән ераклаштыра һәм алар урынына Мәскәүнең һәрбер әмеренә «ләббәйкә вә сәгъдебәкә» дип тора торган кешеләрне билгели. Ул, шулай итеп, татар теле өчен фәнни истыйляхлар ясау, гыйльми тәгъбирләр билгеләүне гыйльми юлдан чыгарып, сәясәт юлына бора вә там рус милләтчелеге сукмагына кертә.
Әгәр Татарстан мәктәпләрен татарлаштыру шул юлдан китәчәк булса, әгәр татар теленә фәнни истыйляхлар ясау шул эздән барачак булса, татар мәктәпләре татар халкын руслаштыру өчен бер корал хәленә китерелгән булачак. Татарстанда идарә эшләрен татарлаштыру һәм гыйлемне, фәнне татарлаштыру дигән сүзләр төп руслаштыруны яшерер өчен матур сүзләрдән ясалган бер пәрдә генә булып калачак.
Без Мәскәү коммунистларының татарларны коммунист итәргә, аларны милләтчелек агымыннан читкә чыгарырга тырышуларын, аларны милләттәшләре булган үзбәк, казакъ, кыргыз, хосусән анатоли төрекләреннән ераклаштырырга теләүләрен аңлыймыз. Милләт агымы ул таралган төрек кабиләләренең берлек уен, төреклек тойгысын, Русия төрек кабиләләренең милли зурлык уен уята. Ул аларда тарихи дошман булган русларга ышанмау хисен тирәнәйтә. Ул аларда, үз көченә таянып, башка милләтләр кебек үз башына бер мәмләкәт төзү фикерен куәтләндерә. Бигрәк тә аларның анатоли төрекләре берлә бер булганын хис итү бу авыр көннәрдә аларга бер күңел җуанычы булып китә. Болар бары да тугры. Большевикларның бу 25–30 миллионлы төрекне бер-берсенә башка күрсәтеп, аларны аерырга, бүләргә теләве дә аларның карашларыннан тугры. Ләкин үзен интернационалчы дип бакыра торган Мәскәү коммунистының татарны руслаштырырга тырышуы, аның мәктәпләрен, фәнен, әдәбиятын кара руслыкка өстери торган бер корал ясарга теләве генә коммунизм мәсләге берлә һичбер оеша-сыеша торган нәрсә түгел. Димәк, үзләрен милләтчеләрдән өстен торучы дип дәгъва итә торган Мәскәү коммунистлары, безнең төрек-татар эшенә килгәндә, чеп-чи рус булып калалар һәм, күзләрен дә йоммыйча, борынгы Победоносцев-Ильминскийлар салган сукмактан йөри бирәләр. Аерма шунда гына: тегеләре өч төрле байрак астында тәре күтәреп киләләр иде, болары кызыл чүпрәк астында Ленин-Маркс сурәтләрен тагып киләләр. Гыйльми яктан караганда, болар тагын бер зур җинаятьне эшләргә хәзерләнәләр.
Татар теле төрек теленең бер ләһҗәсе генә. Бу ләһҗә, җәгърафи, тарихи сәбәпләр аркасында анатоли һәм азәри ләһҗәләреннән бераз аермалы булса да, үзенең якын күршеләр булган үзбәк, нугай, казакъ, кыргыз ләһҗәләре берлә аермасы юк дәрәҗәдә. Җәгърафи шартлардан килгән кайбер нәрсәләрнең исемнәре, кайбер сүзләрнең әйтелүе бераз аермалы кебек күренсә дә, телнең төбе, нигезе һәр йирдә бер. Болар арасындагы кечкенә аерманың һичбер йирдә алманнарның Пруссия берлә Бавария ләһҗәләре арасындагы аермалары дәрәҗәсенә килеп җиткәне юк.
Татар ләһҗәсе үзенең үсүендә, баюында һичбер вакыт үзенең төп тамыры булган иске төрекчәдән ераклашмады. Ул чит телләрдән сүзләр алганда да үзенең «үзлеген», төреклеген югалтмады. Гарәб, фарсы һәм рустан алынган сүзләрен дә ул үзенең тешләре арасында чәйнәп, кабыргаларын кырып, сындырып, аларны төрек өлгесенә куйды. Тел галимнәренең фикеренә күрә, бу ләһҗә әле бер дә арымаган, картаймаган, үзенең үсү дәверен үткәрмәгән. Әле аның эчендә яңадан сүз төрләре ясау өчен булган имкян тулы килеш файдаланып бетмәгән. Шуңар күрә аның киләчәге бик зур өметләр тудыра. Һәм табигый юлыннан барганда аның фән истыйляхларын ясап, гыйльми тел яратачагы катгый.
Ләкин Мәскәү коммунистларының әмерләре берлә бу телгә һичбер мөнәсәбәте булмаган рус истыйляхлары тутырылачак булса, ул үзенең үзлеген югалтачак, аның ашказаны бу кадәр күп бирелгән чит ашны сеңдереп бетерә алмаячак. Аның тәне, җаны бу дуңгыз итен кабул итә алмаячак. Ул йә бик каты итеп косачак, йә авырып, эңгер-сеңгер генә йөри торган бер чирле җан булып калачак. Бу рәвешчә ясалган гыйльми тел дә яһүди теле кебек бер «жаргон» төсенә керәчәк. Ул жаргонны халык аңламаячак. Иске дәвердә госманлы төрекләрендә булган кебек, ике теллелек туачак һәм халык берлә аның укыганнары арасында үтә алмаслык бер чокыр казылачак.
Мәскәү коммунист партиясенең эчендә мондый шайтанлыкларны белүчеләр бар икәнен без аларның «милли сәясәтләре»нең барышыннан күреп торамыз. Шулай ук татар мәктәпләрен татарлаштыру астында татар телен бозу, руслаштыру сәясәте алып баруны аңлы рәвештә эшләнә дип ышанамыз. Бу эш Татарстанда уңышлы чыкса, аның артыннан шул ук метод Казакъстанда, Үзбәкстанда, Төркестан, Кырым һәм Кавказда да кулланылачак. Шул юл берлә аларның да ләһҗәләренең ана тамыры киселергә тырышылачак.
Ләкин төрек халкы һәм аның кабиләләре мондый авыр дәверне беренче мәртәбә генә кичерми. Аның тарихында «инде бетте» дигән өметсезлек туганның икенче көнендә үк зур-зур дәүләтләр корып, шәүкәтле хөкүмәтләр ясаганын беләмез вә аның һичбер төрле авырлык каршында да үзенең «үзлеген» югалтмаганын күрәмез. Шуңар күрә, без бу яэҗүҗ-мәэҗүҗ тоткарлыгыннан малымыз-милкемезне бетереп чыксак та, үзлегемезне һәм шул җөмләдән телемезне саклап чыгуымызга ышанамыз. Большевикларның бу соңгы һөҗүмнәреннән дә курыкмыймыз; аны русларның кызылы-карасының безгә милли дошман булганын күрсәтә торган яңа бер дәлил итеп кенә карыймыз һәм алган юлымызда буламыз.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Татарстанда «фәнни истыйляхлар» ясау. Мәскәүнең яңа һөҗүме. «Яңа милли юл» журналының 1931 елгы 9 нчы (сентябрь) санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Мәкаләне Г. Хөснетдинова, гамәлдәге язуга күчереп, «Чын мирас» журналының 2013 елгы 2 нче (февраль) санынлда бастырып чыгарды. Текст «Яңа милли юл» журналыннан алынды.
ТАССР Үзәк башкарма комитеты һәм Халык Комиссарлары Советы 1921 елның 25 июнендә Татарстанда татар телен реализацияләү турында декрет кабул итә һәм декретны гамәлгә ашыру буенча махсус комиссия төзелә. Шушы уңай белән төрле фәннәр буенча фәнни терминнар булдыру мәсьәләсе дә көн тәртибенә килеп баскан була.
Истыйляхлар – терминнар, атамалар.
Ләһҗәләрдән – телләрдән.
Там – тулысынча.
Имкян – мөмкинлекләр.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 250-253.