Икътисади торгынлык

Соңгы ел ярым эчендә дөньяның бөтен ягында сату-алуда, санагать эшләрендә зур бер торгынлык хөкем сөрә. Санагать мәмләкәтләре үзләренең малларын сатарга базар таба алмыйлар. Ашау-эчү һәм эшләнмәгән мал хәзерләүче мәмләкәтләр үзләренең богдай, он, шикәр, ит, май һәм мамыкларын үткәрергә йир таба алмыйлар. Санагать мәмләкәтләрендә фабрикларда алучы юклыктан әллә никадәр мал ята. Икенче мәмләкәтләрдә исә миллион-миллион пот ашлык күгәреп ята. Шул ук вакытта санагать мәмләкәтләрендә егерме миллионга якын эшче, эшкә өйрәтелгән осталар урамнарда эшсез ач-ялангач йөри; боларны туйдыру авырлыгы хөкүмәт өстенә төшәдер.

Бу эшченең эшсез йөрүе, акчасыз булуы сәүдәнең бөтен бүлекләренә тәэсир итә. Сату-алуның табигый агымына буа буып киләдер. Тормышның бөтен тармакларында торгынлык тудырадыр. Ачларның ачуы яман дигәнчә, бу эшсезлек сәясәт дөньясында да тынычлыкны бозып киләләр. Эшсезләр күп булган мәмләкәтләрдә төрле талаулар, үтерүләр көннән-көн күбәядер. Тукларга ачу килүдән генә чыккан, гакылның йә уң, йә сул ягыннан хәрәкәт итә торган, социалист, коммунист һәм националист кебек төрле партияләрнең тууына, үсүенә зәмин иркенәядер.

Бу торгынлык, тормышның бөтен катлауларына начар тәэсир итеп, аның тәмен-татын югалтадыр. Тынычлык берлә эш эшләп яңа байлыклар тудырырга комачаулыйдыр. Киләчәкне томанлы, караңгы күрсәтеп, өметсезлеккә төшерәдер. Бик күп кешеләрнең куллары төшүгә, күңелләре күтәрелмәүгә сәбәп буладыр.

Бу торгынлык нәрсә соң? Бу кризис кайдан килеп чыккан, бу тагы никадәр дәвам итәчәк? Бу сораулар хәзер һәркемнең телендә тәкърарлана һәм һәркем шуңа, үзе белгәнчә, җавап эзләп маташадыр. Һәрбер авыруга дару табар өчен, ул хасталыкның кайдан килеп чыкканын белү кирәк булган шикелле, иҗтимагый хасталыкларны аңлатыр өчен дә, аларның төп сәбәпләрен белү, аларның ничек үсү-кимүләрен күздән кичерү тиештер. Шуның өчен без бераз артка таба килеп тикшеренә башларга мәҗбүрмез. 1914 елдан башлап дүрт ел буена дәвам иткән Дөнья сугышы әле барымызның да исендәдер. Бу сугыш дөньяның иң зур, иң бай мәмләкәтләре арасында булды. Сугышучы һәр ике як та дошманының байлыгын мөмкин кадәр күбрәк җимерер өчен, аның икътисади тормышын чыгырыннан чыгарыр өчен һичбер нәрсәдән тартынып тормады. Тугры килгәнен ватты, җимерде. Сугышны алып барыр өчен миллионнарча адәм балалары кораллы көенчә саф башында торырга кирәк булганга, ике яктан утыз миллион халык сугыш эшенә алынды. Боларның күбесе игенче һәм фабрик эшчесе булганга, боларның урыннары буш калды. Картлар һәм бала-чага көче берлә генә ярым-йорты эшләнә торган хәлгә килде. Сугыш өчен бик күп корал һәм сугышчыларны киендерер өчен исәпсез-хисапсыз киемлек кирәк булганга, моның өчен сугыш санагате туды. Бөтен калдык-постык эшче шунда мәшгуль булды. Берни дә тудырмыйча, үстермичә, бер-берсен үтереп торуны гына үзләренә кәсеп иткән бу утыз миллион халыкны туйдырыр өчен бик күп ашау-эчү нәрсәсе кирәк булганга, һәр мәмләкәт үз эчендә чыккан ашау-эчү нәрсәсен халыктан ярым көчләп җыеп ала торган булды. Бик күп мәмләкәтләрдә бу да җитмичә, еллар буе халык ачлы-туклы торды. Ашау-эчү әйберләре элгәрегә караганда әллә ничә өлеш бәһаләнде. Дөньядан киселгән Урта Аурупада бу бәһанең күтәрелүе 300 % ка кадәр чыкты. Фабрик малы да, ул дәрәҗәдә үк булмаса да, бик күп күтәрелде.

1918 елның 11 ноябрендә сугыш бетте вә дәүләтләр арасында сату-алу мөгамәләсе башланды. Сугышка аз катышкан Америка, Канада һәм Австралия мәмләкәтләре ачыккан Аурупаны үзләренең икмәкләре берлә туйдырырга тотындылар. Үзләренең кием-салымнары берлә киендерергә керештеләр. Сугыштан элек Русиядән ашау-эчү нәрсәсен алып торучы Урта Аурупа да, Русия большевиклар булу аркасында җимерелеп, алырлык нәрсә калмаганга, аларны диңгез аръягындагы мәмләкәтләрдән алырга мәҗбүр булды. Ашау-эчү нәрсәсе берлә сату итү, ит-май өлгертү шундый табышлы бер сәүдә булып китте, Америка, Австралия, Канада һ. б. мәмләкәтләрдә чәчү мәйданы берничә елда 14 миллион һиктарга үсте. Боларның чыгарган игеннәре шул ук елларда сугышка кадәр булганга караганда 10550 миллион килограмм артты, башка игенче мәмләкәтләрене кушканда, ашлыкның чыгуы 31 % үсте. Хайван асрау, сөт-май эшләү дә шул ук нисбәттә артты. Шикәр өчен чөгендер чәчү күбәйде. Сугыш вакытында тансык булган бу нәрсәне һәр мәмләкәт үзендә хәзерләргә кереште. Шуңа күрә аның бәһасе дөнья базарында сугышка чаклы булган бәһадән өч өлеш төште.

Ашау-эчү әйбересе берлә сату итү сугыштан соң иң табышлы бер эш булып киткәнгә, аңа бик күп капитал ярдәмгә килде. Элек адәм кулы берлә эшләнә торган нәрсәләрнең бик зур өлеше машина көченә күчте. Малны күбрәк һәм тизрәк эшләтер өчен иске машиналар яңа ысул машиналар берлә алыштырылды. Шуның аркасында игенчелек, хайван асраучылык һәм башка ашау-эчү әйберләре хәзерләү эшендә эшчеләрнең 10 % ы кирәксез булып калды.

Сугыш аркасында ачлык кына түгел, сәләмәлек тә башланган иде. Аурупа халкы электән бик бай һәм хәзерлекле булганга, кием-салым монда Русиядәге дәрәҗәгә төшмәсә дә кыйбатланган иде. Сугыш бетәр-бетмәс Аурупаның бу бушлыгын тутырырга кирәк иде. Бу эштә дә иң элек сугышта җимерелмәгән Америка эшкә башлады. Искедән саналган дәүләте булып килгән Англия, Франция, Германия һәм Ләһстан һ. б.лар, үзләренең санагатьләрен җанландыру өчен, аны Американың колониясе ясатмас өчен, зур тырышлык берлә эшкә керештеләр. Сугыш вакытында сугышучы һәр ике якка мал сатып баеган, мал җитештерү өчен яңадан-яңа фабриклар ачкан, искеләрен яңа машиналар берлә алыштырган вә шуның аркасында малның үзенә          төшүен очсызландырган Америка берлә ярышыр өчен Аурупада үзенең санагатен яшәйтергә тиеш иде. Франциянең фабрик-заводлары иң күп булган вилаятьләре сугышта җимерелеп беткән. Ул шуларны хөкүмәт ярдәме берлә яңадан тудыра башлады. Германиядән алачак акча хисабына халыкка зур бурыч бирде һәм берничә ел эчендә үзенең иске фабрик урынында иң соң систем машиналар берлә коралланган фабриклар дөньяга китерде. Үзенең киң, бай булган Африка колонияләреннән эшләнмәгән малны бик очсыз китерә алуы аркасында, санагатен бик тиз юлга салды һәм товарны элеккегә караганда тагы да күбрәк, тагы да очсызрак чыгара башлады. Үз иле һәм колонияләрендәге ихтыяҗны каплап, башка дөнья базарына да бик күп мал ыргыта башлады. Германиягә килсәк, ул сугыштан җиңелеп чыкканга, колонияләре кулыннан алынганга, аның санагате бары малының очсызлыгы берлә генә дә дәвам итә алачак иде. Боларны арзанайтыр өчен кирәк булган чимал аның үзендә юк иде. Үзенең колониясе ясарга теләгән Русиядә дә, үзенең иске байлыгын бетерү дәверендә яшәгәнгә, чимал табуга ышанып булмый иде. Сугыштан элек очсыз эшләүче поляк, серб эшчеләре хәзер инде башка дәүләт тәбәгасе булып өлгергән чикнең теге ягында калган иде. Шуның өчен аңа малны арзанайтуга бер генә юл, фабрикларны яңа машиналар белән җиһазландырып, алардан файдалануны иң соң системга кую юлы гына калган иде. Германия 1922 елдан башлап үзенең санагатен яшәтергә керешә һәм моның өчен кирәк булган капиталны Америкадан ала. Ул 1928 елга кадәр унөч миллиард алтын марка бурыч алды.

Бу фабрикларны яшәтү юлының үзләре өчен бердәнбер юл булганын Чехословак, Ләһстанда бик яхшы аңлыйлар. Шул эшкә бик зур гайрәт сарыф итеп, алар да теләкләренә ирешәләр. Италия дә үз нисбәтендә бу хәрәкәттән читтә калмый. Ялгыз Англия генә Аурупа санагате алдындагы бу мөһим эшне вакытында аңлап бетерми. Ул үзенең дикъкатен санагатьне җанландырудан күбрәк мали ысулының ныгаюына бора. 1924 елда зур сонгый хәрәкәтләр ясап, алтын берлә кәгазь лираның кыйммәтләрен берләштерә. Моңарга бик күп акча корбан итә.

Америка сугыш вакытында Аурупа хисабына бик күп байлык җыйганга күрә, яңару процессы анда тагын да киңрәк юлда бара. Байлык, халыкның мал алу куәте һаман арта барып, ул яңадан-яңа маллар сорап тора. Шуңа күрә санагать йортлары артканнан-арта бара. Американың баюы ни дәрәҗәдә икәнлеген күрсәтер өчен бер-ике сифр гына күрсәтеп китү җитә. 1912 елда Америка халкының еллык табышы 36 миллиард доллар хисап ителә. 1919 елда инде бу табыш 22 миллиард долларга чыгадыр. Аурупаны сугыш җимерелүеннән, ачлык-сәләмәлектән арындырыр өчен эшләгән дәвердә 1928 елда бу табыш 90 миллиард долларга чыгадыр. Эшчеләрнең эш хакы сугыштан элгәрегә караганда 149 % артадыр. Америка банкларына салынган акча 1922 дән 1928 гә кадәр 17 миллиард долларга үсәдер. Башка аерым санагатьләрдә дә бик зур үсү бар. Мәсәлән, Америкадагы автомобильнең саны 20 миллионга җитә. Мал чыгаруы да 1927 елда, 1919 елга караганда, 40 % артып өлгерә. Аның саклык алтыны ике ярым миллиард доллардан дүрт миллиард бер йөз миллион долларга чыгадыр. Менә шул зур байлык, шул көтелмәгән табышлы эшләр һаман барып торганга, Америка санагать әһеле, аның капитал иясе күптән күпне алыр өчен, тагы күбрәк табыш итәр өчен, яңадан-яңа фабриклар ача, яңадан-яңа санагатьләр тудырадыр. Анда буш ятучы акча шулкадәр күбәя, аны кая куярга урын табылмый башлый. Биржа эше отыш уен хәлен ала.

Бу арада Аурупа да үзенең санагатен яшәртү эшен тәмам итеп, Америкага ихтыяҗдан котыла. Бик күп базар аның берлә ярышырга керешә. Сугыштан элек сату-алу эшендә роль уйнаган Япониянең санагате ныгып, Азиядә зур урын тота башлый. Һиндстан һәм шуңа охшашлы элек алучы булган мәмләкәтләрдә үз кирәгенә җитәрлек санагать малын җитештерер өчен кирәкле фабрикларны эшләп өлгерәләр. Һәрбер зур һәм кечкенә мәмләкәт сәясәтендә читтән аз мал алу, читкә күп мал сату нигезен тормышка ашырырга тотына. Сугыштан җимерелгән Аурупа да тамагын туйдырып, сәләмәләрен ямап өлгерә. Малга-туарга, ашау-эчү әйберләренә мохтаҗ ялгыз Русия генә каладыр. Ул үзенең базарын, чит илләр берлә булган сәүдәсен монополга алып томалап куйганга,           анда булган ихтыяҗның зурлыгына карамастан, ул базар берлә файдаланып булмый. Шуңа күрә эшләнгән мал өчен базар тарая. Ашау-эчү әйберсенә булган ихтыяҗ сугыштан элгәрегә караганда 10 % арткан булса, ул нәрсәләрне хәзерләү эше 31 % арта. Шуның өстенә халык сугыш вакытында әллә нинди ярым-йорты нәрсәләр ашарга өйрәнгәнгә, ул бу 10 %          ның бу өлешендә үз илендәге әйбер берлә тутыра торган бер хәлгә килгән була. Нәтиҗәдә ашау-эчү малларын хәзерләүче мәмләкәтләрнең маллары алучы таба алмыйча, өйләрендә череп калалар. Аурупа һәм Азиядәге игенче мәмләкәтләрдә үзләренең игеннәрен, хайваннарын сата алмыйча калалар. Игенче халыкны акчасызлык баса. Алар санагать малын ала алмыйлар. Фабрик хуҗасы үзенең эшләгән товарын сатарга җитәрлек урын таба алмый башлый. Шуңар күрә ул чи малларны азрак ала, мамык игүче, хайван асраучы, тирече, йончы малын сатып бетерә алмый. Акчасызлана, үзенә, гаиләсенә кирәкле фабрик малы ала алмый. Мал сатылмаганга күрә, фабрик хуҗасы эшләүне акрынайта. Эшчеләрнең бер өлешен чыгарып җибәрә. Эшче эшсез, акчасыз кала. Өстенә, башына түгел, ашарына, эчәренә дә алырга көчсез кала. Аның берлә эш итүче кибетче сату итә алмый. Ул да үзенең хезмәтчеләрен киметә. Товар алуын азайта. Тагын эшсез күбәя. Фабриклар амбарларындагы малларына каршы банклардан акча алалар. Түләү вакытында маллары сатылмаганга күрә түли алмыйлар. Шулай итеп, берсе икенчесен өстерәп эшсезләрнең санын һаман арттыралар. Эшсезлек туа, торгынлык башлана. Бөлгенлек китә. Бу 1929 елда элек Америкада башланды. Аннан акрынлап Англиягә, Германиягә килде. Кимрәк булса да, Франциягә дә сугылды. Бөтен шул мәмләкәтләр моннан зарарланды.

Менә бу хәрәкәт 1929 елның яртысыннан башлап бу көнгә кадәр дәвам итеп килде. Әле дә моның үтеп беткәне юк. Моннан иң күп зарар күргән мәмләкәт санагатен яшәйтүне алга куймаган Англия булды. Аның санагате бик авырлык берлә генә тазара алырлык бер хәлгә килде. Киресенчә, картайган дип уйланган Франция, бу кризисны бик гакыллы тәдбирләр берлә каршы алганга, иң аз зарарланучы булды.

Бу икътисади торгынлык Аурупада бик күп эшсез тудырганга, аның тынычлыгын бик бозды. Германия күк большевиклык берлә уйный торган мәмләкәтләрдә уң йә сул большевиклык куркынычын чыгарды. Тик моның да инде куркынычлы көннәре үтте. Бу торгынлыктан иң күп файда итәргә тырышучы болганчык суда балык тотарга өйрәнгән Коминтерн булды. Ул һәр йирдә эшсезләрнең күбәюеннән файдаланып, үзенең пропагандасын көчәйтте. Бик күп эшсезне яллап үзенә корал итте. Бигрәк тә Германиядә зур-зур урам сугышлары ясатырга да муаффәкъ булды. Икенче яктан, үзенә дә җитмәгән малын Аурупаның акчасызланган алучыларына чыгарып, искиткеч очсыз бер бәһагә сата башлады. Үз илендә даруга табылмаган нәрсәләрне ярты, чирек бәһасе берлә чит базарларга ыргытты. Үзендә бөтен халык ач булса да, ит-майны гына түгел, икмәк-бәрәңгене дә кәгазь берлә генә бирсә дә, ул игенче мәмләкәтләрнең иген базарын бозар өчен һәр йиргә бодай, он, ит һәм май чыгарып, ярты бәһасенә сатарга кереште. Боларның барысын да юри, Аурупаның сату-алу базарын тынычсызландырыр өчен, аны чыгырыннан чыгарыр өчен эшләде. Ләкин моның нәтиҗәсе большевиклар теләгәннән зурраграк булып чыкты. СССРда үзенең халкына каршы большевикларның адәм баласының тарихында күрмәгән золым, җәбер эшләвенә сәерче булып карап торган Аурупа сәясиләре үз халыкларының мәнфәгатенә килеп бәрелгәч тә сискәнеп китте. Үзләренең кесәләренә тукуна башлагач, Аурупаның матбугаты каравыл кычкыра башлады. Бөтен дөньяда аларның бу базар бозуларына каршы хәрәкәт китте. Протестлардан узып, инде бик күп хөкүмәтләр большевик малын мәмләкәтләренә кертүне тыюга кадәр барып җиттеләр. Хәзер шул тәдбирне бөтен дөнья бердән кылу, бердән аларның малына каршы тору турында сөйләнеп, язылып ята. Бу эш эшкә ашырылса, большевикларга каршы бер икътисади фронт хәзерләнгән булачактыр. Бу моның артыннан сәяси җәбһәдә дә үзеннән-үзе эшләнәчәктер. Дөнья кризисының безгә килеп терәлгән ноктасы менә шулдыр. Әгәр бу икътисади торгынлык нәтиҗәсендә Аурупаның берәр йирендә большевик фетнәсе кебек эшләр чыкса, Аурупа бердән СССРга каршы аякланачактыр.

Иле таланып, халкы әсир ителгән, безнең күк мөһаҗирләр өчен шәхсән бу кризис зарарлы булса да, сәясәттә бик зур файдалар бирүе дә бик мөмкиндер.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Икътисади торгынлык. «Яңа милли юл» журналының 1931 елгы 5 нче (май) санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

 

Мали – финанс, акча.

Сонгый – ясалма.

Муаффәкъ булды – иреште.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 211-216.

Җавап калдыру