Озакламаенча мәрхүм Габдулла Тукайның вафатына ике ел туладыр. Үткән елны шул көнне бөтен Идел буеның мәктәбе-мәдрәсәсе зур бер матәм көне ясады. Үткән ел шул көнне Идел буеның бөтен аңлысы, зыялысы үзенең тойгысын, төшенчәсен сөйләп-җырлап бирүче бер әгъзасының юклыгын, үзенең уен-фикерен шигъри бер җепкә тезеп бирүче милли шагыйрьнең арасыннан киткәнлеген бик нык хис итте. Ул да шул көнне матәм тотты. Ул да шул көнне зур бер милли кайгы көне икәнен сизенде, кайгырды. Идел буе дөньясының хәзрәте, мулласы да, бик озакка кадәр бөтен милли эшләрне гөнаһ дип карый торган имамы да, бөтен зур кешеләр кадимдә генә яшәгән дип игътикад иткән мөдәррисләре дә шәһәрнең мәктәпләрендә, мәдрәсәләрендә, китапханәләрендә патшалык сөргән Тукай алдында, авылының мөгаллиме, мөгаллимәсе, шәкерте алдында гына түгел, авылның урамына да тәэсир иткән Тукай алдында башын имәенчә булдыра алмады. Ул да Тукай мәрхүмнең рухына дога кылды. Ул да Тукай мәрхүмгә багышлап мәсҗедләрдә хәтем әйтте.
Бу ел да, әлбәттә, шулай булачактыр. Бу елда да авылында, шәһәрендә, мәктәбендә, мәдрәсәсендә Тукай кичәләре ясалачактыр. Бу ел да шул мәрхүм шагыйрьнең тәрҗемәи хәлләре, иткән хезмәтләре саналачактыр. Бу ел да аның менгән урынының зурлыгы күрсәтеләчәктер. Бу шулай булырга тиеш һәм булачактыр.
Бер быел гына түгел, еллар, ун еллар, йөз еллар шулай барачактыр, шулай китәчәктер. Бу – табигыйдер, бу – мантыйкыйдыр. Бу – Тукайның олуглыгына, иткән хезмәтенең зурлыгына мөнасибтыр. Көннең-көнендә матур бер милли шигырь багышлый торган Тукай сигез еллык хәятында күрмәгән кадерне, ихтирамны бердән алды. Авыр тартышлы тормышта – төчесеннән битәр ачысы күп, матурыннан битәр ямьсезе күп тормышта ирешә алмаган дәрәҗәгә Тукай бердән иреште. Аның дусты-дошманы, аның барлыгына сукыр күз берлә караучы милләте бердән күзләнде. Милли тормышындагы шул зур зыягның сәбәпчесе үзе икәнен хис итеп, үзенең вөҗдан тавышын басар өчен: «Яшә, Тукай, яшә!» – дип кычкырырга кереште.
Тукайның мәктәп, китап аша бөтен Идел буеның тамырына җәелә торган, җәелгән шигырьләре, милли моңнары шул кычкырыш-бакырыш берлә иң тупас колакларга да ишетелде. Көннән-көн Тукайның тәэсире тирәнәя барган кебек, көннән-көн Тукайның милли рухы бөтен татар яшьләренең җанын, рухын ашлый барган кебек, көн үткән саен, аның кыйммәте дә күтәреләчәктер. Аның татар милләтенә хезмәте, калдырган байлыгы меңнәр, йөзәр меңнәр мәртәбә артачактыр. Аның су чишмәсенең төптән бәреп чыга торган тамыры өзелсә дә, аның су буйларымызда җырлап агуы бетәчәк түгелдер. Аның төптән килми, артмый торган шигырь хәзинәсе алган саен кимеми торган, алган саен саклана торган милли зәмзәм коесына әвереләчәктер. Шул зәмзәм коесының тирәсендә бик күп елларга кадәр сусаганлыкларын бастырырга теләүчеләр суык су табачаклар. Сугарылырга, пакьләнергә теләгәннәр пакь су табачаклар. Авыру күзенә сөртү нияте берлә килгәннәр күз авыруыннан дару табачаклар. Үзләрен-үзләре ничек олыгайтырга, шөһрәт чыгарырга юл тапмаенча йөри торган, үз урынын таба алмаган дан сөючеләр дә зәмзәм коесын былчыратып, шөһрәт чыгарган гаребкә иткән хезмәтен иттерәчәктер.
Тукайның зурлыгы алдында бөтен кечкенәләр, бөтен ваклар мыж киләчәкләр. Бөтен хәшәрәтләр, аның төрле тарафында төрле төстә җыелып, «без Тукай берлән икәү» дигән хисне калдырыр өчен әллә никадәр маташачаклар. Берсе: «Шәкерт Тукайга әйттем», – дип йөриячәк. Берсе: «Без Тукай дус берлән кочаклашып, табигатьне карап ләззәтләнә идек», «Мин, Тукай килгәч, син бит, Габдулла, миннән азрак сабак укымадың, менә минем фәлән мәкаләмне укы әле, фәлән китабымны моталәга ит әле, дип әйттем», – дип мактаначактыр. Бу – табигый эш. Авыл Сабан туенда батыр калган егетнең кодасы-кодачасы күп белгән кебек, тормыш тартышында да шундый ихтирамны алган кешенең дусты, туганы, җан дусты күбәячәге билгеле. Тукай да шулай булачактыр. Аның хакында дөрес-ялган әллә никадәр сүз сөйләнеләчәк. Әллә никадәр юллар язылачактыр. Ләкин шул сүзләр арасында көнче кешеләргә азык булырлык бик күп материал табылса да, шуларның начар тәэсире мәктәбемезгә керергә тиеш түгелдер. Сыйныф балаларымызның күңелендәге матур, пакь шагыйрь Тукай дигән идеал былчыранмаска, керләнмәскә тиештер. Бу вазифа бөтенләй мөгаллимәләр өстенә йөкләнгән милли бурыч булганга, алар шул мәсьәләдә бик сак булырга тиеш. Тукайның вафатына ике ел тулу берлән ясалачак Тукай кичәләрендә балаларның күңелләрендә иң матур хис уяндыра торган, иң пакь бизәкләр берлән бизи торган сүзләр, шигырьләр укылырга тиештер.
Тукай безнең яңгы, мәдәни, милли тормышымызның иң зур нигезе булганга, аның тазалыгы, аның пакьлеге баланың күңелендә бик нык утырырга тиеш. Аның олуглыгы, аның бөеклеге безнең милләтемезнең бөеклеге, олуглыгы берлә мөнасиб булганга күрә, ул үзенең олуглыгы кадәр пәрдәсен ачарга тиештер. Шуны булдыру, шуларны эшләп баланың күңеленә сеңдерү – укытучыларның бурычыдыр. Милли-мәдәни вазифасыдыр.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Тукай мәрхүм. «Яңа милли юл» журналының 4 нче (апрель) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Мәкалә «Ил» газетасының 1915 елгы текстыннан беркадәр үзгәрешләр кертелеп журналда бастырылган. Беренче тапкыр Һ. Мәхмүтов гамәлдәге язуга күчереп, «Мирас» журналының 1996 елгы 4 санында бастырып чыгарды, 2008 елда Г. Исхакый «Әсәрләр”енең 7 нче томында басылды. Текст «Яңа милли юл» журналыннан алынды.
Мәкалә Тукайның вафатына 20 тулу уңае белән язылган.
Журналның тышлыгында Тукайның рәсеме, 12–14 нче битләрдә Гали Биктимернең «Габдулла Тукай» исемле язмасы, Тукайның «Өзелгән өмид», «Васыятем» дигән шигырьләре һәм рәсеме урнаштырылган.
Хәтем әйтте – Коръән укыды.
Зыягның – юкка чыгуның.
Моталәга ит – укы.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 209-211.