Зур үзгәрешләр алдында

Соңгы көннәрдә дөнья сәясәтендә зур эз калдырачак вакыйгалар булып үтте. Алар, үзләренең искәртмәстән килеп чыгулары берлә Аурупаның урта сыйныфын аптыратып җибәрделәр. Испания революциясе1 аны сискәндерде; Алман-Австрия арасындагы икътисади берлек ясау тәшәббесе аның тыныч дип уйлаган урта Аурупада Казанның бусыз гына булса да бик нык кайнаганын күрсәтте. Франциядә җөмһүрияте рәисе сайлауда, дөньяның иң атаклы дипломатларыннан – Аурупаның тынычлыгын кире кайтару артыннан бербуйдан җиде ел йөргән Франция хариҗия назире, милләтләр җәмгыятенең иң сүзе үтемле әгъзасы месье Брианның2 җиңелүе дөнья әфкяре гомумиясен хәйран калдырды. Дөньяның өч почмагында, өч төрле милләт эчендә мәйданга килгән бу вакыйгалар бер-берсенә бөтенләй башка булган күк күренсәләр дә, алар – эчке җеп берлә бер-берсенә багланган нәрсәләр. Боларны тудырган хәл аларның өчесе өчен дә бер. Ул да Аурупада сугыш аркасында3 бозылган тигезлекнең әле бу көнгә чаклы урнашып җитмәве һәм аның яраларының төзәлеп бетмәвендә. Бу сугыш мирасының авырлыгы төрле йирдә төрлечә үзен хис иттергәнгә, халыклар моны үзләре туры дип уйлаган юл берлә төзәтергә тырышалар: Испаниядә ихтиляль чыгаралар; Алман милләтчеләре Австрия берлә берләшергә телиләр; француз милләтчеләре, Франциянең тышкы сәясәтендә каты куллы булуны кирәк тапканга, аның иң хөрмәтле углына ышанычсызлык күрсәтәләр.

Бу авырлыкларның сәбәпләре йирле кимчелекләр генә түгел. Шуңар күрә аларны төзәтү эше дә йирле тәдбирләр берлә генә мөмкин булмаячак. Беренче карашта бер-берсенә багланышы юк төсле күренгән бу вакыйгаларның гамилләре бер һәм бөтен Аурупа өчен уртак булганга, болар берлә тартыш та уртак булырга тиеш. Бер уртак көрәш кенә, Аурупаны бүгенге бизгәкле хәленнән коткарып, тынычлык юлына кертә алачак.

Бу бөтен дөньяның рәхәтен бетергән, аның тынычлыгын зәһәрләгән агу нәрсә һәм кайда? Бу тынычсызлыкның төп чишмәсе – Дөнья сугышының иң начар мирасы булган Совет идарәсенең бүгенге көнгә кадәр яшәвендә һәм Аурупа урта сыйныфы (демократы), бу коммунизм зәһәренең көчен, аның нинди җимерүче куәт икәнен аңламыйча, аңа каршы кирәгенчә тартыш алып бара белмәвендә. Шуңарга күрә бу чир киңәйгән, тирәнәйгән һәм Аурупаның тормышын вулкан астында яшәгән бер хәлгә китергән.

Аурупада чын мәгънәсе берлә хаким сыйныф хәзер урта сыйныф. Һәрбер дәүләтнең эчке һәм тышкы идарәсе, икътисади ысулы шул сыйныфның имлясы берлә бара. Бу сыйныф, шәхескә хөрмәт, матбугат һәм җәмгыятьләргә ирек нигезендә тәрбия ителгәнгә, сәяси тартышларны да сүз, каләм берлә генә була торган нәрсә дип өйрәнгән. Һәр шәхескә, һәр фикергә хөрмәт итү аның канына сеңешкәнгә, ул коммунизм, большевизм фикеренә дә киң бер ирек биргән, бу партиягә дә теләгәнчә яшәргә, теләгәнчә эшләргә юл куйган. Шуңар күрә Аурупаның һәрбер мәмләкәтендә коммунист партиясе дә, башка партияләр күк, хокуклы булып яши һәм матбугаты аркылы ачыктан-ачык үзенең пропагандасын алып бара. Ләкин Аурупа демократы үзенең халкын яхшы таныганга, әллә кайда, ярым вәхши руслар эчендә туган большевизмның үз халкына иярүенә һәм күпчелекнең аның ягыннан тавыш бирүләренә ышанмаганга, бу фикернең дә тавыш бирү нигезендә тормышка керүендә һичбер зарар күрми. Шуның берлә бергә, мәмләкәт идарәсе аның үз кулында булса да, үзенең күрше мәмләкәтләрендәге демократ фиркаләр берлә мәсләк ягыннан бер булса да, ул алар берлә бер берлек корып, барысы өчен дә уртак булган бер юл ала алмый. Киресенчә, алар арасында икътисади һәм сәяси мәсьәләләр өстендә һәрвакыт тартышу дәвам итеп килә. Шуңарга барысы өчен дә бер булган дошманга каршы бер саф булып каршы чыга алмый.

Коммунист партиясенең корылуы бөтенләй башка нигездә. Иң элек шәхескә хөрмәт, фикергә, идеягә хөррият алар искедән калма йозаклар гына. Ул демократия илләрендә бу ирекләрдән тулы килеш файдаланса да, үзендә аларның берсен дә яшәтмәскә тиеш. Аларча, коммунист булмаган кешене, коммунизм өчен корылмаган оешманы алдау бер саваплы эш кенә һәм аларга каршы кылынган һәрбер начарлык, һәрбер усаллык бер егетлек кенә булып исәпләнә. Коммунистлар партияләрен бәйнәлмиләлчелеккә корганнар. Бөтен дөньяга таралган коммунистлар – бер байракның өммәтләре, бер команданның – Коминтернның4 бөтен әмерләрен үтәргә мәҗбүр гаскәрләр. Бөтен партиянең кассасы бер. Ул да 140 миллионлы Русиянең миллиардлы-миллиардлы хәзинәсе. Менә шул коммунизм бөтен Аурупа эчендә инде елларча эшләп килә. Ул бөтен илләрдәге әгъзаларын коралландыра – сүз, каләм берлә уздырыла торган сайлауларга корал көчен катыштыра, хуҗалар, эшчеләр арасындагы тартышларны, сөйләшеп аңлашу юлыннан тартып чыгарып, фабрика-заводларны җимерү һәм хуҗаларын үтертү юлына кертә. Ике күрше дәүләт арасында төрле интригалар ясап, аларны бер-берсенә дошман иттерергә тырыша. Дөнья яратылганнан бирле киң ярышу нигезенә корылган сату-алу эшләрен дә ул үзенә корал итеп куллана. Бөтен илләргә төрле исемнәрдә агентлар җибәреп, гаскәри эшләрдә генә түгел, хәтта санагать эшләрендә дә шпионлык ясый. Халыкны, көнлекче күк яллап, урамга чыгара, хөкүмәткә каршы нәмаишләр ясата; аларны политсә һәм гаскәр берлә сугыштыра. Болай да сәүдәсе авырлыкта калган дәүләтләргә бик күп итеп Русиядән мал чыгарып, үзенә торган халкыннан ун мәртәбә арзан итеп сата. Башка дәүләтләрнең акчаларының кыйммәтен төшерер өчен, ялган акчалар сугып тарата. Бу эшләрне ул бик күп акча сарыф итеп эшләгәнгә вә шулар артыннан йөрергә меңнәрчә кешеләрне зур мәгашләр берлә Русия хәзинәсеннән яллап тотканга, елларча дәвам иткән бу эшләр үзләренең нәтиҗәләрен күрсәтә башлыйлар. Алманиядә коммунистларның саны үсә; Франциядә коммунист шымчылары гаскәри даирәләргә керәләр, андагы серне урлау көннән-көн күбәя; Англиягә сатылган малдан килгән акча берлә Һиндстанда түктерелгән кан тирәнәя. Аурупа демократиясе арасында солых фикере бик киң рәвештә җәелсә дә, большевик агентлары, төрле аңлашылмаулар тудырып, аны бетерергә, югалтырга тырышалар. Алманнарга төрле вәгъдәләрдә булып, аларның башкаларга булган дошманлыгын куәтләндереп торалар. Испаниянең бик соңга калган сәяси революциясен талау, җимерү юлына кертер өчен бик зур гайрәт сарыф итәләр: чиркәүләрне җимертәләр, монастырьларны яндырталар, кибетләрне талаталар. Боларның барысы бергә җыелып, тормышны бертуктаусыз тынычсызландыра. Аурупа демократиясендә, боларның тубы булган большевикларның эч-йөзләрен белмәгәнлектән, бер аптырау башлана.

Франциядә булган хәлләр безгә яңа бер дәвер кергәнне күрсәтәләр. Дөньяның иң сизгер милләте булган французлар, бу бөтен чуалчыкларның башы большевикларда булганын катгый аңлап, шуның берлә тартышу дилбегәсен нык кулларга бирергә юл ачты. Күп тә үтмәячәк, Франциянең тышкы сәясәте икенче юлга керәчәк. Аның большевикларга биргән иреге чикләнәчәк. Аның артыннан Англия дә йөзен үзгәртәчәк. Италия дә шул сафка басачак. Испаниядә коммунистларның роле куәтләнгән саен, Аурупаның аларга каршы саф тууы кызуланачак. Коминтерн бу революциядән файдаланыр өчен бөтен көче берлә тырышып ятканга, Аурупа демократиясенең дә аңа каршы бер саф алуы катгый бер хәлгә керәчәк. Нәтиҗәдә Аурупа демократиясе берлә Өченче Интернационал кара-каршы килеп басачаклар да бер-берсенә каршы җан ачысы берлә тартыш башлаячаклар. Бу тартыш большевикларның катгый җиңелүләре берлә бетәчәк. Бу бервакыт мәсьәләсе генә. Аурупаның төрле почмакларында булып яткан бу бизгәкле вакыйгалар менә шул көннең якынлашуын күрсәтә торган эшләр генә.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Зур үзгәрешләр алдында. «Яңа милли юл» журналының 1931 елгы 6 нчы (июнь) санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән чыккан. Текст шуннан алынды.

1 Испания революциясе – Испаниядә бу революция 1931 елда башланып, 1939 елда җиңелә.

2 Бриан – Аристид Бриан (1862–1939), француз сәясәтчесе, берничә тапкыр премьер-министр вазифаларын башкара.

3Аурупада сугыш аркасында… – 1914–1918 елларда барган Беренче бөтендөнья сугышы истә тотыла.

4 Коминтерн – Коммунистик Интернационал турында сүз бара.

 

Җөмһүрияте рәисе – республика рәисе.

Тәдбирләр – чаралар.

Гамилләре – сәбәпләре.

Мәгашләр – акча; монда: яшәү өчен кирәкле нәрсәләр.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 238-241.

Җавап калдыру