Большевикларның бөтен гәзитәләре андагы хуҗалыкның искиткеч рәвештә үсүен язып ятканда, большевикларның чит илләргә чыгарган бөтен түрәләре, пропагандачылары бишьеллык планның көтелмәгән дәрәҗәдә эшкә ашуын сөйләп торганда, Сталинның соңгы нотыгы1, болытсыз көндәге яшен кебек, бердән һәркемнең күзен камаштырды. Аның большевизиядәге хуҗалык ысулын тәнкыйде СССРдагы бөтен коммунистларны хәйранга калдырды, чит илләрдәге большевик дустларының, үзләренең тормышларын большевикларга баглаган ахмаклар, вөҗдансызларның котларын очырды. Аларның баскан йирләренең баткаклык икәнен ап-ачык күрсәтеп, алар эчендә паник уятты.
Бу куркынычлы нотыкны Сталин 23 июньдә мәмләкәт хуҗалыгын алып баручыларның киңәшмәсендә сөйләде. Нотык бу киңәшмәдә бик каты тәэсир ясаганга, аны игълан итүнең зур аңлашылмауларга сәбәп булуыннан куркып, партия эчендә бу нотыкны игълан итүп-итмәү мәсьәләсе озын-озын мөзакәрә ителде. Моңарчы һәрбер тугры сөйләүченең авызын ябарга өйрәткән Сталинның үз нотыгы да партия цензоры астына керде. Соңыннан, ике атна вакыт үткәч кенә, аны төрле-төрле иттереп тәфсирләргә, хашияләр язарга өлгергәч кенә, 5 июльдә генә гәзитәләрдә игълан ителде.
Бу нотыкның гәзитәләрдә игълан ителгән кадәрлесе Сталин сөйләгән сүзләрнең тәмамымы әллә ул бик күп үзгәртелгәнме, әлбәттә, анысын без белмимез. Ләкин бу калган кыйсеме дә, большевик ноктасыннан караганда, искиткеч бер нәрсә. Моны сөйләүче кеше Сталин булмыйча, берәр партиясез зыялы булса иде, ул, шөбһәсез, «зыянчы» саналып, күптән атылыр, үтерелер иде. Әгәр бу сөйләүче партияле булып та, Сталин булмаса иде – ул оппортунист исәпләнеп, күптән партиядән куылган булыр иде, Соловкига сөрелер иде. Ләкин бу кеше Сталин үзе булгач, ЧКсы да, ГПУсы да, контроль комиссиясе дә – барысы да яшел тышлы китаплардан риваятьләр, Маркстан аятьләр, Лениннан хәдисләр эзләп, аңа хашияләр язу, аны тәфсир итү берлән генә канәгатьләнде.
Партиянең олуглары, коммунизм системының мәмләкәт хуҗалыгына китергән зарарларын санаган бу ачы хакыйкатьне татлы, баллы пилюльләргә буяп, үзләренең төче сүзләре берлә аның ачылыгын капларга тырыштылар. Ләкин хакыйкать бик ачы булганга, большевик ялчыларының бу зәхмәтләре бушка китәчәк. Күзләре шар кебек ачылган яшь коммунистларны һәм СССРның башка халкын бу язулар гына алдый алмаячак. Аларның алларына ачылган бу һәлакәт чокырын бу язулар, бу сызулар гына тутыра алмаячак.
Сталин үзенең нотыгында, большевик системыннан килеп чыккан кимчелекләрне берәм-берәм тәнкыйть иткәннең соңында, боларны алты маддәгә бүлә.
Большевик дәүләт хуҗалыгының алга китмәвенә беренче сәбәп – эшче куәтенең җитешмәве. Мәмләкәтне санагатьләштерер өчен салынган яңа завод-фабрикларда эшләүче җитешми. Шуңа күрә ул фабриклар кирәк кадәр эшли алмыйлар. Сталин моны күмәк хуҗалыклар һәм совхозлар ясалу аркасында авылның шәһәргә эшче көче бирмәве берлә тәфсир итмәкче була. Ләкин большевик статигы, авыл халкының һәр елны биш миллионга якын угыл-кызын шәһәрләргә, фабрикларга ташлап торуын язып торганга, Сталинның бу тәфсире тугры түгел.
Икенче хасталык – эшче халкының бер йирдә тормыйча, күчмә хәлендә, шәһәрдән шәһәргә, фабриктан фабрикка күчеп йөрүе. Сталинның сүзенә караганда, бу күчеп йөрүчеләр бөтен эшчеләрнең 40 % ын ясыйлар.
Өченче хасталык – эшнең уңышсызлыгы, эшләп чыгаруның азлыгы, эшләнгән малның бәһалеге. Моның төп сәбәбен Сталин эшченең «шәхси мәсьүл” булмавында күрә.
Дүртенче хасталык – эшче сыйныфында эшкә өйрәнгән осталарның җитешмәве, техник куәтләрнең аз булуы. Мәмләкәт өчен йөз меңнәрчә техниклар, осталар, миллионнарча эшкә өйрәнгән һөнәр ияләре кирәк. Сталин сүзенә караганда, болар мәмләкәттә юк.
Бишенче хасталык – партиясез мөһәндисләр, техниклар, осталарны читкә кагу, аларны эштән ераклаштыру һәм аларны зарарлы итеп тану. Сталин: «Безнең иптәшләр бик күп спецларны «зыянчы» дип арадан чыгардылар, төрмәләргә яптылар, Себерләргә җибәрделәр. Бу – хата. Без партиясез осталарга яхшы карарга тиеш», – ди.
Бу биш хасталык үзләре генә дә авыруны кабер якасына илтә торган чирләр булсалар да, Сталин әле моның берлә генә калмый. Ул алтынчы хасталыкны да алга ата. Ул да акчасызлык. Сталин сүзенә караганда, мәмләкәтне санагатьләштерергә һәм бишьеллык планны үстерергә моңа кадәр авыл хуҗалыгы, җиңел санагать һәм мәмләкәтнең бюджеты ярдәм итеп килде. Хәзер бу юл инде алар гына күтәрерлек түгел. Башка ярдәм чишмәләре табарга һәм башка йирләрдән акча эзләргә кирәк.
Боларны бергә җыеп, кыска гына итеп әйткәндә, большевик хуҗалыгында кара эшне эшләүче җитешми, булган эшче дә бер урында йирләшеп, үзенең эшен алып бармый; күчеп йөреп вакытын, көчен әрәм итә. Санагатьне алып барырга җитәрлек осталар, техниклар һәм мөһәндисләр юк. Аларны хәзерләп тә булмый. Чөнки эш белгәннәрне, осталарны «зыянчы» дип эшкә якын җибәрмиләр, сөрәләр һәм үтерәләр. Эшләп чыгаруда мәсьүлиятьне өстенә алучы мәсьүл хезмәтчеләр юк. Бу кимчелекләрне тутырырга эшләрне тугры юлга куярлык дисциплин юк. Санагатьнең җаны булган, аның кан тамыры булган һәм бөтен икътисади тормышны әйләндерүче булган нәрсә – акча да юк.
Соң ни бар?
Ялгыз кәгазь өстендәге бишьеллык план бар. Ләкин шул «юк»ларга гына таянып, бу планны эшкә ашырып буламы? Шул “юк”ларны күрә торып, мәмләкәтне санагатьләштерү кебек зур планнарны кору үзе бер җүләрлек кенә түгелме? Сталинның бу тәнкыйте үзе бишьеллык планның банкрот булуын икърар итү түгелме?
Бу сөальләргә кирәкле булган җавапны һәркем үзе бирә алганга, боларга җавапны укучыларның үзләренә калдырам. Ләкин Сталин үзе шул большевизмның ясашучыларның һәм бишьеллык планны коручыларның берсе булганга, аның икърары бөтен большевик хуҗалык системының ифлясы кебек кабул ителәчәк булганга, ул бу «юк»ларны ачыктан-ачык юк дип кенә әйтмичә, аны бер хасталык итеп күрсәтергә тырыша һәм шуңа каршы төрле дарулар эзли, үзенең җыртык-пыртык планын җамар өчен төрле-төрле корамалар тәкъдим итә.
Сталинның бу тәкъдим иткән нәрсәләренең бик күбесе коры сүз генә һәм коммунизм принципларына хилаф булсалар да, аның төп уен күрсәтер өчен туктап үтик. Сталин коммунизм системын шул һәлакәттән саклап калыр өчен һәм үзе корган үрмәкүч оясын яшәтер өчен менә нинди тәдбирләр алырга куша:
беренче – зыялыларга, мөһәндисләргә «зыянчы» дип бәйләнүне, аларны асу-кисүне бетерергә кирәк. Аурупаның СССР берлә сугышырга теләве һәм укымышлыларның аңа бу юлда ярдәм итүе бар да хыял гына. Аларна хөрмәт итәргә, аларның тормышын яхшыртырга, яшәү шартларын җиңеләйтергә кирәк;
– икенче – завод-фабриклар идарәсен коммунистлар кулыннан алып, мәсьүл мөдирләргә бирергә кирәк. Бу мөдирләрне партиясезләрдән куярга тырышырга кирәк;
– өченче – эшләп чыгаруда һәм эш машиналарын саклауда эшчеләрнең үзләрен мәсьүл итәргә кирәк. Эш хакын билгеләүдә эшләп чыгаруны нигез итеп алырга, эш башыннан эшләү кертергә кирәк;
– дүртенче – бу көнге өзмәстән эшләүне бетереп, элгәреге атналык эшне кайтарырга кирәк;
– бишенче – эшчеләрне, колхозлардан көчләп җыеп алып, фабрик-заводларга беркетергә кирәк (лашманчылык);
– алтынчы – авыр санагать, машина фабрикларын файда бирерлек юлга төшерергә кирәк.
Боларны эшкә ашырып буламы-юкмы икәнлегенә карамастан, менә шул даруларны һәр көнне өч мәртәбә ихлас берлә эчсә, Сталин авыруны терелер дип уйлый һәм аның бик тиз вакытта Аурупаны, Американы узып китәчәген гаептән хәбәр бирә. Ләкин бу Сталин күрсәткән «хасталыклар» алай-болай суык тигәннән генә булган авырулармы, әллә алар системның яңлышлыгыннан килеп чыккан, аңа тиресе-мае берлә ябышкан тирән хасталыклармы?
Әгәр бүгенге көндә зур бер икътисади кризис үткәрә торган дөнья санагатен, Аурупа, Америка хуҗалыгын большевик хуҗалыгы берлә чагыштырып каралса, бу сөальгә үзеннән-үзе бер җавап килеп чыгачак. Дөнья хуҗалыгында, аның бу көнге кризис көннәрендә дә без большевик хуҗалыгындагы бу алты хасталыкның берсен дә күрмимез. Монда эшче дә, оста да һәм акча да җитәрлек. Монда «зыянчы» да, машиналарны бозучы да юк. Монда чегән кебек күчеп йөрүче эшче кәрваннары да юк. Монда дөнья тулган товар бар. Һәм дә большевизиядәгегә караганда әллә ничә өлеш очсызга төшкән һәм очсызга сатыла торган товар бар. Димәк, большевик хуҗалыгындагы бу хасталыклар, хуҗалыкта була торган «чирләр» түгел. Болар бу хуҗалык туганда ук бергә туган табигый «юклыклар». Алар – коммунизм системының үзе тудырган, үзе үстергән “юклыклар”. Шуңарга күрә андагы хуҗалыкта коммунизм әсасләре кала торган булса, бу «юклыклар» һич бетәчәк түгел. Алар вак-төяк дарулар, догалар һәм әфсеннәр берлә генә үзгәрәчәк түгелләр. Боларны бетерер өчен, Русия хуҗалыгын бу алты «чир»дән коткарыр өчен, аның нигезен үзгәртергә кирәк булачак.
Сталин бу нотыгын сөйләгәндә, соңгарак калып булса да, шул хакыйкатьне белеп сөйләдеме? Әллә бу хакыйкать, Сталин теләмәстән мәйданга чыктымы? Ул аны аңлап сөйләгән булса, шул җимерелә торган хуҗалыкны икенче якка борып җибәрерлек бер көч анда бармы? Бу сорауларга җавапны киләчәк вакыйгалар бирәчәк. Бу көнге көн өчен бер мөхәкъкак бер нәрсә булса, ул да большевик хуҗалык системының банкротлыгы, аның эшкә ашмаячагы. Моны большевикларның икърарлары һәм шуны төзәтергә, аны буржуа корамалары берлә ямаштырырга маташулары.
Бу ямаулардан, буржуа көчләре берлә сипләүләрдән хуҗалык өчен бер нәтиҗә чыкмаячак. Большевик хуҗалыгы җимереләчәк. Ләкин Сталин бу хуҗалык системы берлә бик багланган. Ул большевик идарәсе системын сакларга тели. Ул, икътисади көч кулдан китәчәк булса да, сәяси куәтне коммунист партиясе кулында калдырырга тели. Шуның өчен «зыялы» берлә якынлашырга, «кулак» берлә аңлашырга тели. Аларны йомшатыр өчен төрмәләрне ачарга, киң амнистия игълан итәргә хәзерлек күрә.
Болардан нинди нәтиҗә чыгачагы мәгълүм булмаса да, без әлеге Сталинның бу «борылышы»ның Коммунист партиясе эчендә, бигрәк тә яшь коммунистлар арасында, зур бер хәрәкәт уятканын һәм Сталинның бик күп партияле алдында юлбашчылыктан «хыянәтче» дәрәҗәсенә төшкәнен күрәмез. Бу хәрәкәтне авызлыклар өчен Сталинның дустлары һәр йирдә бу борылышны тәфсирләп, хашияләп язып, сөйләп яталар. Сталин үзе дә 13 июльдә Мәскәү коммунистлар мәҗлесендә, «мине аңламадылар, мин иске юлдан тайпылмыйм» дип, бер тәүбә нотыгы сөйләүне тиешле тапты.
Партия эчендә башланган бу хәрәкәтләр болар берлә генә бастырылачакмы, әллә тагын ГПУ куәтләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачакмы? – моны киләчәк күрсәтер. Ләкин Сталинның нотыгы берлә эшкә ярамаганы бөтен дөньяга игълан ителгән бишьеллык планга ышаныч яңадан туачак түгел. Бу ышану бетү яшь коммунистлар арасында партиянең программына һәм аның лидерларына ышанмау берлә тәмам булачак. Бу большевик идарәсенә энерция берлә генә бара торган, саламга абынса да егыла торган тере үлек хәлен бирәчәк, һәм ул беренче җил-давылда төбе-тамыры берлә бөтенләй булмаган кебек югалачак. Шул бетүнең якынлашуында Сталинның соңгы нотыгы шактый зур роль уйнаганга, аның бу чыгышы Николай заманының Булыгин2 конституциясе кебек бер тарихи тыныш булып калачак.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Большевизиядә «асаеш беркемал». «Яңа милли юл» журналының 1931 елгы 8 нче (август) санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.
1 …Сталинның соңгы нотыгы… – Сталинның «Яңа мохит (обстановка) – хуҗалык төзелешендә яңа бурычлар» дип исемләнгән бу нотыгы (рече) 1931 елның 23 июнендә хуҗалык хезмәткәрләре киңәшмәсендә тыңланган.
2 Булыгин – Александр Григорьевич Булыгин (1851–1919), дәүләт эшлеклесе, Россия империясенең эчке эшләр министры (1905); сайлау реформасын үткәрә («Булыгин. Дума»).
Асаеш беркемал – тулы тәртип.
Хашияләр – аңлатмалар, комментарийлар.
Мәсьүл – җаваплы.
Мөһәндисләр – инженерлар.
Ифлясы – банкротлыгы.
Мөхәкъкак – ачык, шөбһәсез.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 246-250